Алексей Песошин күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау һәм социаль өлкә объектларын ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты

2024 елның 27 июле, шимбә

Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программалары, шулай ук күп торакфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы актив фазада тора. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Бүген мәгариф өлкәсендә 7 республика һәм федераль программа кысаларында 185 объект ремонтлана. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт 79%ка башкарылган. Мәктәпләрне һәм мәгариф үзәкләрен ремонтлау буенча планлаштырылган күләмнең 68%ы үтәлгән. Бу атнада Лаеш районында 1 объект төзелеп беткән. Мәктәпләрдә 94 азык-төлек блогын ремонтлау буенча эшләр 56%ка үтәлгән, 4 ресурс үзәген ремонтлау буенча - 71%. Иң зур күләм – 81% – 15 студентлар тулай торагында төзелеш-монтаж эшләре башкару. Актанышта һәм Түбән Камада ике объект подрядчылар тарафыннан бу атнада төзелеп беткән. Сәламәтлек саклау тармагында агымдагы елда капиталь ремонт программасына 138 медицина объекты кертелгән. 82 фельдшер-акушерлык пунктында ремонт эшләре төгәлләнгән - монда төзелеш-монтаж эшләре 94%ка җиткән. 65 объект тапшырылган, шул исәптән 4 ФАП соңгы ике атнада - берсе Сарман һәм Арча муниципаль районнарында, 2се Кукмара районында. Поликлиникаларга капиталь ремонт ясау дәвам итә - 25 объектта эшләр 79%ка үтәлгән. Бер атна эчендә Әлки районында бер объект файдалануга тапшырылган. 31 медицина стационарын капиталь ремонтлау буенча программа чараларының үтәлеше 66%ка бәяләнә.  Бу атнада Бөгелмәдә бер объект төзелеп беткән. Мәдәният тармагының 24 объектын ремонтлау өч программа – илкүләм проект һәм ике республика программасы белән каралган. 5 балалар сәнгать мәктәбендә ремонт эшләре актив бара (80% үтәлеш). Шулай ук подрядчылар 16 тармак учреждениесендә эшли, аларның ремонты 68%ка башкарылган. Яшьләр сәясәте тармагында вәзгыять түбәндәгечә.  7 яшьләр үзәге буенча эш күләме 31%ка үтәлгән; 9 балаларны савыктыру лагерен ремонтлау - 36%ка; 6 яшүсмерләр клубын ремонтлау - 59%ка; психологик-педагогик ярдәм үзәкләрен ремонтлау - 26%ка. Экология өлкәсендә эш республика һәм федераль программалар буенча алып барыла. 21 объект буенча эшләр 75%ка үтәлгән. Социаль министрлык, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Спорт министрлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча бер республика программасы гамәлгә ашырыла. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында ремонт 86% а башкарылган. Чаллыда һәм Әлки районында объектларны ремонтлау соңгы 2 атнада төгәлләнгән. Урманчылык биналарына капиталь ремонт программасы кысаларында барлык эшләрнең 77%ы башкарылган. Соңгы ике атнада Алексеевск һәм Минзәлә районнарында берәр объект файдалануга тапшырылган. Спорт өлкәсендә эшләр 16 учреждениедә алып барыла, планлаштырылган күләмнең 55%ы үтәлгән. Авыл хуҗалыгы министрлыгы биналарын ремонтлау программасы тәмамланырга 2% калган. Подрядчыларның 16 объектыннан 4 объект эштә кала. Узган 2 атнада Лаеш, Югары Ослан һәм Ютазы районнарында ремонт эшләре төгәлләнгән. Нотыкчы киңәшмә барышында калган 5 республика программасы буенча актуаль саннар китерде. Башкарма комитет биналары 99% ка ремонтланган. Соңгы ике атнада Мамадыш районында объект тапшырылган. Хәрби комиссариатлар биналарын ремонтлау – 74%ка, муниципаль архивларны ремонтлау - 41%ка, җәмәгать судьялары биналарын ремонтлау – 84%ка; Росгвардия карамагындагы биналарны ремонтлау – гомуми планның 60%ын тәшкил итә. Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы 750 йортны үз эченә алган күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, 39 муниципаль берәмлектә 635 йортта эшләр алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләре – 70%, сезонлы эш төрләре - 66%. Подряд оешмалары тарафыннан соңгы ике атнада файдалануга тапшырылган 13 муниципалитеттагы 27 объектны да кертеп, 110 йорт төзелеп беткән. Нотыкчы халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү дисциплинасына һәм предприятие һәм оешмаларның куелган энергия ресурслары өчен бурычларына җентекләбрәк тукталды. Үткәрелгән анализ нигезендә, халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыю дәрәҗәсе республика буенча 2024 елның июнендә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,6%ка кимегән һәм 101,6% тәшкил итә. Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында халыкның түләүләр җыю дәрәҗәсе Татарстан буенча уртача 98,2% тәшкил итте. Бу узган ел күрсәткеченнән 0,3%ка югарырак. Уртача еллык дәрәҗә 99,3% тәшкил итте, бу 2023 елның шул ук чорына туры килә. Электрон форматта башкарылган түләүләр өлеше гомуми күләмдә 76%ка җиткән. Торак-коммуналь комплексы оешмалары тарафыннан кулланылган энергия ресурслары өчен бурычларга килгәндә, монда вәзгыять түбәндәгечә. 2024 елның 1 июленә газ өчен срогы чыккан бурыч суммасы 236 млн сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 13 млн сумга кимү күзәтелә. Электр энергиясе куллану өлешендә бер ел эчендә бурыч 2 млн.сумга кимегән. 2024 елның 1 июленә бурычларның гомуми суммасы 39 млн сумга якын тәшкил итә. Идарәче оешмаларның җылылык энергиясе өчен «Татэнерго» акционерлык җәмгыятенә бурычы 32 млн. сумга кимегән һәм 156 млн. сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International