ТР Дәүләт Советы утырышында 2023 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап караячаклар

2024 елның 19 апреле, җомга

Бүген Казанда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле өченче утырышы ачылды.

Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. Көн тәртибенә парламент Президиумы карары нигезендә 16 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән биш республика законы һәм алты федераль закон проекты.

Көн тәртибенең төп мәсьәләсе - 2023 елда Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап. Исегезгә төшерәбез, документ Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан парламентка кертелгән иде һәм ТР Дәүләт Советының тиешле юнәлешләр буенча барлык комитетлары утырышларында каралды.

Хисапны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.

Моннан тыш, беренче укылышта шулай ук муниципаль хезмәт, дәүләт милкен хосусыйлаштыру, күп фатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрүне оештыру, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау, физик культура һәм спорт турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында биш закон проекты каралачак.

Юнәлеш комитетлары рәисләре көн тәртибенә өстәмә мәсьәләләр кертү тәкъдиме белән чыктылар. Фикер алышу нәтиҗәсендә ТР Дәүләт Советының илле өченче утырышы көн тәртибе киңәйде һәм 26 мәсьәләдән тора.

ТР Дәүләт Советы утырышында җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсе каралды. Кандидатлар Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан хупланган. Җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский тәкъдим итте.

Тәкъдим ителгән кандидатлар буенча юнәлеш комитетының уңай карары белән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин таныштырды.

Утырышның туры трансляциясе ТР Дәүләт Советы сайтында бар - https://gossov.tatarstan.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International