Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда 210 балалар бакчасында җылылык юк
2013 елның 28 сентябре, шимбә
Бүгенге көннең төп бурычы – җылылык җибәрү. Бүген ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган атналык республикакүләм киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков шундый бурыч куйды. Ул социаль учреждениеләргә җылылык бирү вәзгыятен катастрофик дәрәҗәдә дип атады.
“ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының җылылык җибәрү турындагы мәгълүматы һәр көнне минем өстәлдә булырга тиеш. Дүшәмбе иртән барлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында җылылык булу зарур. Барлык киңәшмәләрне кичектерегез һәм җылылык җибәрегез”, - дип йөкләде И.Халиков
Бүген балалар бакчаларының 88,4 процентында гына җылылык бар. Бүген республикада 210 балалар бакчасында җылылык юк. “Балалар бакчалары – бу иң борчыган тема. Әлбәттә, бу катастрофик сан”, - диде ТР Хөкүмәте җитәкчесе. Шулай ук Татарстанда 251 мәктәптә, 404 сәламәтлек саклау учреждениеләрендә һәм 604 мәдәният объектында да җылылык юк.
Шул ук вакытта И.Халиков социаль объектларга һәм торак фондка җылылык җибәргән районнарны да атады. Республиканың лидерлык итүче районнары арасында Актаныш, Апас, Әтнә, Алексеевски, Биектау, Чүпрәле, Кайбыч, Саба һәм Теләче районнары бар. Премьер-министр аларга билгеләнгән вакытта эшне башкарулары өчен рәхмәт белдерде.
“Вәзгыять коточкыч, урамда салкын, күп кенә учреждениеләрдә 15 градус җылыдан түбәнрәк температура. Хәзерге көнгә кадәр социаль объектларга җылылык бирмәгән район башлыклары белән очрашып сөйләшәчәкбез. Бүгенге көннең төп бурычы – җылылык җибәрү”, - дип белдерде И.Халиков.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз