Роман Шәйхетдинов Татарстан Югары Ослан районы Советы утырышында катнашты

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

Бүген Югары Осланда район депутатлар советының чираттан тыш утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисе Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, ТР Рәисе Администрациясенең, Дәүләт Советы Аппаратының, муниципаль район Советының һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты.

Утырышта кадрлар мәсьәләләре каралды, аерым алганда, Марат Зыятдиновның, Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе вазыйфасына билгеләнү сәбәпле, район башлыгы вәкаләтләрен туктатуы турында. Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы итеп ТР Премьер-министрының Луганск халык республикасында һәм Татарстан шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендәге урынбасары Варакин Евгений Анатольевич билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International