Алексей Песошин: Мәгариф, фән һәм сәнәгать арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекнең барлык инструментларын актив файдаланырга кирәк

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Казан авиазаводы мәйданчыгында Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе Советының киңәйтелгән утырышы узды. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Очрашуда катнашучылар республиканың фәнни-технологик үсеше дәүләт программасын гамәлгә ашыру, югары уку йортлары һәм фәнни оешмаларның сәнәгать предприятиеләре белән үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Алексей Песошин искәрткәнчә, Россия Президенты Указы нигезендә 2022-2031 еллар илдә Фән һәм технологияләр унъеллыгы дип игълан ителде. Моннан тыш, Татарстан Рәисе Указы нигезендә 2024 ел республикада Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. 

"Республика дәрәҗәсендә фәнни-технологик үсеш буенча дәүләт программасы кабул ителде һәм бүген гамәлгә ашырыла. Республиканың биш югары уку йорты „Приоритет-2030“ стратегик академик лидерлык федераль программасында катнаша. Анда катнашуның мәҗбүри шарты - вузларның икътисадның реаль секторы предприятиеләре белән багланышлары", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы. 

Югары белем һәм сәнәгать предприятиеләре кооперациясе максатларында Татарстан Республикасы «Алдынгы инженерлык мәктәпләре» федераль проектын гамәлгә ашыруда катнаша. "Бүген булган бар нәрсәдән актив файдаланырга һәм мәгариф, фән һәм сәнәгать арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм кооперацион элемтәләрнең яңа инструментларын булдырырга кирәк", - дип билгеләде Алексей Песошин. 

ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов үз чыгышында фәнни-мәгариф оешмалары һәм икътисадның реаль секторы предприятиеләре арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен билгеләде. Алар арасында югары технологияле эшкуарлык өлкәсендә хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген күтәрү, интеллектуаль милек базарын үстерү, республика сәнәгать предприятиеләренең перспектив проектларына ярдәм итү. 

Рифкать Миңнеханов Татарстанда патент активлыгын арттыруның мөһимлеген билгеләп үтте. 2023 елда уйлап табучылар активлыгы коэффициенты 3,11 тәшкил итте-4 ел эчендә иң югары күрсәткеч. Узган ел барлыгы 1382 гариза бирелгән, шуларның 1081е патент алган.  

ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, якындагы 7 елга сәнәгать тармаклары буенча кадрлар әзерләүгә ихтыяҗ 58,8 мең кеше күләмендә бәяләнә. Шул исәптән квалификацияле эшчеләр әзерләү буенча – 33 мең кеше, урта звено белгечләре – 14 мең, югары белемле белгечләр – 12 мең. 

Киләсе елга сәнәгать өчен 9 меңнән артык кеше әзерләү таләп ителә. Таләп ителгән персоналның 80% ы диярлек - эшче куллар һәм урта звено белгечләре. Ә югары белемле белгечләр таләп ителгән күләмнең биштән бер өлешен генә алып тора. Кадрлар җитмәү машина төзелешендә, авиатөзелештә һәм суднолар төзелешендә аеруча зур күзәтелә.

Министр билгеләп үткәнчә, кадрлар белән тәэмин ителеш тудырылган шартларга бәйле. Мәгариф оешмалары һәм заводлар каршында персоналны урнаштыру өчен тулай тораклар төзү зарур. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы «Алабуга-Политех» һәм «КАМАЗ»ның уңай үрнәкләрен билгеләп үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International