Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Дәрвишләр бистәсендә Сабантуй мәйданчыгында булды

2024 елның 23 июне, якшәмбе

Бүген Казанда татар халык бәйрәме Сабантуй билгеләп үтелде. Бәйрәм чаралары берничә мәйданчыкта - «Аккош күле» урман паркында һәм Дәрвишләр бистәсенең каенлыгында узды, ә Казан ипподромында гадәттәгечә ат чабышлары оештырылды. Дәрвишләр бистәсендәге бәйрәмдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Дәрвишләр мәйданында бәйрәм программасы 10.00 сәгатьтә башланып китте. Кунакларга чаралар планы белән чек-листлар таратылды. Биредә барлыгы 20дән артык тематик мәйданчык тәкъдим ителгән иде. Сабантуй тарихына һәм традицияләренә багышланган прологта 300дән артык артист катнашты. Сәхнәдә Ришат Төхвәтуллин, Артур Минһаҗев, Роман Плеханов, Илгиз Шәйхеразыев, «Зөләйлә» вокаль өчлеге, «Ворожея» рус җыры театры һәм башка бик күпләр чыгыш ясады. 11.00 сәгатьтә мәйданда спорт ярышлары, шул исәптән милли татар көрәше турниры узды, анда абсолют батырны билгеләячәкләр. Шулай ук милли ашлар, һөнәрчелек остаханәләре һәм мини-зоопарк, фотозоналар һәм башка күңел ачулар тәкъдир ителде. «Татар ишегалды – татар хуҗалыгы» мәйданчыкларын Балтач һәм Саба муниципаль районнары оештырган. Рөстәм Нигъмәтуллин ишегалларын, шулай ук җирле һөнәрчеләрнең продукциясен карады. Дәрвишләр Сабантуе сәхнәсеннән ТРның беренче вице-премьеры чарада катнашучыларны һәм кунакларны котлады. "Бу көнне без барлык тармак эшчеләренә фидакарь хезмәтләре өчен – туган шәһәребез, республикабыз һәм илебезнең иминлеге һәм чәчәк атуы өчен рәхмәт белдерәбез. Сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез», - диде Рөстәм Нигъмәтуллин. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен укыды. Бу матур бәйрәм сезгә яхшы кәеф өстәсен, якты һәм уңай хисләргә яңа этәргеч булсын, дип теләде барысына да Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International