Хөрмәтле депутатлар, хөрмәтле ватандашлар!
Хөрмәтле татарстанлылар!
2013 ел республикабыз һәм илебез тарихына бөтен дөнья күләмендә спорт һәм мәдәният өлкәсендәге зур вакыйга – XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын уздыру елы буларак кереп калачак.
Биш ел элек, Универсиаданы 2013 елда, Мәскәүдәге студентлар уеннарыннан соң 40 ел вакыт узгач, Казанда үткәрү турында карар кабул ителде.
Бу Россия Президенты Владимир Владимирович Путин, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Анатольевич Медведев һәм Халыкара студентлар спорты федерациясе ярдәме белән мөмкин булды.
Универсиаданың Оештыру комитеты Рәисе, Россия Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Иванович Шуваловка һәм Оештыру комитеты Рәисенең Беренче урынбасары, Спорт министры Виталий Леонтьевич Муткога әлеге зур чараны әзерләүгә актив ярдәм күрсәтүләре өчен шулай ук олы рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Республика Хөкүмәте һәм Парламенты, Казан мэриясе һәм шәһәр думасы, предприятиеләребез һәм оешмаларыбыз тарафыннан зур эш башкарылды. Республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары актив ярдәм күрсәттеләр.
Берәү дә бу эштән читтә калмады. Без бердәм команда булып, тупланып эшләдек.
Универсиада уздыру нәтиҗәсендә республикада нык үскән спорт инфраструктурасы булдырылды, халыкара дәрәҗәдәге яңа стадион, яңартылган аэропорт, тиз йөрешле аэроэкспресс, яңа тимер юл вокзалы, метро станцияләре һәм заманча транспорт киселешләре төзелде. Универсиада авылы базасында илдә иң яхшы студентлар кампусы булдырылды.
Башкалабыз танымаслык булып матурланды. Казанның заманча Европа мегаполисы булуы турындагы сүзләр амбицияле максат кына булып калмыйча, бүген күбесенчә чынга ашты.
Универсиада иминлек саклауны тәэмин итү системасы өчен җитди сынау булды. Хокук саклау структураларының килешеп, бердәм эшләве чараның уңышлы узуын тәэмин итте.
Бөтендөнья студентлар уеннарына әзерлек һәм аны уздыру илнең һәм халыкара оешмаларның югары бәясен алды. Казан Универсиадасы студентлар спорты тарихында иң яхшысы дип танылды.
Әлеге уртак эшебезгә үзеннән өлеш керткән һәркемгә ихлас күңелдән бик зур рәхмәт!
Тырышып, тулы көчебезгә эшләгән шушы елларда без төзелештә, кунаклар кабул итү индустриясендә, инфраструктура проектлары белән идарә итүдә яңа технологияләрне һәм коммуникация технологияләрен үзләштердек. Татарстан турында дөнья тагын да күбрәк белде. Без үзебез дә нык үзгәрдек.
Без югары казанышларга ирештек, хәзер артка чигенә алмыйбыз инде. Республика тормышының барлык даирәләрен шушы югарылыкка күтәрү үтә мөһим. Киләчәктәге бурычларыбыз да хәзерге уңышларыбыздан калышмаска тиеш. Татарстанның икътисад, инфраструктура, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм туристлык өлкәсендә киң танылуын тәэмин итәргә кирәк.
Боларның барысын да Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр чорга үсеш стратегиясендә чагылдыру зарур. Ахыргы максат – якын киләчәктә XXI гасырга лаеклы һәм дөнья икътисадый системасына интеграцияләнгән икътисад булдыру.
Хөрмәтле депутатлар!
Татарстанда социаль-икътисадый тотрыклылык саклану шартларында соңгы вакытта этноконфессиональ мөнәсәбәтләр һәм миграция сәясәте өлкәсендә җитди җитешсезлекләр барлыгы ачыкланды.
Нурлатта һәм республиканың кайбер башка районнарында булып узган вакыйгалар хакимият органнары, хокук саклау системасы һәм күзәтчелек органнары эшчәнлегендә җитешсезлекләр булуын күрсәтте.
Хакимият һәм этник берлекләр мәнфәгатьләренең кушылу фактлары, ә кайвакыт коррупция күренешләре бар. Мигрантлар белән үзара мөнәсәбәтләргә кагылышлы четерекле мәсьәләләргә кагылышлы халык мөрәҗәгатьләре, кагыйдә буларак, игътибарсыз кала. Бик еш кына милли төсмер алган низагларны үзлектән хәл итәргә омтылу шуның белән бәйле. Моңа юл куярга ярамый!
Муниципаль районнар, авыл җирлекләре башлыкларына, хокук саклау органнарына җитди нәтиҗәләр ясарга кирәк, һәм кем тарафыннан гына кылынса да, закон бозуга китергән теләсә нинди гамәлләрне катгый кисәтү зарур.
Мигрантлар күчешләрен җайга салуда үтә сизгер эш йөртергә кирәк.
Татарстанда укырга, эшләргә, мәдәниятебезне өйрәнергә теләгән һәркемгә республикабызда хәерхаһлы һәм җылы мөнәсәбәт булдырырга тиешбез. Бу эштә Татарстан халыклары ассамблеясе мөһим роль уйный. Мигрантларның җәмгыятькә яраклашуы, йомык җәмгыятьләр һәм анклавларны булдырмау буенча, шул исәптән җитештерү һәм сәүдә объектларына чит илләрдән эшче куллар җәлеп итү белән бәйле рәвештә дә, чаралар аерым игътибар таләп итә.
Шул ук вакытта республикага яшерен рәвештә килүче мигрантлар һәм традицияләребез белән хисаплашудан баш тартучылар үтеп керүенә катгый каршылык күрсәтергә кирәк. Экстремистлык оешмаларына һәм радикаль идеологик карашларга каршы тору эшен дәвам итү зарур.
Бу эштә хокук саклау органнарының, беренче нәүбәттә халыкка аеруча якын торган хезмәткәрләр – полиция участок уполномоченныйларының ролен арттырырга кирәк. Бу исә урыннардагы вазгыятьне күз уңында тоту мөмкинлеген көчәйтәчәк.
Әлеге хезмәткәрләрне эш урыннарына якынайту өчен без торак биналарга кушып участок пунктлары салуны дәвам итәчәкбез.
Рухи яңарыш мәсьәләләре безнең өчен элеккечә өстенлекле булып кала.
Республиканың төп дини оешмалары тормышында мөһим үзгәрешләр бара. Мөселманнарның чираттан тыш корылтаенда Диния нәзарәтенең яңа җитәкчелеге сайланды. Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясен яңача оештыру дәвам итә.
Безгә социаль, мәгариф һәм мәдәни-мәгърифәти бурычларны хәл итүдә дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләрне актив үстерергә кирәк. Традицион конфессияләр арасында үзара багланышлар урнаштыруга һәм аларның үзара аңлашып яшәвенә ярдәм итү сорала.
Мөфтияткә Татарстанның мөселман өммәтен ныгыту, дини белем бирүдә бердәм система булдыру, әзерлекле кадрлар җитештерү, татарларның дин гыйлеме өлкәсендә тупланган мирасын популярлаштыру буенча комплекслы чараларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү кирәк.
Россия Федерациясенең Дәүләт милли сәясәте стратегиясе кабул ителү дәүләтнең этноконфессиональ өлкәдә эшчәнлегенә өстенлек бирелүен ассызыклый. Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советының республикада узган беренче утырышында әлеге өлкәдәге эш торышы тирән анализланды.
Республикада Дәүләт милли сәясәте концепциясенең яңа редакциясе расланды, 2013 – 2015 елларга Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә чаралар планы хупланды. Милли сәясәтнең өстенлекле юнәлешләре буенча дәүләт программалары расланды.
Әлеге карарларны гамәлгә ашыруны хакимият органнарының һәм граждан җәмгыяте институтларының иң мөһим бурычларыннан берсе дип саныйм.
Хөрмәтле депутатлар!
Бу ел ахырында илебез Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгын бәйрәм итәчәк. Илнең төп законы федераль үзәк белән субъектлар арасында вәкаләтләр бүлешүне билгеләде, шул исәптән шартнамәчел мөнәсәбәтләргә нигез салды.
Уңышлы эшчәнлек алып бару өчен җитәрлек мәйдан ачылды.
Республиканың Дәүләт Советына, Хөкүмәтенә Федераль Собрание палаталары һәм Россия Федерациясе дәүләт хакимиятенең башкарма органнары белән хезмәттәшлекне киңәйтү зарур.
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау яңа сәяси шартларда узачак. Республикада гомумроссия сәяси партияләренең 56 төбәк бүлекчәләре эшчәнлек алып бара.
Дәүләт һәм җәмгыять өчен сайлауларның катгый рәвештә законнар нигезендә узуы, ә потенциаль катнашучыларның саны кинәттән артуы 90 нчы еллардагы буталчыклыкның кабатлануына китерүен булдырмау мөһим. Яңа партияләр төзү җәмгыятьнең чынбарлыктагы мәнфәгатьләрен һәм халыкның төрле катлауларының гадел таләпләрен чагылдырырга тиеш.
«Россия өчен» халык фронты» яңа гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте киң иҗтимагый мәйданда формалаша. Күптән түгел Татарстан төбәк бүлекчәсен гамәлгә кую җыелышы булып узды. Аның җәмгыятьне туплау сәләтеннән республика мәнфәгатьләрендә, шул исәптән сайлаулар алды чорында да файдаланырга кирәк.
Татарстанлыларның алдагы сайлауларда катнашучыларның сәяси һәм кадрларга кагылышлы потенциалын аек бәяли алачагына шигем юк.
2014 елгы сайлаулар йомгаклары нигезендә республика парламентының партия-сәяси һәм персональ составы шактый үзгәрәчәге шиксез. Тизләнеш заманының таләбе шундый.
2014 ел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барышында хәлиткеч чор булачак. Юбилей чарасын тиешле югарылыкта уздыру зарур. Бер генә ветеран да игътибардан читтә калмасын! Бу мәсьәләнең оештыру комитетына гына түгел, бәлки барлык хакимият органнарына һәм муниципалитетларга кагылышы бар. Бу – Татарстанда һәркемнең намус эше.
Ветераннар хәрәкәтен үстерүгә һәм аның иҗтимагый тормышка җитди йогынты ясавына Казанда Республика Ветераннар йортын ачу ярдәм итәчәк.
Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек вакытында яшьләргә патриотик тәрбия бирү мөһим бурыч булып тора. Яшь буында үз илең өчен горурлык һәм аның алдында бурычлы булу хисе тәрбияләү мөһим. Егетләребез һәм кызларыбыз тарихыбызны, каһарманнарыбызны белергә тиеш. Сугышчылар каберлекләренә җитди игътибар бирергә кирәк.
Бу эштә Татарстан Республикасының ДОСААФ оешмасына, эзтабарлар хәрәкәтенә, тарихчы-галимнәребезгә, шулай ук массакүләм матбугат чараларына зур җаваплылык йөкләнә.
Аеруча мөһим сәяси бурычлар арасында яшьләр сәясәте үзәк урынны биләп тора.
Балаларыбыз яңа социаль-икътисадый шартларда үсәләр. Мәгълүматның күплеге һәркемгә үз эшчәнлегендә дөньядагы иң яхшы тәҗрибә-гамәлләргә таянырга мөмкинлек бирә.
Белемле яшьләребезне Татарстаныбызда калдыру өчен конкурентлыкка сәләтле булырга, тарихи-мәдәни мирасыбызга нигезләнеп, яшьләребез үсеше өчен уңайлы шартлар тудырырга тиешбез. Татарстан балалары һәм яшьләренең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү һәм файдалану концепциясе шушы юнәлештә эшләргә тиеш.
Яшь буыны иҗтимагый яктан әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда җитди хезмәттәшлеккә тартырга кирәк.
Дәүләтнең мәгълүмат сәясәте өлкәсендә бурычлары үзгәреш кичерә. «Традицион массакүләм мәгълүмат чаралары» һәм электрон ресурслар арасында конкурентлыкның арта баруы шартларында вакыйгаларны объектив һәм һөнәри яктан тиешле югарылыкта яктырту зур әһәмияткә ия.
Журналистлар берлегенә җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруда зур җаваплылык йөкләнә. Бу өлкәдә тәнкыйть комачауламас. Республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары кайчак «зур» федераль матбугатның бик үк күркәм булмаган эш формаларын һәм ысулларын өлге итеп ала башлады. Бу очракта, бик еш кына республикадагы уңай үзгәрешләргә күз йомып, шау-шу тудыруга юнәлтелгән вакыйгаларны яктыртуга өстенлек бирелә.
Мондый карашларны үзгәртергә кирәк. Горурланырлык нәрсәләребез бар: бу – предприятиеләребез һәм гражданнарыбызның ирешкән уңышлары, республика тормышының әһәмиятле вакыйгалары. Шул ук вакытта, танылган белгечләр фикеренә таянып, тискәре күренешләргә дә принципиаль бәя бирү зарур.
Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чараларына социаль челтәрләргә активрак интеграцияләнергә, интернет-аудитория белән тыгыз багланышта торырга, алдынгы халыкара тәҗрибәгә һәм заманча технологияләргә таянып эш итәргә кирәк. Бу исә сыйфатлы медиапродукт булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Мөһим социаль роль уйнаучы шәһәр һәм район телекомпанияләренең цифрлы телевидениегә күчеш шартларында республиканың мәгълүмат кырыннан югалмавы өчен чаралар күрү шарт.
Быел Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы яңа составта эшли башлады. Җәмәгатьчелек секторында баручы динамикалы процесслар әлеге институт алдында яңа бурычлар куя.
Мин Иҗтимагый палатаның агымдагы елның ноябрендә республикадагы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның икенче форумын уздыру инициативасын хупладым.
Министрлыкларда, ведомстволарда һәм муниципаль районнарда иҗтимагый советлар белән уртак системалы хезмәттәшлек итүгә күчәргә кирәк.
Гражданлык җәмгыяте институтларын эзлекле рәвештә үстерү, коммерциячел булмаган оешмалар инициативаларына ярдәмне арттыру һәм бу процесска бизнес җәмәгатьчелекне актив җәлеп итү мөһим.
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 2014 ел илебездә Мәдәният елы дип игълан ителде. Шуңа охшашлы карар Татарстан Республикасында да кабул ителде.
Мәдәният – дәүләтне һәм гражданлык җәмгыятен ныгытуда иң әһәмиятле ресурсларның берсе. Ул илдә барган яңарышның рухи нигезен тәшкил итә.
Тарихи-мәдәни мирасны саклап калу һәм баету, хокукый һәм сәяси культураны камилләштерү, кешелек мөнәсәбәтләре культурасы җуелуга юл куймау гаять мөһим.
Хөрмәтле депутатлар!
2013 елда Татарстанның Россия төбәкләре һәм чит илләр белән багланышлары тагын да ныгыды. Моңа федераль хакимият органнары белән конструктив хезмәттәшлекнең ярдәме зур булды.
Быел без Дубайда вәкиллек ачтык, чиратта – Кытай. Казахстанның генераль консуллыгы ачылгач, Казанда эшләүче чит илләр дипломатик вәкиллекләренең саны бишкә җитте.
Россия төбәкләре һәм безнең традицион чит ил партнерларыбыз белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне киләчәктә дә ныгыту зарур. Бер үк вакытта дөньяның динамик үсештәге икътисадлы илләре, беренче нәүбәттә, Азия-Тын океан икътисадый хезмәттәшлегенә кергән илләр белән эшчәнлек алып бару өчен алдынгы яңа проектлар тәкъдим итәргә кирәк.
Шуның белән бергә, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек турында инде төзелгән шартнамәләрнең күбесе кәгазьдә генә калды. Алар реаль файда китерми.
Вәкиллекләребезнең эшен нәтиҗәлерәк итәргә кирәк. Аларның эшчәнлеген бәяләүдә Татарстанга җәлеп ителгән инвестицияләр һәм республика продукциясен чит илләргә сатуның артуы төп индикатор булырга тиеш.
Милләттәшләргә ярдәм итү – эшебезнең мөһим юнәлешенең берсе.
Татарлар кайда гына яшәсә дә, алар Татарстанны тарихи ватаны дип саный. Шуңа күрә без телебезне, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклау өчен җаваплы.
«Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр».
Бу өлкә дә төп рольне Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты уйнарга тиеш.
ТНВ-Планета телевизион каналының һәм татар телен өйрәнү буенча «Ана теле» он-лайн программасының да потенциалы зур.
Татар халкының бердәмлеген саклауга Татарстаннан читтә милли бәйрәмнәребезне үткәрү дә ярдәм итә. Беренче чиратта, бу – Сабантуй. Бәйрәм татарларның бай мәдәниятле, үзенчәлекле халык булуын күрсәтә. Хәзер Сабантуй Россиянең 55 төбәгендә һәм 23 чит илдә уздырыла.
Хөрмәтле депутатлар!
Тотрыклы үсешне үзенең стратегик максаты итеп билгеләп, Бүген Татарстан үз алдына амбицияле бурычлар куя. Соңгы 5 ел эчендә без 2008–2009 еллар финанс кризисын кичердек һәм аннан чыгуга ирештек. Икътисадыбыз, финанс һәм социаль системаларыбыз зур сынау узды. Болар барысы да киләчәккә ышаныч белән алдагы үсешебезне планлаштырырга мөмкинлек бирә.
2012 елда республиканың тулаем төбәк продукты күләме 1,4 трлн сумнан артып китте. Сәнәгать җитештерүе үсеше 107 % булды. Икътисадка һәм социаль өлкәгә 460 млрд сумнан артыграк инвестиция салынды.
Әмма глобаль дәрәҗәдә финанслар өлкәсендә тотрыксызлык саклана әле, һәм ул республикабызга да кагылды. 2013 елда икътисадның төп секторларында үсеш темплары акрынайды. 8 ай эчендә сәнәгать җитештерүе индексы 101,4 % тәшкил итте. Аномаль корылык авыл хуҗалыгына тискәре йогынты ясады.
Бу шартларда конкурентлыкка сәләтле, алдынгы технологияләрдән файдаланучы производстволар булдыру һәм үстерү буенча сайлап алган курстан тайпылырга ярамый.
Республикада «Татнефть» алдынгылыкны бирми. 2013 елда Татарстанда нефть ятмалары үзләштерелә башлауның 70 еллыгы билгеләп үтелде. Шушы еллар дәвамында «Татнефть» тармакта, аеруча үзле нефть суырту өлкәсендә, инновацияләр кертү буенча алдынгы компания булып тора.
«ТАНЕКО» нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы»н төзү икътисадны структур яктан үзгәртеп кору буенча проектларның берсе булды. Май җитештерүле катнаш гидрокрекинг җайланмасын, шулай ук авыр калдыкларны эшкәртү буенча комплексны эшләтеп җибәрү – предприятиенең өстенлекле бурычы. Киләчәктә – «ТАНЕКО» заводлар комплексының нефть эшкәртү күләмнәрен 14 млн тоннага җиткерәчәк икенче чиратын төзү.
Россиянең нефть эшкәртү сәнәгате өчен «ТАИФ» компанияләр төркеме тарафыннан «ТАИФ-НК» авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексын төзү – тагын бер мөһим инвестиция проекты. 2016 елга нефть эшкәртү заводларын модернизацияләүне төгәлләргә һәм нефть эшкәртүне 95 % тан да ким булмаган дәрәҗәгә җиткерергә кирәк.
2013 елның апрелендә «Түбән Кама нефтехим»дә АБС-пластиклар җитештерү буенча куәте елына 60 мең тонна тәшкил иткән завод сафка бастырылды. Бүген АБС-пластикның 10 маркасы чыгарыла, ул автомобильләр төзүдә, көнкүреш техникасы, электроника һәм башка товарлар җитештерүдә кулланыла. Бу – читтән кертелгән товарларны алыштыру һәм эшкәртү дәрәҗәсен күтәрү стратегиясен уңышлы гамәлгә ашыру үрнәге. Киләсе елда куәте 1 млн тонна булган этилен һәм аның нигезендә продукция җитештерү комплексының технологик объектларында тулы масштаблы төзелеш эшләре башлау планлаштырыла. Әлеге проект Түбән Кама нефтехимдә җитештерелә торган продукциянең күләмен ике тапкырга арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Россиянең газ һәм химия тармагын алдынгы халыкара дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирүче проектларның тагын берсе – аммиак, метанол һәм карбомид җитештерү буенча «Аммоний» комплексын төзү.
Күп еллар дәвамында республикада «Газпром трансгаз Казан» уңышлы эшли. Кама елгасы аша «Можга – Алабуга» газүткәргечен реконструкцияләү һәм газ ташу транспорты системасын алга таба да модернизацияләү – компаниянең киләчәккә планында.
Әлеге проектларны эшләтеп җибәрү илдәге нефть химиясе үсешенең төп таяныч ноктасы буларак Кама кластеры ролен үстерүгә мөмкинлек бирәчәк.
Бүген республика предприятиеләре нигездә икенче һәм өченче эшкәртелеш химия продукциясен җитештерә, дөньяның алдынгы компанияләре исә бишенче-алтынчы эшкәртелеш ахыргы продукция җитештерүдән иң зур табыш ала. Без кичәге көн технологияләрен сатып алабыз, мономерлар һәм полимерлар буенча безнең үз эшләнмәләребез юк дәрәҗәсендә.
Тармакның күптонналы сегментларында кебек үк, урта һәм аз тонналы химиядә дә яңа технологияләрне эшләү һәм куллану шуңа күрә дә республикабызда нефть химиясе үсешенең стратегик юнәлеше булып тора.
«Казан синтетик каучук заводы»нда метилхлорсиланнар җитештерү буенча комплекс төзү инновацияле эшләнмәләрне гамәлгә ашыруның тулы цикллы алдынгы проекты булып тора. Бу – күп кенә югары технологияле тармакларның үсешен заманча материаллар белән тәэмин итәчәк 100 % лы илебез технологиясенең бер үрнәге.
Безнең галимнәребезнең башка эшләнмәләре дә бар. Аларны коммерцияләштерү һәм сәнәгатьтә эксплуатацияләүгә китереп җиткерү өчен дәүләт ярдәме кирәк. Беренче чиратта бу газдан мономерлар һәм полимерлар алу технологиясенә кагыла.
Республикада кулланышка кертү өчен һәм дөнья дәрәҗәсенә чыгу өчен перспектив технологияләргә ярдәм итү системасын булдыру кирәк.
«КАМАЗ» – заманча идарә технологияләрен файдалануга кертү буенча алдынгы предприятие булып тора. Аның тәҗрибәсен республиканың башка предприятиеләренә дә таратырга кирәк.
Компаниянең газ-мотор ягулыгын файдалану буенча компетенцияләре үсеш кичерә. 2013 елда гына да предприятие газ-мотор ягулыгында эшли торган 1000 берәмлек автомобиль техникасы сатуга контракт төзеде.
«КАМАЗ» Daimler немец концерны белән хезмәттәшлектә магистраль тягачның яңа моделен җитештерүне сафка кертә. Проектка инвестицияләр 6 млрд сум булды.
Алабугадагы «Форд Соллерс» предприятиесендә Ford автомобильләрен җыю дәвам итә. 2013 елның 8 ае эчендә 18,5 мең машина чыгарылды. Двигательләр заводы төзелеше башланды. Проектны гамәлгә ашыру җитештерүнең туплану дәрәҗәсе артуга ярдәм итәчәк.
Республикада алдынгы предприятиеләрнең берсе булган «Казан вертолет заводы» чыгарган продукция күләмнәре арта. «Ансат» вертолетының граждан версиясен серияле рәвештә җитештерүгә сертификат алынды. Алдагы елларда «Ми-38» вертолетын эшләп чыгару планлаштырыла.
«Горький исемендәге Зеленодольск заводы» җитештерү күләмнәрен арттыра бара. Төзелә торган һәм файдалануга тапшырыла торган суднолар саны күбәя.
Энергетика комплексы элеккечә икътисадның мөһим тармакларыннан берсе булып тора. Электр энергиясе көчәнеше кытлыгы җайланмаларның тузуы, электр челтәре хуҗалыгын модернизацияләү һәм киләчәктә яңа объектлар булдыру зарурлыгын билгели.
Бу юнәлештә эш алып барыла инде. Ел ахырына кадәр «Челтәр компаниясе» Алабуга-500 подстанциясен төзүне тәмамлаячак. Аны файдалануга тапшыру «ТАНЕКО», «Аммоний» һәм «Алабуга» махсус икътисадый зонасы компанияләрен электр энергиясе белән тәэмин итәчәк. Универсиада башланганда Федераль челтәр компаниясе 500 киловольтлы Помары – Удмурт электр тапшыру линияләрен файдалануга керткән иде. Казан ТЭЦ-2 пар-газ технологияләре нигезендә яңа генерацияләүче объектлар төзелешен башлады. Киләсе елда электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыру өчен Кама кластерында Түбән Кама ТЭЦ реконструкциясенең беренче этабын төгәлләү планлаштырыла. Проектның инвесторы – «Татнефть» компаниясе тарафыннан түбән потенциальле пар турбиналары файдаланыла торган генерацияләүче куәтләр төзү эшләре алып барыла.
Әмма икътисадыбызда энергия сарыф итү күләме элеккечә дөньяда иң югарылардан берсе.
Электр энергиясен сакчыл тоту сәясәтен яңа дәрәҗәгә күтәрү зарур. Энергиядән нәтиҗәле файдалануны арттыру – предприятияләрнең генә бурычы түгел, бу безнең муниципаль берәмлекләр һәм бөтен гражданнар өчен актуаль мәсьәлә.
Урамнарны яктыртуны реконструкцияләү һәм модернизацияләү программасы кысаларында энергияне нәтиҗәле кулланырга мөмкинлек бирә торган урам лампалары һәм яктырту белән идарә итүнең заманча системаларын куллануны күздә тоту зарур.
Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру хәзерге шартларда республика икътисадының конкурентлык сәләтенең мөһим факторы булып тора.
Мондый инициативаларны актив гамәлгә ашыручы предприятиеләр өчен кызыксындыру чаралары булдыру һәм аларга ярдәм күрсәтү хакимият органнарының бурычы булып тора. Дәүләт преференцияләрен нәтиҗәлелекне күтәрү темплары югары булган компанияләргә бирергә кирәк.
Моннан тыш, икътисад секторлары һәм әйдәүче предприятиеләрнең җитештерүчәнлеген Россия һәм чит ил базарларындагы аналоглары белән чагыштырып бәяләү системасын булдыру зарур.
Фәнни ачышларга нигезләнгән сәнәгать производствосын үстерү һәм фәнни-техник мөмкинлекләрне арттыру икътисадның төп стратегик бурычларыннан берсе булып тора.
Әлеге мәсьәләдә алдынгы предприятиеләр тарафыннан, шул исәптән дөнья лидерлары белән берләшеп, үз патент стратегияләрен булдыру эштә яхшы этәргеч була. Бу – компанияләрнең интеллектуаль ресурсларын максималь кулланырга мөмкинлек бирәчәк һәм аларны хаталардан саклаячак.
Татарстан инновацияле бизнесны гамәлгә ашыру һәм предприятиеләр төзү өчен иң яхшы территориягә әверелергә тиеш.
Мисалларыбыз бар инде. Бу – «Химград» технополисы, КИП «Мастер», һәм, әлбәттә, гомуми күрсәтелгән инвестиция күләме 100 млрд сумнан артык 39 резиденты булган «Алабуга» махсус икътисадый зонасы.
Яңа «Иннополис» IT-шәһәренә зур өметләр баглыйбыз. Бу проект Россиянең югары квалифицияле яшь белгечләрен берләштерәчәк, ә бу республикабызның гына түгел, бөтен илебезнең дә инновацион мөмкинлекләре артуга ярдәм итәчәк.
«Иннополис» модель шәһәргә әверелергә һәм көнкүреш мохитен формалаштыруга инновацияле караш үрнәге булып торырга тиеш.
Республика территориясендә махсус икътисадый зона булу анда IT-кластер үсешенә, югары технологияле производстволар җәлеп итүгә, шулай ук «СМАРТ Сити Казан» проектын гамәлгә ашыруга этәргеч бирәчәк.
«Иннополис» һәм «СМАРТ Сити» – асылын җитештерү көчләре белән идарә итү һәм аларны урнаштыруга яңа карашлардан файдалану тәшкил иткән «Зур Казан» проектының состав өлешләре булачак.
Икътисадның өстенлекле тармакларында инжиниринг үзәкләре формалаштыру буенча эш башланды. «Автомобиль сәнәгате конструкцияләрен һәм технологияләрен модельләштерү үзәге» эшчәнлеген конкуренциягә сәләтле, энергия аз сарыф итеп җитештерелә торган продукция эшләп чыгаруга юнәлдерәчәк. Химия технологиясе өлкәсендә инжиниринг үзәге кече һәм урта бизнес субъектларына хезмәт күрсәтү комплексын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. «Эйдос» Медицина Фәне Үзәге»ндә илебездә медицина симуляторларын эшләү һәм җитештерү гамәлгә ашырылачак. «КАИ - ЛАЗЕР» үзәге республикабызның һәм бөтен илебезнең машина төзү тармагын технологик яктан яңадан җиһазлауга юнәлтелгән.
Татарстанда нефть химиясе предприятиеләренә хезмәт күрсәтү буенча тармак инжиниринг компанияләре булдыру мәсьәләсе актуаль.
Шундый ук үзәкләрне башка секторларда да төзергә кирәк.
Икътисадый үсешнең тотрыклылыгы күпчелек очракта реаль секторда кече һәм урта эшкуарлыкның үсеш дәрәҗәсенә бәйле.
Республикада аның үсеше 25% тан артмый. Алдынгы илләрдә бу күрсәткеч 40-50%, өстәвенә предприятиеләрнең күп өлеше инновацияле өлкәдә эшли.
Реаль секторда, аеруча югары технологияле өлкәдә бизнес белән шөгыльләнү икътисадый файдалы булырга тиеш. Моның өчен гамәлдәге булышлык чараларын кабаттан карау зарур.
Муниципалитетларның республика районнарында индустриаль мәйданчыклар булдыруга юнәлтелгән эшчәнлекләрен көчәйтергә кирәк.
Иң мөһиме – бизнес өчен шартлар тудыру. Безнең иминлегебез аның уңышлы эшләвенә бәйле. Һәрбер предприятие, һәрбер эш урыны өчен көрәшергә кирәк.
Гражданнар үз бизнесын алып барудан канәгатьлек тапсын өчен эшкуарлык рухын үстерүгә ярдәм итү безнең бурычыбыз.
Хөрмәтле депутатлар!
Агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелегенә аерым тукталырга телим.
Соңгы елларда ул уңайсыз һава шартларында эшли. Агымдагы елда уңыш планлаштырылганнан 40% ка кимрәк булды.
Бүген агросәнәгать комплексына заманча мелиорация системалары кирәк. Авыл хуҗалыгы министрлыгына инде быел ук дым җитмәгән шартларда да тармакны үстерү стратегиясен әзерләүне йөклим.
Әмма планнар үтәлмәүнең сәбәбе начар һава торышында гына түгел. Соңгы 5 елда безнең эре авыл хуҗалыгы формированиеләренең уртача рентабельлелеге 3% тан артмады. Шул ук вакытта күршеләребездә әлеге күрсәткеч бик коры 2010 елда да 5% тан түбән төшмәде. Бездә төп сәбәпләрнең берсе – эффектсыз идарә итү һәм яхшылап исәпләнмәгән бизнес-планнар.
Без киләчәктә дә агрохолдингларыбызга ярдәм итәчәкбез, ләкин инде ул максатчан характерда булачак. Ярдәмне нигезе финанс модельле анык проект булганда гына күрсәтергә кирәк.
Авылда хуҗалык итүнең гаилә фермалары рәвешендәге яңа формалары үсеш ала. Республикада төрле юнәлештәге 908 ферма бар, аларның яртысы – югары технологияле. Тагын 275 гаилә фермасы төзелеп килә.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышлыкны дәвам итәргә кирәк. Алар – аз чыгымлы, ләкин югары нәтиҗәле производство.
Монда төп проблема булып авылда яшәүчеләрнең үз-үзенә ышанмавы һәм хәтта яңа эш башлаудан куркуы тора. Әлеге категорияле гражданнар өчен бездә халыкның финанс грамоталылыгын күтәрү программасы эшләнде.
Киләсе елдан республикада авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары сатып алуга чыгымнарның 40 % ын субсидияләү программасын гамәлгә ашыру башлана. Бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә өч елда 15 млрд сумлык техниканы яңартырга мөмкинлек бирәчәк.
Кызганычка, соңгы елларда кулланылган базар механизмнарының барысы да нәтиҗәле булмады. Лизинг компанияләренә дәгъвалар күп. Кайчакта түләү ставкалары бик югары. Безнең бурыч – лизинг компанияләренә ярдәм итү түгел, ә товар җитештерүчеләргә булышу. Барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарыннан әлеге мәсьәләне контрольдә тотуларын сорыйм.
Авылда кече һәм урта эшкуарлыкка булышлык итү өчен 2013 елның мартында Агросәнәгать паркы эшләтеп җибәрелде. Авыл хуҗалыгы министрлыгына, Казан шәһәре администрациясе белән бергәләп, иң кыска вакытта парк эшчәнлеге концепциясен авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүгә юнәлтелгән резидент сәясәте белән бәйләп, эшләп бетерү зарур.
«Яңа Тура» технополисы базасында тагын бер проект гамәлгә ашырыла башлады. Аның кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, саклау һәм реализацияләүнең заманча системасын булдыру планлаштырыла, продукция иң яхшы дөнья стандартларына туры килерлек булсын. Продукциянең җитештерүчедән алып кибет киштәсенә кадәрге юлы 36 сәгатьтән артмасын.
Агросәнәгать комплексын модернизацияләүне индустриаль җитештерү һәм кече эшкуарлыкны үстерү белән бергә бәйләп алып баруга юнәлтергә кирәк. Бу икътисадның башка тармакларына да кагыла.
Шул ук вакытта сәнәгать сәясәте һәм аграр өлкәдәге сәясәт Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе реаль шартларына йөз тотарга тиеш. Болай якын килүне төбәк үсешенең яңа моделе нигезенә салу зарур.
Хөрмәтле депутатлар!
Озак вакытка исәпләнгән дәүләт икътисадый сәясәтенең төп юнәлеше – тиешле инфраструктура булдыру. Соңгы елларда без бу юнәлештә актив эшлибез.
Бер үк вакытта шәһәрләшү процессларының актуальлеге арта баруны да исәпкә алу зарур.
Бу проблема күпбалалы гаиләләргә җирләр бүлеп бирү белән бәйле рәвештә аеруча зур әһәмият ала. Бүген 22 мең шундый кишәрлек бүлеп бирелде. Әмма алар еш кына тиешле инфраструктура белән тәэмин ителмәгән була. Әлеге мәсьәләләрне хәл иткәндә федераль программаларга активрак кушылу зарур.
«Иннополис» һәм «СМАРТ-Сити» кебек эре проектларны гамәлгә ашыру республикага күпсанлы хезмәт ресурслары агымына китерәчәк. Без моңа әзер булырга тиеш.
Сатып алырга мөмкин булган торак базары формалаштыру, эшлекле, җитештерү һәм социаль инфраструктураны үстерү өчен шартлар булдыру зарур.
Бүген төп игътибар транспорт һәм логистика өлкәләренә бирелә.
Татарстан Идел буе федераль округында иң зур һәм база авиайөртүчесе булып тора. Модернизацияләнгән халыкара «Казан» аэропорты хәзер елга 2,5 млн пассажирга хезмәт күрсәтә ала. Аның очып китү һәм төшеп утыру юлын яңарту югары сыйфатлы башкарылганга, катлаулы һава шартларында да иң заманча һава судноларын кабул итәргә мөмкин. Аэропортны Казан үзәге белән тоташтыручы интермодаль юл эксплуатациягә тапшырылды.
Зөя мультимодаль логистик үзәк буенча да актив эш бара. Бурыч – бирегә төбәкара һәм халыкара йөкләр агымын җәлеп итү, комплексның тотрыклы эшен һәм планлы үсешен тәэмин итү. Моңа шул исәптән тирә-юньдәге сәнәгать зонасы исәбенә һәм территориягә йөк елга порты үзәген күчерү юлы белән дә ирешергә мөмкин.
Күрше төбәкләр белән конкуренция шартларында клиентлар өчен уңайлы шартлар булдыруны тәэмин итү бик мөһим. Республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына бу мәсьәләне эшләп бетерүне йөклим. Ул җитди әзерлекне һәм федераль, ведомствоара дәрәҗәдәге килештерүләрне таләп итә.
Мәскәү-Казан югары тизлектәге тимер юл магистрален төзү проекты да транспорт инфраструктурасын үстерү өчен әйбәт стимул булып тора. Аны гамәлгә ашыру яңа производстволар һәм эш урыннары булдырырга ярдәм итәчәк, шулай ук икътисадның бик күп тармаклары үсешенә этәргеч бирәчәк.
Соңгы елларда Казан үз үсешендә зур адым ясады. Инфраструктура белән тәэмин итү ягыннан башка муниципалитетлар да лаеклы дәрәҗәгә ирешергә тиеш.
Сүз, барыннан да элек, торак пунктларны төзекләндерү, аларны каты каплаулы юллар белән тоташтыру, шәһәрләрдәге кварталлар эчендәге юлларны төзекләндерү, шулай ук авылларны гомуми файдаланудагы юллар белән тәэмин итү турында бара.
Бу эшкә халыкны һәм җәмәгать берләшмәләрен активрак тарту, җирле инициативаларга булышлыкның грант механизмнарын куллану зарур.
Хөкүмәткә тиешле чаралар планы әзерләүне йөклим, анда финанслауның төрле чыганаклары, шул исәптән – дәүләт-шәхси партнерлык шартларында да финанслау күздә тотылсын.
Республиканың инфраструктур проектларын финанслау буенча федераль министрлыклар, дәүләт корпорацияләре һәм үсеш институтлары белән эшне активлаштырырга кирәк.
Тулаем алганда ресурслар буенча балансланган иң мөһим өстенлекле инфраструктур проектлар планы эшләү зарур.
Хөрмәтле депутатлар!
Гражданнар тормыш сыйфатының төп күрсәткече булып көнкүрешнең уңайлылык дәрәҗәсе тора.
Монда экология мөһим роль уйный. Республикада игълан ителгән Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы кысаларында зур эш башкарылды. Безнең бурыч – экологик вазгыятьне чынбарлыкта яхшырту.
Уңайлы яшәү мохите формалаштыруга шулай ук торак өлкәсендә күркәм үзгәрешләр этәргеч бирәчәк. Агымдагы елда 823 күпфатирлы йортны төзекләндерү планлаштырыла. 234 мең татарстанлы торак шартларын яхшыртачак. Бу программага федераль, республика һәм җирле бюджетлардан, шулай ук гражданнарның үз акчаларыннан байтак сумма юнәлтелә. Барлык җыелган акчалар, тиененә кадәр, билгеләнеше буенча файдаланылырга тиеш.
Болар бөтен торак-коммуналь хуҗалыгы тармагына да кагыла, анда бик күп кискен проблемалар җыелды. Бу – коммуналь челтәрләрнең искергәнлеге, технологик яктан артта калу, идарә итү системасының нәтиҗәсезлеге, шулай ук күпфатирлы йортларның ишегаллары торышы канәгатьләнмәслек булу.
Коммуналь челтәрләрне яңарту шәхси инвестицияләр җәлеп итүне һәм дәүләт-шәхси партнерлык инструментларын куллануны таләп итә.
Шул максатта коммуналь инфраструктураның комплекслы схемаларын эшләүне тәмамларга, аларның топологиясен, техник һәм технологик характеристикаларын күрсәтергә кирәк.
Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү ТКХ өлкәсенә коммуналь хезмәт күрсәтүләргә гражданнарның һәм предприятиеләрнең чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирүче заманча технологияләр кертүдән башка мөмкин түгел.
Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә комбинацияләнгән эшләп чыгаруга, ресурсларны сак тоту технологияләреннән файдалануга, ике контурлы пар казаннары куллануга һәм ресурсларны исәпкә алуның заманча системаларын кертүгә активрак күчәргә кирәк.
Ел ахырына кадәр коммуналь инфраструктураны үстерүнең махсус программасын эшләвегезне сорыйм.
Узган ел ахырында Республика бәяләр сәясәте концепциясе кабул ителгән иде. Иң якын киләчәккә төп бурыч – биш еллык тариф җайга салуына этаплап күчү, бу хуҗалык итүче субъектларга үз эшчәнлекләрен озак вакытка планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Бер үк вакытта тарифлар үсеше гомумән алганда инфляция дәрәҗәсеннән артык була алмый.
Тариф кампаниясе уздыру барышында тарифларның үзгәрүенә инвестиция программаларының йогынтысын исәпкә алырга кирәк. Аларны халык тикшерүен тәэмин итү зарур. Инвестиция программасын гамәлгә ашыру эксплуатация чыгымнарын киметергә һәм, ахыр чиктә, тарифлар үсеше темпларын авызлыкларга мөмкинлек бирсен.
Ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның үз эшләре нәтиҗәсезлеге аркасында килеп чыккан өстәмә чыгымнарны соңгы чиктәге кулланучыларга кайтарып калдырырга хокуклары юк. Тарифлар буенча дәүләт комитеты һәм муниципаль берәмлекләр моны ныклы күзәтүдә тотарга тиеш.
Халык мәнфәгатьләренә җавапсыз караган идарәче оешмаларның канәгатьләнмәслек эшенә аерым тукталырга телим. Бүгенгә капиталь ремонт өчен планлаштырылган сумманың өчтән бер өлеше генә җыелган; халыктан кергән акчаларны максатчан файдаланмау очраклары бар; ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар алдында бурычлар үсә; исәпкә алу сәясәте стандартлары булдырылмаган.
Мондый проблемаларга юл куймау максатларында Республика бердәм исәп-хисап үзәге булдыру зарур, аның эшчәнлеге фәкать электрон технологияләр нигезендә булачак. Барлык муниципалитетларда түләүләрне җыюның ачыклыгын, алардан максатчан файдалануны һәм бер көн дәвамында акчаларның хезмәт күрсәтүчеләргә автоматик рәвештә бүленүен тәэмин итүче системаны кертергә кирәк.
Шулай ук ТКХның идарә итүче оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләрен, башта аларны укытып, аккредитацияләү механизмын булдыру зарур. Әлеге тармакта сыйфатсыз эшләгән очракта җитәкчеләрне дисквалификацияләү практикасын кертергә кирәк.
Торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын ирекле сертификацияләү системасын куллану дөрес булыр иде.
Республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы белән интеграцияләнгән «Электрон ТКХ» системасын формалаштыруны да тулы күләмдә башкару зарур.
Халык хезмәт күрсәткән өчен тарифларның ничек формалашуын, алар өчен түләүне исәпләү тәртибен белеп торырга хокуклы.
ТКХ өлкәсе халыкка ачык һәм аңлаешлы булырга тиеш.
Хөрмәтле депутатлар!
Инновацияле икътисадны формалаштыру мәгариф өлкәсен үстерүдән һәм аны модернизацияли барудан башка мөмкин түгел.
Соңгы елларда без өч яшьтән зуррак балаларны бакчаларда урыннар белән тәэмин итә алдык, әмма демографик вазгыять элеккечә үк әлеге мәсьәләнең актуаль булуын күрсәтә.
Агымдагы елда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килешү кысаларында 5 меңнән күбрәк мәктәпкәчә яшьтәгеләргә яңа урыннар булдырылачак. Федераль үзәк ярдәмендә өч елда балалар бакчаларында 30 мең диярлек бәләкәчне яңа урыннар белән тәэмин итү планлаштырыла.
Күптөрле хезмәт күрсәтүче балалар учреждениеләре санын арттыру максатларында шәхси инвесторларны активрак җәлеп итәргә кирәк.
Балалар бакчасы – мәгариф системасының республикабыз киләчәгенә нигез салынучы беренче һәм иң мөһим дәрәҗәсе. Мәктәпкәчә сыйфатлы белем бирү балаларның уңышлы үсеше һәм киләчәктә дә яхшы укуы өчен гарантия булып тора. Безнең бурыч – моның өчен бөтен шартларны булдыру.
Республика мәктәпләрен модернизацияләү дәвам итә. Киләсе елда 164 мәктәп модернизацияләнәчәк. Без сәләтле балалар өчен инновация учреждениеләре челтәрен үстерүне планлаштырабыз.
Бүген мәгариф өлкәсе югары квалификацияле белгечләрне кызыктырырлык яхшырды. Агымдагы елда бу тармак хезмәткәрләренең эш хакы күтәрелде. Безнең төп бурыч – мәгариф учреждениеләренең эш сыйфатын аларның хезмәтенә түләү үсешенә тәңгәл рәвештә тәэмин итү.
Әмма хәтта иң заманча матди-техник база да белем бирү процессының үзәген – тиешле тәҗрибәгә һәм компетенциягә ия булган педагогны алмаштыра алмый.
Һәр укытучы һәм тәрбияче үсеп килүче буынны укытуның иң яхшы методикасын һәм технологияләрен белергә тиеш. Татарстан бу юнәлештә актив эшли, алдынгы халыкара тәҗрибәдән файдалана. Сингапурның Educare компаниясе белән берлектә укытучыларга методик ярдәм күрсәтү системасын модернизацияләү проекты гамәлгә ашырыла.
Игътибарны безнең муниципалитетлардагы белем бирү сыйфатында зур аерма булуына юнәлтәсе килә. Чагыштырмача тигез шартларда республиканың бер иш районнары мәгариф сыйфаты рейтингында тотрыклы рәвештә алда бара, башкалары – артта калучылар рәтеннән чыга алмый. Администрация башлыкларына бу хәл турында җитди уйланырга, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тиешле чара күрергә вакыт.
Республика икътисадын модернизацияләү кадрлар квалификациясенә югары таләпләр куя.
Һөнәр осталарын әзерләүнең сыйфатын беренче чиратта безнең товар җитештерүчеләр билгеләргә тиеш.
Кадрлар тәрбияләү эшен мәктәп эскәмиясеннән башларга кирәк. Республика сәнәгать предприятиеләренә үзләре өчен квалификацияле кадрлар әзерләүне урыннарда балаларның техник иҗаты өчен шартлар булдырып хәл итүгә аерым игътибар бирү зарур. Яңа техник иҗат үзәкләре ачу һәм инде эшләп килүче түгәрәкләрне үстерү шуңа ярдәм итәчәк.
Урта һөнәри белемле белгечләр – безнең эшче элитаны әзерләгәндә практика өлешен көчәйтергә кирәк.
Икътисадның әйдәп баручы тармаклары өчен Гамәли квалификация үзәкләре булдыру эшен дәвам итү зарур, алар урта гомуми белем базасында кадрларны һөнәри әзерләү үзәкләре булып торачак.
Республика предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү максатында өстенлекле белгечлекләр исемлеге булдыру турында карар кабул ителде. Мәгариф һәм фән министрлыгына киләсе уку елына әлеге исемлек нигезендә хезмәт базары ихтыяҗларын исәпкә алып укучылар җыю планы әзерләүне йөклим.
Уку йортларының конкуренциягә сәләтлелеген күтәрүгә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Бу уңайдан дөньяның иң яхшы 100 югары уку йорты арасына керү максатын куйган Казан федераль университетын билгеләп үтәргә мөмкин. Республика ягыннан, законнар чыгаруны да кертеп, һәрьяклы ярдәм күрсәтү сорала.
Бүген фәнни эшне көчәйтү һәм процесска яшь галимнәрне актив тарту таләп ителә. Ел саен «Татарстанның 100 талантлы аспиранты» конкурсын уздыруны оештырырга кирәк.
Озак вакытка исәпләнгән перспективада принципиаль яңа формациядәге, бөтендөнья дәрәҗәсендәге әйдәүче галимнәрне җәлеп итү исәбенә халыкара фәнни бергәлеккә интеграцияләнгән фәнни-тикшеренү үзәкләре булдыру стратегик бурыч булып тора. Бу инде туйдырып бетергән «зиһенле башларның илдән китүен» дә туктатырга ярдәм итәр.
Казан Квант Үзәген төзү шундый беренче тәҗрибә булырга мөмкин.
Татарстан танылган фәнни үзәк булып тора. Шул ук вакытта фәнни һәм инновацияле инфраструктура субъектлары еш кына координациясез эш итә.
Академик фән, тикшеренү институтлары һәм предприятиеләрнең актив хезмәттәшлеге безнең инновация системасы уңышлы үсүенең нигезе булып тора.
Дәүләт Думасы тарафыннан барлык учреждениеләрнең, югары уку йортларының фәнни эшчәнлеген координацияләү буенча зур вәкаләтләргә ия Россия фәннәр академиясен реформалау турында Федераль закон кабул ителде. Бу республика Фәннәр академиясе эшчәнлегенә дә үзгәрешләр кертүне таләп итәчәк. Әлеге эштән республика Мәгариф министрлыгы да читтә калмаска тиеш.
Хөрмәтле депутатлар!
Соңгы елларда без халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өчен күп нәрсәләр эшләдек һәм бу үз нәтиҗәләрен бирде.
Республикада төп демографик күрсәткечләрнең уңай үзгәрешенә ирешелде – халыкның табигый үсеше 6 мең кешедән артып китте.
Сәламәтлек саклау тармагын финанслау күләме артты – ул 2010 елдагы тулаем төбәк продуктының 2% ыннан агымдагы елда 3% ка кадәр үсте. Модернизацияләү программасы кысаларында республиканың әйдәүче клиникалары һәм 31 үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлекчәләре тулысынча яңартылды.
Югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү үсә бара, аны быел 25 меңнән артык кеше алачак. Шунысы шатлыклы, ярдәм төрләренең 85% ы безнең яңа клиникаларда күрсәтелә.
Бүген инде республиканың 4 шәһәре югары технологияле медицина үзәге булып тора.
Әйдәүче клиникаларыбызның технологик үсеше турында трансплантологиянең актив алга баруы да сөйли. Бу юнәлешне без киләчәктә дә үстерәчәкбез. Моның өчен тиешле республика программасын эшләргә кирәк.
Медиклар алдында бүген торган төп бурычларның берсе – онкология авыруларыннан үлүчеләр санын киметү. Атом-төш медицинасы үзәген һәм ПЭТ-үзәкне сафка бастыру татарстанлыларның һәм күрше төбәкләрдә яшәүчеләрнең катлаулы авыруларын алдан диагностикалауны һәм дәвалауны тәэмин итәчәк.
Кан тамырлары үзәкләренең нәтиҗәле эше 3 елда инсульт кебек киң таралган авырудан үлем-китемнәрне 30% ка киметергә мөмкинлек бирде.
Безнең алда әйдәп баручы алдынгы Европа илләренең күрсәткечләре дәрәҗәсенә ирешүдә уңай динамиканы дәвам итү бурычы тора.
Без мөмкинлекләребездән максималь файдаланырга тиеш. Югары технологияле кыйммәтле медицина җиһазларын тәүлек әйләнәсе эшләтергә һәм мөмкин кадәр күбрәк халыкка хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә кирәк.
Бүген медицина ярдәме күләменең 80% ы башлангыч буын дәрәҗәсендә күрсәтелә. 2 елда без фельдшерлык-акушерлык пунктларының яртысыннан артыгын һәм табиблык амбулаторияләренең өчтән икесен яңарттык. Муниципаль берәмлекләрдә бу эш дәвам итәчәк. 2014 елда 400 дән артык сәламәтлек саклау объекты төзү һәм ремонтлау планлаштырыла.
Медицина учреждениеләре җитәкчеләренең бурычы – барлык объектларга сакчыл караш һәм аларны тиешенчә карап тоту.
Бу тармак өчен кадрлар кытлыгы җитди мәсьәлә булып тора. Авылда эшләргә әзер булган яшь белгечләргә социаль ярдәм чаралары белән 170 табиб җәлеп ителде. Ләкин бу җитәрлек түгел әле. Табибларның аз булуы аларның артык күп эшләвенә һәм медикларның эш сыйфаты кимүгә китерә, чиратлар барлыкка килә һәм халыктан шикаять күп керә.
Сәламәтлек саклау министрлыгына муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм Дәүләт торак фонды белән бергәләп бу проблеманы хәл итү буенча нәтиҗәле чаралар комплексы эшләү зарур. Кадрлар җәлеп итү һәм аларны урыннарда беркетеп калдыру – безнең өстенлекле бурыч.
Моннан тыш медицина тармагы башкаларыннан да кешелеклерәк булырга тиешлеген онытырга ярамый. Иң мөһиме – бу табибларның һәм медперсоналның пациентларга мөнәсәбәте. Әлеге мәсьәләгә иң җитди игътибар бирүегезне сорыйм.
Балалыкны саклау темасын да читтә калдыра алмыйм. Авыр хәлдә калган балалар аеруча игътибар таләп итә. Аларның тормышын яхшырту максатында медик-социаль тәэмин итү буенча яңа проект гамәлгә кертелә. Балалар республика клиник хастаханәсе базасында Координацион үзәк булдырыла, анда балалар белән табиблар, социаль хезмәткәрләр, психологлар, юристлар һәм башка белгечләр эшләячәк.
Ятимлек проблемасы, шулай ук караучысыз һәм күзәтчесез калган балалар санының акрын кимүе актуаль булып кала. Министрлар Кабинетына аларның якланганлыгы дәрәҗәсен күтәрү буенча чаралар планы эшләүне йөклим.
Без Татарстанда барлык балаларның гаиләләрдә тәрбияләнүенә омтылабыз.
Хөрмәтле депутатлар!
Универсиада-2013нең гаять зур матди һәм матди булмаган мирасын тагын бер тапкыр билгеләп үтәм. Бу уеннар халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм гражданнарның сәламәтлеген ныгыту эшендә җитди этәргеч булды.
Бу күтәрелештә без алдыбызга физик культураның яңа идеологиясен формалаштыру бурычын куябыз.
Спорт – сау-сәламәт яшь буын тәрбияләүнең иң нәтиҗәле коралы.
Мәктәп, югары уку йорты, республика ярышларында катнашу, тамашачы буларак халыкара дәрәҗәдәге турнирларда булу, атаклы спортчылар белән очрашулар – болар барысы да яшьләрдә сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруга ярдәм итә. Монда республикада төрле дәрәҗәдәге спартакиадалар уздыру, анда балаларны киң җәлеп итү мөһим элемент булырга тиеш.
Бүген студентларның футбол, хоккей һәм баскетбол лигалары тиз үсә. Әлеге инициативаны спортның башка төрләре вәкилләре дә күтәреп алсын иде.
Булдырылган спорт инфраструктурасы эшләп торырга һәм нәтиҗәләр китерергә тиеш. Без Казанны спорт төрләренең байтагы буенча милли җыелма командалары әзерләү үзәге итеп күрәбез. Монда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе база булып хезмәт итә ала. Мондый мәйданчык булдыру барлык Россия спорты мәнфәгатьләренә хезмәт итәр, дип ышанам.
Хәзерге вакытта республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә диярлек заманча спорт корылмалары бар. Ишегалды спорт клублары эшли башлады. Бу татарстанлылар өчен үз йортлары янында ук спорт белән шөгыльләнүдә әйбәт мөмкинлек. Әлеге проект тору урыны буенча яшүсмерләр клубларының иң яхшы традицияләрендә гаилә белән шөгыльләнүне яңартырга юнәлдерелгән.
Бездә туризмны үстерү өлкәсендә зур потенциал тупланды.
Кунакчыллык инфраструктурасы буенча Казан акрынлап Россиянең һәм дөньяның мәгълүм туристлык үзәкләренә якынлаша.
Татарстан көннән-көн читтән килүчеләр өчен кызыклырак була бара. Безнең бурыч – аларның килүен кызыклы һәм уңайлы итү. Кунакларның монда яңадан килергә теләве бик мөһим.
Бу эштә вак-төякләр була алмый – барысын да: туристлык маршрутларыннан һәм кунакларны объектларда каршы алудан алып, чын кунакчыллык атмосферасы булдыруга кадәр, яхшылап уйларга кирәк.
Хөрмәтле депутатлар!
Социаль-икътисадый үсешкә дәүләт һәм муниципаль идарәсенең заманча технологияләре сизелерлек йогынты ясый. Дәүләтнең нәтиҗәлелеген күтәрүнең зарури шарты – аның эшендә гражданнарның катнаша алу мөмкинлеге.
Бүген территориаль җәмәгать үзидарәсенең әһәмияте бигрәк тә арта. Хакимиятнең һәм халыкның мондый нәтиҗәле партнерлыгы формасын актив үстерү зарур.
«Ачык Татарстан» яңа системасын эшләтеп җибәрү халыкның һәм эшкуарлар җәмгыятенең иң мөһим идарәче карарлар кабул итүгә – тикшерү этабыннан алып аларны гамәлгә ашыруга кадәр тартылуын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Гражданнарда «Халык контроле» порталы зур популярлык казанды. Аның эше башланганнан алып 11 меңнән артык мөрәҗәгать керде.
2012 елның 1 июленнән республикада ведомствоара хезмәттәшлек системасы эшләп килә. 300 мең диярлек сорау-таләп булды, бу гражданнарга белешмәләр алуда вакытларын һәм акчаларын сизелерлек янга калдырырга мөмкинлек бирде.
Республикада яшәүчеләр Дәүләт хезмәтләре порталыннан һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү инфоматларыннан торган саен активрак файдалана. Кызганычка, электрон хезмәтләрнең күпчелеге мәгълүмати характерда гына. Хөкүмәтнең әлеге хезмәтләрне тулы кыйммәтле электрон рәвешкә күчерү темпларын тизләтүен сорыйм.
IТ-технологияләрне дәүләт идарәсе өлкәсендә, шул исәптән яшь буын ярдәмендә дә, гамәлгә кертү практикасын дәвам итәргә кирәк. Моңа мисал итеп «IT-ЧЕМПИОН» конкурсын алырга мөмкин, аның кысаларында балалар өлкәннәргә Портал белән эшләргә ярдәм итә.
Дәүләт һәм муниципаль электрон хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләр инфраструктурасы булдыру эше тәмамлана. Аннан соңгы бурычыбыз – Интернет аша хезмәтләрнең барлык комплексын күрсәтү. Шул ук вакытта электән килгән механизмнарның нәтиҗәлелеген күтәрүне тәэмин итү дә зарур.
Иң якын арада безнең төп бурыч – дәүләт хезмәтләренең сыйфатын күтәрү һәм аңа ирешү мөмкинлеген арттыру, аннан да бигрәк, гариза бирүчеләрнең канәгать калуына ирешү.
Республика дәрәҗәсендә дә, муниципаль дәрәҗәдә дә кабул ителүче идарә карарларының җайга салу йогынтысына бәя бирү механизмнарын тулы күләмдә кертү зарур. Бу механизм эшкуарлык алып бару өчен өстәмә киртәләр булдырырга урын калдырмас.
Иң якын арада 2014 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк контракт системасы турында Федераль закон шартларында эшләүгә әзерләнергә кирәк. Бер үк вакытта Татарстан яңа законны сынап карау буенча Россиянең җиде пилот төбәге арасында.
Электрон рәвештә сатып алулар кертүгә, эре сәүдәләрне җәмәгать тикшерүен тәэмин итүгә, шулай ук сатып алуларны планлаштыру һәм анализлау тәртибен эшләүгә аерым игътибар бирергә кирәк.
Моның өчен сатып алу продукциясенең номенклатурасы һәм күләме буенча стандартлар эшләү һәм квалифицияле кадрлар әзерләү сорала.
Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә күп кенә хәл ителмәгән мәсьәләләр кала килә.
Дәүләт һәм муниципаль милек белән эш иткәндә югары коррупция куркынычы саклана. Күчемсез мөлкәт объектлары белә торып дәүләт теркәве процедурасын узмый, йә күп елларга түләүсез арендага тапшырыла. Җирле үзидарә органнары авыл хуҗалыгы җирләренең саклануына тиешле чаралар күрми, ә аерым вазыйфаи затлар шундый җирләрне мәсәлән, коттеджлар төзү өчен, яулап алуга ярдәм итәләр.
Бюджет акчаларын үзләштергәндә арадашчыларның катнашуы яисә аларны тере акчага әйләндерү буенча, вазыйфаи затлар белән сүз берләшкән структуралар булу вазгыятен тамырдан үзгәртү зарур. Бу эшне, контроль астында булган оешмаларның бөтен бер буыннарын төшереп калдырып, проектлау стадиясеннән үк башларга кирәк. Үз чиратында бу юл һәм торак төзелешенә дә кагыла.
Объект бәясенең башлангыч вакытына караганда күпкә артуына юл куярга ярамый. Бер типтагы функциональ проектлар эшләргә һәм алар буенча нормативлар билгеләргә кирәк. Объектларның бәясе безнең мөмкинлекләр белән чагыштырырлык булсын.
Муниципаль район җитәкчеләренә якын затларга ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларны тапшыру адымнары җитди игътибар һәм бәя бирүне таләп итә. Мондый хәлләр тавышлы нәтиҗәләргә китерде. Әгерҗедә 19 мең гражданның кайнар сусыз калуы кебек вакыйгаларның кабатлануына юл куярга ярамый.
Бу өлкәдә норматив базаны камилләштерү зарурлыгы өлгереп җитте. Министрлар Кабинетына тиешле тәкъдимнәр әзерләүне йөклим.
Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары эшендә идарә итү сыйфатын күтәрү өстенлекле булырга тиеш.
Дәүләт аппаратын оптимальләштерү мәсьәләсенә уйламыйча, механик төстә генә якын килергә ярамый. Барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары үз чыгымнарына һәм функцияләренә эчке аудит үткәрергә һәм нәтиҗәле оештыру структурасы формалаштырырга тиеш.
Башкарма хакимият органнары эшчәнлеге стандартларының алдынгы практиканы һәм дәүләт идарәсенең нәтиҗәле технологияләрен тасвирлаган кенәгәсен эшләү зарур.
Тагын бер юнәлеш – карьера үсеше траекториясен формалаштыру юлы белән дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең кадрлар резервы нәтиҗәлелеген күтәрү. Резервка кертелгән хезмәткәр өчен тиешле вазыйфаны биләү перспективасы реаль булырга тиеш.
«Алгарыш» программасын, аңа дәүләт һәм муниципаль хезмәт өчен кадрлар әзерләүне кертеп, киңәйтү зарур.
Республикада киләчәк заман дәүләт хезмәткәрләрен тәрбияләүче система булдырылырга тиеш.
Хөрмәтле депутатлар һәм утырышка чакырылучылар!
Хөрмәтле татарстанлылар!
Безнең уртак тырыш хезмәтебез белән Татарстанның бүген горурланырлык сәбәпләре күп.
Ләкин без ирешелгәннәрдә туктап калырга күнекмәгән.
Татарстан – югары омтылышлар һәм киләчәккә юнәлгән планнар территориясе ул.
Безнең бурыч – булган казанышларыбызны саклап, киләчәктә дә тотрыклы үсешне дәвам итү.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!