Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасының кыр эшләренә әзерлеге 90-99% тәшкил итә, 2,8 млрд. сумлык запас частьләр сатып алынган

2024 елның 23 марты, шимбә

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров уҗым культураларының торышы, язгы кыр эшләренә әзерлек һәм техниканың әзерлеге турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы ассызыклаганча: төннәрен булган түбән температура әлегә кар эрүен тоткарлый, аның калынлыгы бүген кырларда урыны-урыны белән 70 сантиметрга җитә. Һава торышын исәпкә алып, ул аграрийлардан язгы кыр эшләренә әзерләнгәндә югары оешканлык күрсәтүләрен сорый.

Көзге культураларның торышы турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 550 мең га уҗым культураларның 65 проценты (352 мең га) кышлауга яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә кергән, ә 35 проценты (198 мең га) кирәгенчә үсә алмаган.

Республикада бүген 1 гектар чәчүлеккә 61,8 кг.д. в. минераль ашлама тупланган, бу узган елгы дәрәҗәдән 2 кг түбәнрәк (2023 елда 63,8 кг. д. в/га). Кайбер районнарда минераль ашламалар туплануы 40 килограммнан кимрәк.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары орлыклары белән тәэмин ителеш җитәрлек һәм 126% тәшкил итә. Орлыкларны чәчү сыйфатларына карата тикшерү тәмамлануга якынлаша. Контрактлы партияләрне исәпкә алып, бүгенге көндә шикәр чөгендере орлыклары белән тәэмин ителеш 98% тәшкил итә (ихтыяҗ 66,5 мең п. берәмлек). Көнбагыш буенча контрактлар 73% ка (ихтыяҗ 96,8 мең п.берәмлек), кукуруз буенча 81% ка (ихтыяҗ 190 мең п. берәмлек) төзелгән. Хуҗалыкларга орлыкларның 28 проценты китерелгән.

Техниканы булачак кыр эшләренә әзерләүгә килгәндә, тракторларның әзерлеге 97%, чәчкечләрнең – 99%, чәчү комплексларының - 91%, культиваторларның 99% тәшкил итә.

Техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү өчен 2,8 млрд. сумлык запас частьләр сатып алынган - бу кирәкле сумманың 91 проценты.

Иң чыгымлы һәм күп хезмәт таләп итүче мәсьәләрнең берсе – тракторларны ремонтлау. Тагын 202 тракторны, шул исәптән 73 энергия сыешлы тракторны торгызу кала.

Хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген кабул итү 1-12 апрельдә узачак, дип хәбәр итте министр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы шулай ук хуҗалык җитәкчеләренең игътибарын 1-30 апрельдә йөк транспорты өчен юлларны вакытлыча ябуга юнәлтте. "Төзелеш эшләрен алып баручы хуҗалыкларга төзелеш материалларын алдан алып килергә киңәш ителә", - дип төгәлләде ул.

Марат Җәббаров шулай ук системадагы электрон хуҗалык китабы тутырылуын искә төшерде. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2024 елдан гамәлгә кергән боерыгы нигезендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алу җирле үзидарә органнары тарафыннан алып барыла торган «АСК субсидияләре» автоматлаштырылган системасында электрон рәвештәге китапларда башкарыла.

Муниципаль районнар киселешендә Сарман, Спас, Актаныш, Буа, Бөгелмә, Тәтеш, Лаеш муниципаль районнарында тутыру70 проценттан артыграк.

Биектау, Алабуга, Зеленодольск муниципаль районнарында эшне көчәйтергә кирәк, дип саный Марат Җәббаров, чөнки биредә мәгълүмат китапларын 2дән 8 процентка кадәр тәшкил итә. 

Ул шулай ук бюджет ярдәме мәсьәләсенә дә тукталды.

Мәсәлән, хәзерге вакытта хуҗалыкларга 844,2 млн. сум дәүләт ярдәме күчерелгән. Бу – нәселле терлекчелеккә ярдәм итүгә - 369 млн. сум; техник яктан яңадан коралландыруга - 321,6 млн. сум; мелиорация техникасы сатып алуга - 100 млн. сум, әзерләүче кооперативлары тарафыннан ит, йон, күн чималын сатып алуга 50 млн. сум.

Чәчү кампаниясе башланганчы, субсидия алучыларга 5,2 млрд сумнан артык акча, ягъни еллык акча күләменең 38,2 процентын, шул исәптән март дәвамында 2,7 млрд сумны җиткерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International