Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов илебезнең космос өлкәсендәге өстенлекле мәсьәләләрен тормышка ашыру буенча Россия Хөкүмәтенең күчмә утырышында доклад белән чыгыш ясады

2008 елның 21 октябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов илебезнең космос өлкәсендәге өстенлекле мәсьәләләрен тормышка ашыру буенча Россия Хөкүмәтенең күчмә утырышында доклад белән чыгыш ясады.
Утырыш Россия Федерациясе Премьер-министры Владимир Путин катнашында Железногорскида (Красноярск крае) үткәрелә.
Күчмә утырышны ачып, Владимир Путин Россиядәге космосны үзләштерү позицияләренең, гадәттәгечә, көчле булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, бүген иң мөһиме – космик технологияләрне үз илебез мәнфәгатьләрендә, аның куркынычсызлыгын тәэмин итү, Россия икътисадын заманча инновацион рельсларга күчерү һәм глобаль югары технологияле продукция базарларына чыгу өчен нәтиҗәле куллану. “Космик тармак һәм анда башлап куелган фәнни һәм җитештерү эше, кадрлар потенциалы – безнең сакланырга һәм үстерелергә тиешле конкурентлы өстенлекләребезнең берсе”, - дип саный Россия Хөкүмәте башлыгы.
Докладлар белән Федераль космик агентлык (Роскосмос) җитәкчесе Анатолий Перминов, Красноярск крае губернаторы Александр Хлопонин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов чыгыш ясады.
Аерым алганда, Роскосмос башлыгы Анатолий Перминов космик эшләнмәләрне куллануга (шул исәптән төбәкләр үсеше өчен) бәйле федераль максатчан программаны кабул итү 2009 елдан да соңга калмасын өчен, аның тиз һәм якын арада эшләнеп бетәргә тиешлеген әйтте.
Анатолий Перминов сүзләренә караганда, бу - 2010-2015 елларда тармакка үсәргә мөмкинлек бирәчәк.
Ул программаның (“2010-2015 елларга космик эшчәнлек нәтиҗәләрен Россия Федерациясен һәм аның төбәкләрен социаль-икътисади яктан үстерү мәнфәгатьләрендә куллану”) төбәкләр һәм кайбер ведомстволарда инде яклау табуын һәм хәзерге вакытта Россия Икътисади үсеш министрлыгында хәл ителүен әйтте.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, доклад белән чыгыш ясаганда, Татарстанда “2008-2010 елларга космик эшчәнлек нәтиҗәләрен Татарстан Республикасын социаль-икътисади яктан үстерү максатында куллану” республика программасының инде каралуын һәм кабул ителүен (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында 13 нче октябрьдә Роскосмос башлыгы Анатолий Перминов катнашында каралган) әйтте. Республика программасы өч елга исәпләнгән, аны финанслауның гомуми күләме – 590 млн. сум. Программаның төп максаты – космик технологияләрне Татарстан Республикасының социаль-икътисади өлкәсенә интеграцияләү.
“Программа Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының 2007 елның 29 нчы мартында Калугада үткәрелгән күчмә утырышында кабул ителгән карарларның турыдан-туры нәтиҗәсе буларак барлыкка килде, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Федераль космик агентлык һәм Татарстан Республикасы арасында республиканың халык хуҗалыгында космик технологияләрне куллану механизмнарын эшкәртеп җиткерү буенча уртак эшчәнлек алып бару турында килешүгә ирешелде”.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, космик навигация технологияләре республиканың авыл хуҗалыгында нәтиҗәле кулланыла. Әйтик, чәчү һәм урып җыю эшләре вакытында 350 мең га гомуми мәйдандагы республика кырларында иярченле навигацион технологияләр кулланыла (Татарстан Республикасындагы бөтен сөрелгән җирләрнең якынча 10 % ы).
Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршында иярченле мониторинг диспетчерлык үзәге эшли. Үзәк 400 дән артык шәһәрара һәм 250 мәктәп автобусының йөрешен күзәтеп тора. Бу аларның маршрутларын үз вакытында оптимальләштерергә, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Бу навигация системасы автобус паркларының эксплуатация чыгымнарын 20 % ка киметергә мөмкинлек бирде. Тизлек режимын бозулар кинәт кимеде. Рөстәм Миңнеханов бер фактны мисалга китерде: әгәр 2007 елның 9 аенда юл-транспорт һәлакәтендә автобус йөртүчеләр гаебе белән 14 кеше һәлак булган булса, агымдагы елның шул ук чорында – бер генә кеше туры килә.
Бу юнәлештәге эш дәвам итә.
“2008-2010 елларга космик эшчәнлек нәтиҗәләрен Татарстан Республикасын социаль-икътисади яктан үстерү максатында куллану” программасындагы чаралар планы нигезендә, 2009-2010 елларда бердәм программалы-аппарат комплексын төзү планлаштырыла. Аңа республикадагы ашыгыч хезмәт күрсәтү бүлекләренең (ашыгыч ярдәм, янгынга каршы көрәш хезмәте, милиция) диспетчерлык үзәкләре кушылачак. Барлык хезмәт күрсәтү бүлекләренең автомобильләре берьюлы эшли торган ГЛОНАСС/GPS радиоалгычлары белән җиһазландырылачак.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук министрлыклар, ведомстволар һәм җирле үзидарә органнарын космик фоторәсемнәр белән тәэмин итү максатында, Татарстанда Республика космик мониторинг үзәген төзү күздә тотылуын әйтте. Үзәк программалы-аппарат комплексы ярдәмендә республиканың бөтен территориясен космостан фотога төшерүгә заказ алачак һәм бу фоторәсемнәрне кабул итәчәк, шулай ук аларны алдан эшкәртәчәк һәм кулланучыларга тапшырачак. Бу космик фоторәсемнәр алу һәм аларны эшкәртүгә киткән чыгымнарны, заказларның дәүләт хакимиятенең төрле органнары һәм муниципаль структуралар тарафыннан кабатлануын юкка чыгару хисабына, берничә тапкыр киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Красноярск краена Татарстан Премьер-министрын Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәгенең генераль директоры Николай Никифоров, геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Татарстан Республикасы Премьер-министрының ярдәмчесе Фәрит Шаһидуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының “Электрон Хөкүмәт” секторы мөдире Рафаил Мостафин озата бара.
Николай Никифоров хәбәр иткәнчә, күчмә утырыш башланыр алдыннан Татарстан вәкилләре Россия Хөкүмәте әгъзалары һәм төбәкләр вәкилләре өчен “Татарстан Республикасының Электрон Хөкүмәтен” үстерү кысаларында гамәлгә ашырыла торган төп проектларны тәкъдир иттеләр. Тәкъдир итү чарасында Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Эльвира Нәбиуллина, Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм багланышлар министры Игорь Щеголев, Россия Федерациясенең финанслар министры урынбасары Антон Силуанов, Россия Федерациясенең транспорт министры урынбасары Андрей Недосеков, Роскартография башлыгы Александр Бородко катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International