Алексей Песошин һәм Шамил Гаффаров Казанда БРИКС уеннарына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында катнаштылар

2024 елның 31 мае, җомга

Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко БРИКС илләренең спорт уеннарын әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышын уздырды. Уеннар 12-23 июньдә Казанда узачак. Киңәшмәдә Россия Президенты киңәшчесе Игорь Левитин, Россия Спорт министры урынбасары Алексей Морозов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров һәм Россия Хөкүмәте Рәисенең штаттан тыш киңәшчесе Олег Матыцин катнашты.

Дмитрий Чернышенко 2024 елда Россия Федерациясенең БРИКС берләшмәсендә рәислек итүен искәртте. "Агымдагы шартларда әлеге мәйданчык илебез өчен өстенлекле әһәмияткә ия. Президент Владимир Путин кушуы буенча уздырыла торган БРИКС уеннары – безнең илнең берләшмәдә рәислек итү планының мөһим өлеше, аларда катнашуны 97 ил раслады инде», - диде ул.

Вице-премьер булачак ярышларны иң югары дәрәҗәдә уздырырга кирәклеген билгеләп үтте: «Казанның халыкара спорт чараларын үткәрү буенча зур тәҗрибәсе бар. Быел Татарстан башкаласында „Киләчәк уеннары“ уңышлы узды, бу традиция БРИКС уеннарынд да дәвам итәр, дип өметләнәм. Уеннар ачылуга 12 көн генә кала, шуңа күрә барлык әзерлек чараларын тәмамларга кирәк".

Россия Спорт министры урынбасары Алексей Морозов БРИКС илләренең спорт уеннарын уздыруга әзерлеккә бәйле чараларны гамәлгә ашыру турында нотык белән чыгыш ясады. "Чакыру кампаниясе тәмамланды. 97 ил вәкиленең катнашуы турында гаризалар алынган. Без якынча 5000 катнашучыны көтәбез, шул исәптән 4000дән артык чит ил катнашучысы. Оештыру комитеты йөкләмәсе буенча Россия Спорт министрлыгы, алынган гаризаларны исәпкә алып, йомгаклау спорт программасын төзеде. Анда 27 спорт төре кертелгән", - дип билгеләп үтте ул.

Министр урынбасары шулай ук 22 июньгә планлаштырылган БРИКС илләренең спорт министрлары очрашуы турында сөйләде. "Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр, Эфиопия һәм Иран министрларының, шулай ук Һиндстан, Көньяк Африка Республикасы һәм Бразилия министрлары вәкилләренең катнашуы расланды. Әлеге очрашу кысаларында берләшмә илләренең спорт хезмәттәшлеген алга таба үстерүнең, шулай ук БРИКС киңлегендә уртак проектларны эшләтеп җибәрүнең актуаль мәсьәләләре һәм перспективалары турында фикер алышу планлаштырыла», - дип өстәде Алексей Морозов.

Россия шулай ук партнерларына Казанның БРИКС спорт хартиясен әзерләде һәм тәкъдим итте. Хартия БРИКС киңлегендә спорт хезмәттәшлегенең максатларын, принципларын, юнәлешләрен регламентташтыра, аларны гамәлгә ашыру механизмын, шулай ук Уеннарны берләшмәдә рәис ил үткәрү шартларын күздә тота.

Моннан тыш, Россия спортчыларына – БРИКС уеннары җиңүчеләренә һәм призерларына, шулай ук тренерларга һәм белгечләргә акчалата бүләкләү мәсьәләсе каралды.

Алексей Песошин ассызыклаганча, республикада Уеннарга әзерлек иң югары дәрәҗәдә алып барыла. "Күрсәтелгән ышаныч һәм республика территориясендә әлеге чараны үткәрү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәсем килә. Уеннарга әзерлек чорында республикада колачлы эш башкарылды, барлык министрлыклар һәм ведомстволар процесска максималь рәвештә җәлеп ителде. Без БРИКС Уеннары югары оештыру дәрәҗәсендә узсын өчен бар көчебезне куячакбыз һәм безгә йөкләнгән барлык йөкләмәләрне үтәячәкбез дип ышандырабыз», - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Шамил Гаффаров үзенең нотыгында булачак Уеннарга әзерлекнең хәзерге статусы турында сөйләде. Аерым алганда, ул уздырыла торган ярышлар кысаларында куркынычсызлык чаралары, катнашучыларны транспорт белән тәэмин итү һәм мәдәни программа турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International