Роман Шәйхетдинов: Иннополисның яңа мэрына иҗади эшләр телим!

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Иннополиста Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашында шәһәр депутатлары Советының чираттан тыш утырышы узды.

Утырышта Руслан Шаһгалиевның мэр вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы тәкъдиме каралды. Депутатлар тавыш бирү юлы белән Руслан Ринат улының карарын хуплады, шуннан соң ул рәсми рәвештә үз вәкаләтләрен тапшырды.

Роман Шәйхетдинов Руслан Шаһгалиевка эше өчен рәхмәт белдерде һәм дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдә казанышлары өчен» медален тапшырды.

Шуннан соң депутатлар Совет әгъзалары составында яңа мэр сайлау процедурасын узды. Шәһәр башлыгы вазыйфасына үз кандидатурасын «Иннополис» МИЗ генераль директорының дәүләт органнары белән хезмәттәшлек буенча урынбасары Дмитрий Вандюков тәкъдим итте. Депутатлар Советы аның кандидатурасы өчен тавыш бирде. Дмитрий Владимирович вәкаләтләрен кабул итте һәм ант итте.

"Иннополис проекты - илнең иң мөһим проектларының берсе, һәм монда барысы да үсештә. Руслан Ринат улына һәм мэрия командасына башкарган эшләре өчен рәхмәт, эш күп башкарылды. Яңа сайланган мэрга иҗади эшләр һәм билгеләнгән максатларны тормышка ашыруда уңышлар телим. Алга киткән саен, проектлар җыелмасы киңрәк, шуңа күрә монда яхшы оештыручы кирәк. Дмитрий Владимирович барысын ббиренә җиткереп үтәвенә ышанам!" - диде Роман Шәйхетдинов.

Белешмә:

Дмитрий Вандюков 1976 елда Зеленодольск шәһәрендә туган. 1999 елда - А.Н. Туполев исемендәге КДТУны, 2004 елда ТИСБИның "Автоматлаштырылган мәгълүмат эшкәртү һәм идарә итү системалары", "Юриспруденция" белгечлеге буенча укуын тәмамлаган. Төрле елларда «Казаньполитехника» ҖЧҖдә эшли, төрле җитәкче вазыйфаларында «Таттелеком» ГАҖдә эшли, Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары вазыйфасын башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International