Иннополис Университетында - унынчы юбилей чыгарылыш

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Иннополис Университетын тәмамлаучыларны югары уку йортында укуларын тәмамлаулары белән котлады. Дипломнар тапшыру тантанасында шулай ук Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников, «Дигинавис» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Николай Никифоров, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айрат Хәсьянов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Андрей Федоров һәм Иннополис мэры Дмитрий Вандюков катнашты. "Иннополис университетын гадәттәгечә илнең иң яхшы абитуриентлары сайлый. Һәм гаҗәп тә түгел, чөнки югары уку йорты Россиянең иң яхшы университетлары рейтингында - (Forbes) 29 нчы урынны, Россиянең инженер-техник югары уку йортлары рейтингында (RAEX) - 15 нче урынны, инженерлык фәннәре буенча РФ Югары уку йортлары арасында - 4 нче урынны һәм техник югары уку йортларын тәмамлаучыларның хезмәт хакы буенча SuperJob рейтингында 5 нче урынны били. Университетка күпьеллык ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәт! Чыгарылыш укучыларына тормышта үз урыннарын табарга телим! Хәерле юллар!"- диде Роман Шәйхетдинов. 2024 елда Россия ИТ-югаоы уку йортында 235 студент: 148 бакалавр, 79 магистр һәм 8 аспирант белем алган. 10 ел эчендә Россия ИТ-югары уку йоры абитуриентлардан 114 887 гариза алган һәм 1 453 яшь белгеч чыгарган — аларның 100%ы да Россиянең әйдәп баручы ИТ-компанияләренә эшкә урнашкан. Иннополис Университетын тәмамлаучылар эре ИТ-компанияләрдә эшлиләр, фәнни эшчәнлекләрен югары уку йортының лабораторияләрендә һәм үзәкләрендә дәвам итәләр яки үз стартапларын эшләтеп җибәрәләр. Иннополис Университетын тәмамлаучыларның иң танылганнары арасында — Кевин Ханда (Бакалавриат, зур мәгълүматларга идарә итү, 2015-2019) — KazanExpress маркетплейсына нигез салучы, ул 2023 елда Forbes Россиянең иң яхшы эш бирүчеләре рейтингына кергән; Влад Виноградов (Магистратура, зур мәгълүматларга идарә итү, 2016-2018) партнерлары белән бергә компанияләрне гамәлгә куйган. Оptic һәм Eora, 2023 елда Forbes «30дан 30га кадәр» рейтингының «Фән һәм технологияләр» категориясендәге лонг-листы керде; Антон Трантин (Магистратура, ПО эшләү белән идарә итү, 2015-2017) ПО эшләү буенча «Иннософт» компаниясен, ә аннары Европада Yorso бүлендек компаниясен ачты; Вячеслав Лукин (Магистратура, ПО эшләү белән идарә итү, 2015-2017) транспорт тармагында компьютер күрү технологияләрендә махсуслашкан Edge Vision проектына нигез салган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International