Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанның беренче вице-премьеры Борис Павлов Мәскәүдә Халыкара фәнни-техник конференциядә катнашты
2008 елның 22 октябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов В.А.Котельниковның тууына 100 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни-техник конференциядә доклад белән чыгыш ясады.
Конференция Мәскәү энергетика институтының зур актлар залында узды.
Үзенең чыгышы башында Борис Павлов конференциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов исеменнән истәлекле вакыйга белән тәбрик итте һәм Татарстанда яшәүчеләрнең үз ватандашы – радиотехника, электроника, радиоастрономия һәм мәгариф өлкәсендә илебез фәнен үстерүгә зур өлеш керткән Владимир Александрович Котельников белән горурлануларын билгеләп үтте.
Конференция эшендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты С.Е.Савицкий, “ОКБ МЭИ” федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры А.С.Чеботарев, Хәрби-диңгез флотының Элемтә идарәсе вице-адмиралы Ю.М.Кононов, Россия Федерациясенең Криптография академиясе вице-президенты В.Н.Сачков, Россия Фәннәр академиясе академиклары Ю.В.Гуляев, Б.Е.Черток, Ю.Н.Парийский, Н.С.Кардашов, Мәскәү энергетика институтының Радиоэлектроника институты директоры Н.Н.Удалов һәм башкалар катнашты.
Республиканың беренче вице-премьеры билгеләп үткәнчә, академик Котельниковның күпсанлы фәнни-тикшеренү эшләнмәләре республиканың сәнәгый предприятиеләрендә киң кулланылды, югары техник белемгә ия булган белгечләр әзерләү сыйфатын арттыруга һәм Татарстанның социаль-икътисади үсешенә ярдәм итте.
Борис Павлов сүзләренә караганда, Владимир Котельников фәндә һәм Татарстан Республикасының мәгариф өлкәсендә яңа юнәлешләрне хуплаган. Аның потенциаль тоткарлыкның тотрыклылыгы теориясе А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техника университетында (КАИ) бүген дә уңышлы үстерелә. В.А.Котельниковның КДТУга (КАИ) 1985 елдагы визиты әлеге теориянең формалашуы һәм үсеше өчен куәтле импульс булды. Аның нигезендә сигналларны полигаус модельләре базасында табу, формалаштыру һәм аерып чыгару теориясе үстерелә.
В.А.Котельников идеяләрен үстерүнең икенче мөһим юнәлеше – Казан дәүләт университетында метеор радиолокация һәм элемтә мәктәбен үстерү.
“Бүгенге көндә ике юнәлештәге тикшеренүләр нәтиҗәсендә ирешелгән уңышлар тәҗрибәдә, шул исәптән Татарстан Республикасында мобиль элемтә системаларын үстерү өчен дә, уңышлы тормышка ашырыла”, - диде беренче вице-премьер.
Чыгышының ахырында Борис Павлов конференциядә катнашучыларга нәтиҗәле эш, илебез фәнен һәм инновацияләрне үстерүдә зур иҗади уңышлар теләде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз