Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан гражданнар оборонасы буенча бөтенсоюз өйрәнүләрендә катнашачак
2013 елның 1 октябре, сишәмбе
4 октябрь, җомга көнне, иртәнге 9да бөтен Татарстан муниципаль берәмлекләре буенча сирена кычкыртылачак, бу бөтен Россия буенча шулай һәм “Внимание, всем!” дигәнне аңлата.
Сирена ишетү белән, гражданнар радио, ТВ кебек мәгълүмат чыганакларын кабызырга, ТВның “Россия 1”, “ТНВ” каналларын карарга (алга таба Россия-2”, “Культура”, “Россия 24” каналларын да шуңа җәлеп итү буенча эш бара) яки “МТС”, “Мегафон” операторлары элемтә хезмәте күрсәтә торган кесә телефоннарына килгән СМС-хәбәр-күрсәтмәне карарга тиеш була.
Ул көнне “Нижнекамскшина” ААҖндә янгын сүндерү буенча тактик өйрәнүләр уздырыла һәм анда өстәмә көчләр җәлеп ителә. Гомумән, республикада гражданнар оборонасы чараларын тәэмин итүдә 14 хезмәт катнаша, төп эшләрне башкаруда гражданнар оборонасы көчләре 150 мең кешегә җыела, муниципалитетларда штаблар эшли. Ул көнне республикада хакимият һәм идарә органнарын хәбәрдар итү, төбәкнең үзәкләштереп сөрән салу системасын тикшерү, РФ Хөкүмәте вәкилләре җитәкчелегендә тиешле чаралар күрү, уку йортларында тормыш иминлеге дәресләре уздыру һ.б. чаралар планлаштырылган. Татарстанда өйрәнүләр белән ТР Хөкүмәте башлыгы җитәкчелек итәчәк.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында барган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Орлов белән ТР буенча гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министры урынбасары Олег Степущенко шундый аңлатма бирде.
А.Орлов сүзләренчә, бу өйрәнүләр гражданнар оборонасы идарәсендәгеләрнең һәм көчләренең гражданнар оборонасы буенча беренче чиратта башкарылырга тиешле эшләргә әзерлеген тикшереп-бәяләп карау, күптән түгел эшләнеп гамәлгә кертелгән халыкны саклап калу һәм гражданнар оборонасы планының чынлыкта кулланылыш нәтиҗәлелеген сынау өчен кирәк.
Нәтиҗәдә, дәүләт хакимиятенең барлык органнарының, җирле үзидарә органнарының, оешмаларның халыкны һәм территорияләрне табигый, техноген характердагы бәла-казалардан саклау, дошманның корал кулланудан соңгы нәтиҗәләрне бетерү мәсьләләрендә тәэмин ителеш ягыннан эшчәнлеген, оешканлыгын бәяләүдә нигез-дәлил булачак, диде Олег Степущенко.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз