Алиментлар буенча бурычлары аркасында 13 мең татарстанлы чит илгә чыга алмый

2024 елның 18 июне, сишәмбе

Алиментларын түләмәү Татарстанда яшәүче 13 мең кешенең Россиядән читкә чыгу хокукын чикләүгә сәбәп була. Бу чаралар турында бүген брифингта Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров сөйләде.

Брифинг 2024 елның беренче биш аенда алиментлар түләттерү буенча эш нәтиҗәләренә багышланды һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чара интернет челтәрендә трансляцияләнде.

Моннан тыш, брифингта республиканың барлык муниципаль районнары видеоконференцэлемтә режимында катнашты.

Әнвәр Закиров сүзләренчә, алимент түләүләре буенча 10 мең сумнан артык бурычлары булган гражданнар чит илләргә туристлык яки башка сәяхәтләргә чыга алмаячак. "2024 ел башыннан республиканың алимент түләүдән качкан 13 меңнән артык кешесенә илдән чыгуга вакытлыча чикләүләр кертелде", – дип сөйләде Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе.

Баш суд приставы мөһим яңалыкны билгеләп үтте - элек мондый чикләү алты ай дәвамында даими рәвештә яңарту белән гамәлдә булса, хәзер чит илгә чыгуны тыю турындагы карар срогы чикләнмәгән. Аны алу өчен бердәнбер шарт - башкару производствосы буенча бурычны тулысынча түләү.

Брифинг барышында ТР буенча ФСПХБИ җитәкчесе Әнвәр Закиров приставларның нинди бурычларын «туктатып тору" мөмкинлеген сөйләде. "Без бурычлы кешеләр белән аңлату эшен актив алып барабыз. Әгәр бурычлы кеше Оборона министрлыгы белән контракт төзергә, махсус хәрби операциядә катнашырга карар итсә, башкару производстволары, барысы да диярлек, туктатылырга тиеш, башкару производстволарыннан тыш алиментлар түләтү һәм тормыш һәм сәламәтлеккә зыян китергән өчен компенсация түләтү турында. Бу – туктатып торылмый торган һәм тулы күләмдә түләтелә торган бердәнбер производстволар», - дип сөйләде Әнвәр Закиров.

Быел бурычлы кеше контракт төзегән һәм алиментлар буенча бурыч тулы күләмдә түләнгән берничә очрак булган. Шул ук вакытта бурычлар кайвакыт берничә йөз мең сумга җитә, дип төгәллек кертте Әнвәр Закиров.

Моннан тыш, Әнвәр Закиров яңа технологияләрне актив кертү турында сөйләде, алар ведомство хезмәткәрләренең эшен күпкә җиңеләйтә һәм турыдан-туры хезмәт сәфәрләре өчен вакытны азат итә.

2024 елда ТР буенча ФСПХ Баш идарәсендә алимент түләтү турында 27 меңгә якын башкару производствосы үтәлгән. Әнвәр Закиров сүзләренчә, аларның саны планлы рәвештә кими. Хәзер 19 меңнән артык башкару производствосы үтәлештә. "Алимент түләтү буенча башкару производстволары бик озакка сузыла. Бездә берничә ел дәвамында башкарылучы производстволар бар", - дип белдерде Закиров. Ул быел Татарстанда алимент түләтү белән шөгыльләнүче суд приставлары саны артуын әйтте. Әгәр элек бу эшкә якынча 60 кеше җәлеп ителгән булса, хәзер 90 тирәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International