Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда GE Money Bank клиентларга операцион техник ярдәм күрсәтү үзәге ачылды
2008 елның 28 октябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы башкаласы Казанда GE Money Bank клиентларга операцион техник ярдәм күрсәтү үзәге (“ДжиИ Мани Банк”) ачылды.
Үзәкне ачу тантанасында Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Равил Моратов катнашты.
“ДжиИ Мани Банк” операцион техник ярдәм күрсәтү үзәгенең офисы “Идея” инновацион-җитештерү технопаркы мәйданнарында урнашты. Ел ахырына кадәр үзәктә 160 кеше эшләячәк.
Үзәкне ачу вакытында “ДжиИ Мани Банк” ЯАҖ президенты Ричард Гаскин хәбәр иткәнчә, Казандагы офисны төзүгә 10 млн. доллар чамасы инвестицияләнгән. Гомумән, якындагы елларда инвестицияләр 40 млн. доллар чамасы тәшкил итәчәк.
“Банкыбыз эшчәнлеге безгә киңәергә мөмкинлек бирә, һәм бүгенге ачылыш та моны тагын бер кат раслый”, - диде Гаскин әфәнде.
Ул шулай ук, операцион техник ярдәм күрсәтү үзәген ачу өчен, Россиядәге ун төбәктәге шартларның каралуын, нәтиҗәдә Татарстан Республикасы сайлап алынуын әйтте.
Ричард Гаскин Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә бу проектка булышлык итүе өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Равил Моратов: “Бу инновацион проект төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырачак”, - диде. Моннан тыш, Равил Моратов уйлаганча, “ДжиИ Мани Банк” һәм General Electric компаниясе (банк аның бүлекчәсе булып тора) тарафыннан кулланыла торган инновацион технологияләр Татарстан икътисадының реаль секторы предприятиеләренә финанс ресурсларына һәм инструментларына керү мөмкинлеге бирәчәк.
Белешмә өчен:
“ДжиИ Мани Банк” (GE Money Bank) ЯАҖ кулланучыларга кредит бирүнең Россия базарына 2004 елда “ДельтаБанк” ЯАҖ сатып алу юлы белән чыкты. Бүгенге көндә банк GE Money финанс хезмәтләренең халыкара базарындагы алдынгы бер операторның Россия бүлекчәсе булып тора.
Төп продуктлар – Visa револьвер кредит карталары, кулга бирелә торган кредитлар, кулланучылар кредитлары.
2007 елның июнендә ипотека буенча кредит бирү программасы башланып китте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз