Татарстанда 2025 елда «Безнең ишегалды" программасын гамәлгә ашыруга әзерлек бара

2024 елның 3 августы, шимбә

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова Татарстанда «Безнең ишегалды» республика программасының тормышка ашырылуы турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында юл эшләре буенча гомуми үтәлеш 75% тәшкил итә, 2 атнада динамика - 11%. Юл эшләрен башкару темпы план белән чагыштырганда 9%ка түбәнрәк, дип ачыклык кертте Арина Петрова. Юл эшләре республиканың 31 муниципаль берәмлегендә дәвам итә. Шул ук вакытта республиканың 19 районы узган 2 атнада 10% һәм аннан да күбрәк динамика күрсәткән. 6 муниципаль берәмлектә соңгы 2 атнада юл эшләрен башкару динамикасы 10%тан да кимрәк. Сарман, Чирмешән һәм Тәтеш районнарында динамика 5%тан кимрәк. Киңәшмәдә шулай ук ишегалды территорияләрен яктырту буенча эшләр графигы тәкъдим ителде. Республика буенча гомуми үтәлеш 71% тәшкил итә, 2 атна эчендә динамика — 11%. Тышкы яктыртуны урнаштыру эшләре 16 муниципаль берәмлектә алып барыла. Шулай ук 16 районда эшләр тәмамланган - бу 149 ишегалды территориясе. Шул ук вакытта 10 муниципалитет узган 2 атнада 10%тан һәм аннан да күбрәк динамика күрсәткән, ә республиканың 6 районы 10%тан да кимрәк динамика күрсәтә. Республика ишегалларында җайланмаларны монтажлау графигына килгәндә, 31 июльгә гомуми үтәлеш 46% тәшкил итә. Балалар өчен һәм спорт җайланмаларының 48% ы, урам җиһазларының 44% ы монтажланган. Быел планыннан артта калу 27% тәшкил итә. Җайланмаларны монтажлау 29 муниципаль берәмлектә алып барыла. Лаеш районында монтаж төгәлләнгән. Хәзерге вакытта монтаж 255 ишегалдында башкарылган, бу аларның гомуми санының 30%ын тәшкил итә. Арина Петрова хәбәр иткәнчә, Фонд тарафыннан подряд оешмаларының юл эшләре буенча артта калу сәбәпләренә анализ ясалган. Төп сәбәп - челтәр оешмаларының планлы эшләренең тоткарлануы. Әлмәт районында 1 ишегалдында җылылык челтәрләре белән эш соңга калу сәбәпле тоткарлык булган, Нурлат районында шул ук сәбәптән 1 ишегалдында эш тоткарланган. Хәзерге вакытта бу объектларда юл эшләренә керешкәннәр инде. Казанда да шундый ук хәл. Тулаем республика буенча 800 ишегалдын август ахырына кадәр төгәлләргә планлаштырыла, сентябрьгә 33 ишегалды кала. Киңәшмә кысаларында «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру буенча халык мөрәҗәгатьләре буенча мәгълүмат яңгырады. Программага карата яхшы мөнәсәбәт июльдә 89% тәшкил итә (июньгә караганда 2%ка югарырак). Әмма шуны билгеләп үтәргә кирәк, планлы күрсәткеч 90% тәшкил итә. Урыннардагы белгечләргә, аңлату өчен һәр кеше белән элемтәгә кереп, мөрәҗәгатьләрне эшкәртү сыйфатын арттырырга кирәк, дип саный Арина Петрова. Соңгы ике атнада программа адресына 350дән артык мөрәҗәгать кергән, шулай ук аларның саны арткан. Арина Петрова искәртеп узганча, вакыты чыккан мөрәҗәгатьләр тупланмасын өчен, мөмкин булганча, аларны 2 эш көне эчендә эшләргә кирәк. Ахырда ул 2025 елда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек эшләренең барышы турында мәгълүмат бирде. Хәзерге вакытта тикшерүгә топ-200гә өстенлекле төзекләндерүгә кергән 159 ишегалды схемасы тапшырылган. Башкару вакыты 31 июльдә тәмамлана. Бүгенге көнгә Әлмәт һәм Арча районнары схема бирмәгәннәр. Арина Петрова, район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, 2025 ел программасын гамәлгә ашыруга вакытында әзерләнү өчен әлеге бурычның үтәлешен шәхси контрольгә алуны сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International