Татарстан башкаласында дүртенче тапкыр Kazan Cryptoforum уза

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Казанда, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында блокчейн технологияләре һәм криптоиндустрия өлкәсендә Kazan Cryptoforum 2024 тармак форумы старт алды. Аның максаты - криптоиндустрия үсешен законнар белән көйләү һәм тармакта катнашучыларның эшчәнлеге ягыннан синхронлаштыру. Форумда Россиянең эре майнинг компанияләре, блокчейн-проектлар эшләүче компанияләр вәкилләре, криптоинфлюенсерлар һәм фикер лидерлары җыелды.

Kazan Cryptoforum ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда ИТ-тармакны үстерү, шул исәптән цифрлы финанс продуктларын үстерү буенча максатчан эш алып барыла. Биредә эре кредит оешмаларының хаблары һәм компетенция үзәкләре урнашкан, Иннополистагы кайбер компанияләр блокчейн юнәлешен, шул исәптән партнерлык финанс продуктлары буенча, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта криптополигон булдырылды булдырган. Шул ук вакытта бу өлкәдә кагыйдәләр һәм дәүләт көйләве булмау криптовалюталарның законсыз әйләнеше һәм яңа тармакның күләгә секторына күчү куркынычына китерә. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Бщшир Рәмиев исемендәге технопарк территориясендә блокчейн-проектларны сынау өчен «цифрлы комлык» булдыру инициативасы белән чыкты, бу реаль нәтиҗәләргә китерергә тиеш.

Kazan Cryptoforum әгъзалары криптоиндустрияне көйләү, яңа цифрлы финанс инструментлары, майнинг эшчәнлеге, блокчейн технологияләрен кулланып программа продуктлары эшләү турында фикер алышачак. Форумның икенче көне тулысынча яңа финанс инструментларын һәм практик дәресләрне өйрәнүгә багышланачак.

Шулай ук форум кырында блокчейн технологияләре һәм криптоиндустрия өлкәсендә проектлар күргәзмәсе җәелдерелгән. Биредә Гексакон (Татарстан Республикасында криптовалюталар майнингы өчен җайланмалар белән беренче мәйданчыкларның берсе), AML Crypto (бөтен дөнья буенча криптомошенниклык инцидентларын тикшерү һәм блокчейн-аналитика өчен инструментлар эшли) һәм башкалар тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International