Рөстәм Нигъмәтуллин: Быел мәгариф объектларының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә 100 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышын уздырды. Чара республика Хөкүмәте Йортында узды һәм мәгариф объектларының яңа уку елына әзерлегенә багышланды.

Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, ел саен махсус комиссия уку елы башлануга барлык мәгариф оешмаларын тикшерә һәм кабул итә. "Яңа уку елында республика территориясендә 1624 мәктәп, 89 һөнәри һәм 203 югары һәм өстәмә белем бирү объектларын ачу планлаштырыла. Тикшерү предметы - мәгариф учреждениеләренең торышы, аларның яңа уку елына әзерлеге, укучыларның, бигрәк тә көзге-кышкы чорда, тормыш-көнкүрешен тәэмин. Мәгариф объектларының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә быел 100 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде һәм инвестицияләнде», - дип ассызыклады беренче вице-премьер. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев билгеләп үткәнчә, 2024-2025 уку елында мәктәпләрдә укучыларның фаразланган саны 516 мең кеше тәшкил итә, шул исәптән 53 меңе - беренче сыйныф укучылары. "Республикада барлык белем бирү оешмалары автоматик янгыннан саклау системалары һәм „Стрелец-Мониторинг“ программа-аппарт комплекслары белән җиһазландырылган. Шул ук вакытта кайбер учреждениеләргә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре тарафыннан да кисәтүләр бар. Аларны уку елы башланганчы төзәтергә кирәк", - дип ассызыклады Станислав Андреев. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Максим Трущин хәбәр иткәнчә, соңгы биш елда Татарстанда мәктәпләрдә һәм башка мәгариф учреждениеләрендә 19 янгын чыккан, ә быел исә шундый дүрт очрак теркәлгән. 2024 елның 12 февралендә Чаллыда 43 нче урта мәктәп бинасында янгын чыккан. Янгынның сәбәбе - беренче сыйныф укучысының шуклыгы, янгынның мәйданы 1 квадрат метр тәшкил иткән. Моннан тыш, спикер ассызыклаганча, быел Россия мәгариф учреждениеләрендә янгыннар саны 6,5%ка арткан. Барлыгы быел 181 шундый янгын теркәлгән, узган елның шул ук чорында аларның саны 170 тәшкил иткән. "Гомуми белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү кысаларында янгын күзәтчелеге органнары тарафыннан 1400дән артык профилактик визит үткәрелде. Нәтиҗәдә 70 объектта 107 хокук бозу очрагы ачыкланган. Үткәрелгән анализ күрсәткәнчә, шактый матди кертемнәргә карамастан, аерым учреждениеләрнең торышы таләп ителгән янгын куркынычсызлыгы дәрәҗәсен тәэмин итми», – дип хәбәр итте Максим Трущин. Иң күп хокук бозулар Менделеевск, Лаеш һәм Әлмәт районнарында ачыкланган, диде ул. Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, уздырылган профилактик чаралар нәтиҗәләре буенча 20 август – 1 сентябрьгә кадәр үтәлергә тиешле 358 мәктәпкә күрсәтмәләр бирелгән. «Сигез мәктәп аларны вакытында үтәмәде, моның сәбәпләренең берсе – ремонт тәмамланмаган, аны уку елы башлануга тәмамларга кирәк», - дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International