Татарстан Республикасында 2024 елда 7 млрд сумга якын гомуми лимиты булган 669 йортка капиталь ремонт планлаштырылган

2024 елның 24 феврале, шимбә

Татарстан Республикасында 2024 елда «Мәгариф» илкүләм проекты, ике дәүләт һәм дүрт республика программасы кысаларында 5 млрд 159 млн сумлык 185 объект ремонтланачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Мәсәлән, ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы мәгариф өлкәсендә 21 балалар бакчасы (3 бакча буенча контрактлар төзелгән, калганнары буенча апрель ахырына кадәр планлаштырылган), 47 мәктәп, интернат мәктәп һәм кадет корпуслары (16 мәктәп буенча контрактлар төзелгән, калганнары буенча контрактлар февральдән апрельгә кадәр планлаштырылган) ремонтланачагын хәбәр итте. Тагын 94 мәктәптә азык-төлек блогы (алар буенча контрактлар март-апрель айларына планлаштырылган) һәм тармакның 4 башка объекты - Казандагы психологик-педагогик реабилитация үзәге һәм республика программасы кысаларында Чаллыда ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның гаилә коруына ярдәм итү үзәге, шулай ук ике спорт залы («Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында) ремонтланачак.

Урта һөнәри белем бирү звеносында республика программалары кысаларында 4 ресурс үзәге һәм 15 тулай торак яңартылачак. Динамикага килгәндә, бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләре 3 балалар бакчасында (10% башкару), 5 мәктәптә (4%) һәм 4 ресурс үзәгендә (11%) алып барыла.

Эш күләме буенча икенче тармак – сәламәтлек саклау. Биредә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты һәм ике республика программасы буенча гомуми финанслау күләме 3 млрд 577 млн сум булган 137 объектны ремонтлау планлаштырыла. Аларга 82 фельдшер-акушерлык пункты, 25 поликлиника һәм 30 стационар керә.

Эшләр инде ике поликлиникада алып барыла (16% үтәлгән).

"Мәдәният" тармагында "Мәдәният" илкүләм проекты һәм ике республика программасы кысаларында 800 млн сумлык 24 объектны ремонтлау планлаштырыла. Бу шул исәптән: 5 балалар сәнгать мәктәбе, шулай ук 16 авыл мәдәният йорты, ике китапханә һәм Казанда Яшьләр театры бинасы. Эшләр Сарман районының сәнгать мәктәбендә (14% башкару) һәм Саба районының авыл мәдәният йортында башланган инде.

Яшьләр сәясәте өлкәсендә 27 объект капиталь ремонтланачак, финанслау күләме – 1 млрд 410 млн сум. Чаралар илкүләм проект һәм 4 республика программасы кысаларында алып барыла. 2024 ел объектлары арасында 7 яшьләр үзәге, 9 балалар сәламәтләндерү лагеры, 6 яшүсмерләр клубы һәм 5 психологик-педагогик ярдәм бинасы бар.

Республика һәм федераль финанслау буенча ике программа «Экология» тармагында гамәлгә ашырыла. Гидротехник корылмаларны ремонтлау, елгалар үзәннәрен һәм күлләрне чистарту эшләре башкарылачак. Эшләр күләме 559 млн. сумлык 21 объектны үз эченә алачак. Контрактлар төзелгән (эшләрне башкару 14%).

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм ТР Спорт министрлыгы линиясе буенча һәр ведомствога бер республика программасы гамәлгә ашырыла.

Марат Айзатуллин күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасын әзерләү барышы турында сөйләде. 2024 елда 669 йортны капиталь ремонтлау планлаштырыла, аларның гомуми лимиты 7 млрд сумга якын. Бүгенге көндә 611 КФЙ буенча подряд оешмалары билгеләнгән.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар һәм түләү дисциплинасы турында сөйләде. Әйтик, агымдагы елның гыйнварында республика буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю узган елның шул ук чорына карата 0,7%ка арткан. Уртача еллык дәрәҗәсе 99,2% тәшкил итә, бу 2023 елның шул ук чорына караганда 0,2%ка югарырак.

Электрон форматта башкарылган түләүләр өлеше гомуми күләмдә 75,3%ка җиткән.

Торак-коммуналь комплекс оешмаларының энергия ресурсларын куллану өчен бурычлары бар. 2024 елның 1 февраленә газ өчен түләнмәгән бурыч суммасы 249 млн сум тәшкил итә. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 50 млн.сумга кимү теркәлә.

Кулланылган электр энергиясе өлешендә, оператив мәгълүматлар буенча, бер ел эчендә бурыч суммасы 32 млн сумга диярлек кимегән. 2024 елның 1 февраленә бурычның гомуми суммасы 14 млн сум тәшкил итә.

«Татэнерго» акционерлык җәмгыяте алдында җылылык энергиясе өчен идарәче оешмаларның бурычы 1 февральгә 85 млн.сумга кимегән һәм 155 млн. сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International