Коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләү турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта фикер алыштылар

2024 елның 23 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләделәр. Журналистлар алдында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, «Татэнерго» АҖ генераль директорының стратегик үсеш буенча урынбасары Рим Галиәхмәтов, «Казэнерго» АҖ генераль директоры Фәнис Нурмөхәммәтов, «Водоканал» МУП генераль директорының беренче урынбасары Марат Сәлахов чыгыш ясады.

2024 елда Татарстанда су белән тәэмин итү, су агызып чыгару һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә 4 республика программасы гамәлгә ашырыла. Алар кысаларында 195 объектны төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау планлаштырыла, Финанслауның гомуми күләме 1 млрд 819 млн сум. Бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләме 46% тәшкил итә. «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында быел Казан шәһәренең чистарту корылмаларын реконструкцияләү төгәлләнеп килә. Быел финанслау күләме 2 млрд 137 млн сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджет акчалары – 1 млрд 731 млн. Бүгенге көнгә объектның әзерлеге 84% тәшкил итә. Коммуналь хуҗалык объектларын төзү шулай ук «Торак» федераль проектының торак төзелешен үстерү программаларын стимуллаштыру чараларын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла. Агымдагы елда әлеге программа буенча 4 объект төзелә, финанслауның гомуми күләме 407 млн сум тәшкил итә, шул исәптән 330 млн сумы - федераль бюджеттан. Бүгенге көндә башкарылган эшләр күләме 28% тәшкил итә. Республика шулай ук, милли муллык фондының заем акчаларын җәлеп итеп, инфраструктура менюсы проектларын гамәлгә ашыруда актив катнаша. Әйтик, 2024 елда илкүләм иминлек фонды акчаларын җәлеп итеп, 3 объектта 1 млрд 984 млн сумлык эшләр башкарыла. Алар буенча төзелеш-монтаж эшләре күләме 95% тәшкил итә. Быел махсус казначылык кредитын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла торган 4 объектта финанслауның гомуми күләме 7 млрд 713 млн сум тәшкил итә, эшләрнең 46%ы башкарылган. Инженерлык челтәрләренең торышы проблемасы бөтен ил буенча кискен һәм Россия Президенты В.В. Путин узган ел коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү программасына старт бирде. Программаның төп максаты - аварияләрне киметү, инженерлык челтәрләрен яңарту, шулай ук коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту. Программа 2 елга расланган, ул 4 млрд 713 млн сумлык 67 чараны гамәлгә ашыруны күздә тота, шуларның 2 млрд 87 млн сумы – Территорияләрне үстерү фонды акчалары; 667 млн сумы - республика бюджеты акчалары; 1 млрд 958 млн сумы бюджеттан тыш финанслау чыганакларыннан җәлеп ителгән. Әлеге эшләрнең заказчысы - Татарстан Республикасының Инженерлык челтәрләре баш идарәсе, шулай ук «Татэнерго» АҖ, «Казэнерго» АҖ һәм «Водоканал» МУП. Программаны гамәлгә ашыруда 10 муниципаль берәмлек катнаша. Болар: Әгерҗе, Зәй, Зеленодольск, Кама Тамагы, Лаеш, Түбән Кама, Сарман, Чистай районнары, шулай ук Чаллы һәм Казан шәһәрләре. Барлыгы 2 ел эчендә гомуми озынлыгы 124,7 км булган инженерлык челтәрләрен төзү һәм реконструкцияләү планлаштырыла, шулардан 63 км диярлек - җылылык белән тәэмин итү челтәрләре; 42,6 км - суүткәргечләр; һәм 19,2 км - канализация челтәрләре. 2023 елда программаны финанслау күләме 1 млрд 902 млн сум тәшкил иткән. Эшләр 19 объектта башкарылган, 37 км дан артык инженерлык челтәре ремонтланган. Быелгы лимит 2 млрд 811 млн сум тәшкил итә. Барлыгы 48 объектта 87,3 км челтәрне реконструкцияләү планлаштырыла. Бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләме 65% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International