ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы: Татарстанда БДИ нәтиҗәләре буенча йөз балл җыючылар саны сизелерлек артты

2024 елның 30 июле, сишәмбе

2024 елда Татарстан Республикасында дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп нәтиҗәләре турында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.

Быел Татарстанда имтиханнарны 15 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган. Шул ук вакытта уртача балл кебек күрсәткеч тулаем РФ буенча караганда югарырак булып чыккан. "Республикадагы уртача нәтиҗәләр - гомумроссия практикасының көзгедәге чагылышы кебек. Бер үк вакытта без билгеләп үтәбез: республикада барлык фәннәр буенча уртача баллар илдәге гомуми балларга караганда югарырак, укучылар инглиз теле һәм рус әдәбияты буенча максималь уртача баллар күрсәтәләр, география, тарих һәм биология буенча минималь баллар», – дип сөйләде Илсур Һадиуллин. Күпчелек фәннәр буенча уртача балл быел күбрәк, әмма искәрмәләр дәа бар. Шулай итеп, рус теле буенча нәтиҗәләрнең кимүе тенденциясе күзгә ташлана, ул инде өченче ел рәттән күзәтелә. Әгәр 2021 елда Татарстан буенча уртача балл 74,73 булса, 2022 елда - 72,82, 2023 елда – 72,03, ә хәзер 67,3 кә кадәр төшкән. Әмма бу барыбер Россиядәге уртача бәяләрдән 3 баллга күбрәк. Профильле математика буенча нәтиҗәләр яхшы динамика күрсәтә. 71,2 баллга нәтиҗә ил буенча уртача күрсәткечтән 9 баллга югарырак һәм узган ел белән чагыштырганда 7 баллга диярлек күбрәк. Быел йөз балл җыючылар саны сизелерлек арткан - 342 кеше югары билгегә бер генә булса да имтихан тапшырган. "Татарстан Республикасында БДИның 100 баллы нәтиҗәләре сизелерлек арткан - 366га кадәр. Шуларның 324е абыел тәмамлаучылар, ягъни 348е кеше-имтихан, 18е үткән елларда тәмамлаучылар", - дип белдерде Илсур Һадиуллин. Министр Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Зеленодольск, Бөгелмә, Лениногорск һәм Чистай муниципаль районнары укучыларының уңышларын аерым билгеләп үтте. «Быел БДИда максималь нәтиҗә алган чыгарылыш сыйныф укучыларын ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матди бүләкләве көтә: аларга, җыелган нәтиҗәләрне исәпкә алып, бер тапкыр бирелә торган шәхси акчалата бүләк күчереләчәк: 15, 25, 35 мең сум», – дип өстәде ул. Спикер сүзләренчә, Татарстаннан йөз балл җыючыларның күбесе республикада югары уку йортларын сайлаган, популярлыгы буенча икенче урында - Мәскәү, өченчедә - Санкт-Петербург. Сайланган юнәлешләр арасында, узган елдагы кебек үк, филология һәм мәгълүмат технологияләре алда бара. Татарстанда берничә ел эчендә беренче тапкыр ике чыгарылыш сыйныф укучысы берьюлы өч имтиханны 100 баллга тапшырган. Әлмәтнең 20 нче мәктәбен тәмамлаган Анастасия Князева - рус һәм инглиз телләреннән, шулай ук рус әдәбияттан максималь балл алган. Казанның Вахитов районында инглиз телен тирәнтен өйрәнү буенча 18 нче мәктәпне тәмамлаган Полина Романенко рус теле, рус әдәбияты һәм тарих буенча иң югары балл җыйган. Аның дүрт предмет буенча гомуми максималь баллы — 398. Илсур Һадиуллин сүзләренчә, быел имтиханнар системасында төп яңалык ил Президенты Владимир Путинның: теләгән һәркем, әгәр ул нәтиҗәсен яхшыртырга тели икән, имтиханнарның берсен яңадан тапшыра ала дигән указы бар. Шулай ук минималь бусаганы үтә алмаучылар да балларын төзәтергә мөмкинлек алган. Татарстанда мондый мөмкинлектән барлыгы 1,9 меңгә якын кеше файдаланган. "Күпчелек фәннәр буенча кабат тапшыру нәтиҗәләре буенча уртача балл артты, – дип аңлатты ведомство башлыгы. – Профиль дәрәҗәсендәге математика, әдәбият, информатика буенча үз нәтиҗәләрен 100 баллга кадәр Татарстаннан 5 чыгарылыш сыйныф укучысы яхшырткан, ә гомумән Россия буенча - 122». Ниндидер фәннәр буенча минималь үтү баллын җыймаган 370 кеше дә кабат тапшырган. Күпчелеге тапшыра алган әмма 53 укучы сентябрьдә өченче тапкыр тапшыруга китәчәк. Алар арасында 11е ике мәҗбүри фән буенча да минималь бусаганы үтмәгән, 7се — рус теленнән һәм 35е — математикадан, дип өстәде Илсур Һадиуллин. Имтихан кампаниясе вакытында уку һәм билгеләргә бәйле мәсьәләләр белән беррәттән бүтәннәре дә килеп туган. Интернет киңлекләрендә барлыкка килгән мәгълүмати ташлаулар белән көрәшергә кирәк иде, дип дәвам итте Илсур Һадиуллин. "2024 елгы имтихан кампаниясен чакырулары күзлегеннән түбәндәге моментларны аерып күрсәтергә мөмкин. Провокацион мәгълүмати очраклар - кайбер районнарда балалар хокукларын бозу турында ялган хәбәрләр, мәсәлән, бәдрәфләрдә видеокүзәтү камераларын урнаштыру, информатика буенча имтиханда башка программа белән тәэмин итү яки имтихан нәтиҗәләрен бастырып чыгаруны тоткарлау турында һәм башка бик күп нәрсәләр, тикшерүләр нәтиҗәләре буенча болар расланмады, ләкин тискәре нәтиҗә тудырды. Кызганычка каршы, кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары фейк-хәбәрләрне кире кагу урынына, киресенчә, аларны тараттылар», — диде спикер. Бигрәк тә ул техник өзеклек аркасында әдәбият буенча имтихан нәтиҗәләре киметелде дигән хәбәр барлыкка килгән очракка тукталды. "Блогерларны тикшермичә һәм алардан ишеткән сүзләргә ышанып, чыгарылыш укучылары һәм аларның әти-әниләре паникага бирелә һәм ачулана башлаганнар, булмаган проблеманы кабартканнар. Яңадан тикшерү тәмамланганнан соң, катнашучыларның берсенең дә баллары киметелмәде, ә 22 баланың баллары, киресенчә, арттырылды. Алай гына да түгел, яңадан тикшерү нәтиҗәсендә бер йөз баллы укучыга артты», — диде министр. Быелгы тагын бер проблема - кайбер ата-аналарның үз балаларының шәхси мәгълүматларын аттестация өчен бирергә теләмәве. БДИдан — ике, ГДИнан сигез кеше баш тарткан. "Кайбер ата-аналар гамәлдәге законнарны үтәү һәм үз балаларының белем алуын тәэмин итү урынына блогерларны тыңладылар һәм үз балаларына зыян салдылар. Ата-аналар индивидуаль тәртиптә дә, массакүләм мәгълүмат чаралары аша да үз балалары өчен тискәре нәтиҗәләр турында кисәтелүгә карамастан, алар блогер киңәшләре буенча эшләделәр. Барлык катнашучылар да аттестатсыз калды, хәтта аттестатка гел бишлегә дәгъва кылучылар һәм республика олимпиадалары призерлары да", - дип йомгак ясады Илсур Һадиуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International