7 ай йомгаклары буенча Татарстан Республикасының тулаем төбәк продукты 2 трлн 892 млрд сум тәшкил итте

2024 елның 6 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында 2025-2027 елларга Республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразының, шулай ук 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар планлы чорына Татарстанның берләштерелгән бюджеты һәм ТР ММИ Территориаль фонды бюджеты фаразының төп параметрларын карадылар. Эштә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырыш республика Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразы параметрлары әйдәп баручы предприятиеләрнең, тармак министрлыкларының һәм муниципаль берәмлекләрнең фараз күрсәткечләрен, шулай ук илкүләм проектларның һәм стратегик бурычларның ил Президенты һәм Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан билгеләнгән күрсәткечләрен исәпкә алып формалаштырылган. "Предприятиеләр һәм оешмаларның тотрыклы эшләве, федераль һәм республика ярдәм чаралары нәтиҗәсендә республика икътисады үсеш күрсәтә. Оператив штаб кысаларында барлык хакимият органнары һәм оешмаларның җайга салынган эше дәвам итә», - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. 7 ай нәтиҗәләре буенча республиканың тулаем төбәк продукты, бәяләүләр буенча, 2 трлн 892 млрд сум яисә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 101,8% тәшкил итә. Сәнәгать җитештерүе индексы - 101,5%. Төяп озатылган продукция күләме - 3 трлн сум. Республика икътисадына һәм социаль өлкәсенә беренче яртыеллыкта 521,5 млрд сум күләмендә инвестицияләр җәлеп ителгән. "Республиканың социаль-икътисадый сәясәте өстенлеге - һәр кешенең тормыш сыйфатын күтәрү. Фаразланган чорда безгә кайбер системалы мәсьәләләрне, беренче чиратта, яңа илкүләм проектларны, дәүләт һәм республика программаларын һәм Татарстанның социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга юнәлдерелгән башка чараларны гамәлгә ашыру кысаларында хәл итәргә кирәк булачак", - дип өстәде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы. Нотыгы кысаларында вице-премьер - республика икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, республиканың оператив штабы предприятиеләр белән социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү һәм икътисадны үстерү, аларның ярдәм чараларында катнашуы буенча җайга салынган эш оештырылган. Быел республиканың система булдыручы оешмалары 53 млрд сумга якын федераль ярдәм чаралары алган. Кече һәм урта бизнес предприятиеләренә 54 млрд сумнан артык ярдәм күрсәтелгән. 2025 елда тулаем төбәк продукты 102,9% дәрәҗәсендә фаразлана. Республика икътисады структурасында иң зур өлешне сәнәгать алып тора. Предприятиеләрнең планнарын гамәлгә ашыруны исәпкә алып, сәнәгать җитештерүе индексы 2025 елда 103,1% дәрәҗәсендә фаразлана. Агымдагы елның 7 ае нәтиҗәләре буенча тармак министрлыклары тарафыннан баланс комиссияләренең 172 утырышы уздырылган, аларда 3805 оешма каралган. Шул ук вакытта оешмаларның 83%ы - салым бурычы мәсьәләләре буенча һәм 12%ы гына эшчәнлекнең финанс нәтиҗәләре буенча каралган. Шул ук вакытта салым бурычлары оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлегенең начараюы нәтиҗәсе булып тора. 2025 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, фаразларга караганда, 100,8% тәшкил итәчәк. 2026-2027 елларда авыл хуҗалыгы продукциясенең үсеш темплары тармак дәүләт программасы нигезендә 101,3% дәрәҗәсендә каралган. Фаразланган чорда кулланучылар активлыгы артуы көтелә. Ваклап сату әйләнеше 103,1-103,6% дәрәҗәсендә фаразлана. Төзелеш эшләре күләме, торак, сәнәгать һәм инфраструктура төзелешендә планлаштырылган күләмнәрне исәпкә алып, 102-104% дәрәҗәсендә фаразлана. Торак төзелешендә фараз 2025-2027 елларда 9 млн 425 мең кв.метр торакн файдалануга тапшыруны күздә тота. Инвестиция проектларын гамәлгә ашыру социаль-икътисадый үсеш фаразын тәэмин итүдә төп факторларның берсе булып тора. Ил Президенты Указы нигезендә төп капиталга инвестицияләр үсеше буенча 2030 елга 60%ка максатчан күрсәткеч билгеләнгән. Бәяләү буенча төп капиталга инвестицияләр күләме 2024 елда предприятиеләр мәгълүматлары буенча якынча 1 трлн 335 млрд сум тәшкил итәчәк. 2025 елга фараз - 1 трлн 487 млрд сум. Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, 1 августка берләштерелгән бюджет керемнәр буенча планлы еллык күрсәткечләре 71%ка үтәлгән. Керемнәр бюджетның барлык дәрәҗәләренә дә тәэмин ителә, ләкин мөмкин булган күләмдә түгел. Табышка салым буенча, сигез ай эчендә оператив мәгълүматлар буенча, узган ел белән чагыштырганда керемнәр 10,4 млрд сумга кимегән. Моның белән беррәттән бюджет кытлыгын каплау мәсьәләсе дә актуаль. ТР Премьер-министры салымнар буенча бурычларны киметү чараларын күрергә өндәде. Август башына салым бурычы 12,2 млрд сум тәшкил иткән, бу үткән ел белән чагыштырганда 3 млрд сумга кимрәк. Алдагы 3 елга бюджет социаль-икътисадый үсеш фаразыннан һәм 2027 елга кадәр республиканың бюджет һәм салым сәясәте юнәлешләреннән чыгып исәпләнгән. Бюджет дәүләт программалары ярдәмендә гамәлгә ашырылачак, аларның чыгымнары өлеше 2025 елда 91,3% тәшкил итәчәк. Программалар составында илкүләм проектлар кысаларында чаралар каралган. Федераль үзәк акчаларны конкрет илкүләм проектлар буенча бүлгәннән соң, республика бюджеты составына өстәмә рәвештә чыгымнарның тиешле күләмнәре кертеләчәк. "Бюджет элеккечә үк социаль юнәлешле характерда. Бу барлык чыгымнарның гомуми күләменең 84%ы чамасы. Барлык социаль йөкләмәләрне дә тулы күләмдә һәм тиешле сыйфат дәрәҗәсе белән тәэмин итәргә кирәк", - диде Алексей Песошин. Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары - Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов 2025 елга һәм 2026-2027 еллар планлы чорына бюджетның фаразланган күрсәткечләрен тәкъдим итте. Әйтик, табышка салымның фаразланган керемен анализлау буенча 2025 елда - 128 млрд сум, 2026 елда - 130,3 млрд сум, 2027 елда - 135,6 млрд сум. ТР берләштерелгән бюджетына физик затлар кеременә салым 2025 елга 186 млрд сум булыр дип фаразлана, 2026 елга - 199,9 млрд сум, 2027 елга - 213,8 млрд сум. 2025 елга Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар керү фаразы 45 млрд сум тәшкил итә, 2026 елга - 46,6 млрд сум, 2027 елга - 48,4 млрд сум. 2025 елда оешмалар милкенә салым 41,6 млрд сум күләмендә фаразлана, 2026 елда - 43,5 млрд сум, 2027 елда - 45,9 млрд сум. 2025 елга транспорт салымы 7,3 млрд сум күләмендә бәяләнә, 2026 елга - 7,5 млрд сум, 2027 елга - 7,7 млрд сум. Җыелма керемгә салым буенча керем 2025 елга 35 млрд сум булыр дип фаразлана, 2026 елга - 36,4 млрд сум, 2027 елга - 37,8 млрд сум. Тулысынча муниципаль берәмлекләр бюджетларына күчерелә торган физик затлар милкенә салым 2025 елга - 3 млрд сум, 2026 елга - 3,1 млрд сум, 2027 елга - 3,2 млрд сум дип бәяләнә. Берләштерелгән бюджетның салым булмаган керемнәре 2025 елга - 29,7 млрд сум, 2026 елга - 29,9 млрд сум, 2027 елга 30,1 млрд сум булыр дип фаразлана. 2025 елга берләштерелгән бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәренең гомуми күләме - 512,1 млрд сум, 2026 елга - 542,5 млрд сум, 2027 елга 570,2 млрд сум булыр дип фаразлана. 2025 елга Татарстанның берләштерелгән бюджеты чыгымнарының гомуми күләме - 525,6 млрд сум, 2026 елга - 555,5 млрд сум, 2027 елга 582,6 млрд сум булыр дип фаразлана. 2025 елга берләштерелгән бюджет дефициты 13,5 млрд сум күләмендә фаразлана, 2026 елга - 13 млрд сум, 2027 елга - 12,4 млрд сум. Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды директоры Алсу Мифтахова хәбәр иткәнчә, 2025 елда Фонд бюджеты керемнәре 85,9 млрд сум күләмендә планлаштырыла, агымдагы елга карата үсеш 6,3 млрд сум яки 8%. Керем өлеше ике төп чыганактан: ММИ федераль фонды бюджетыннан субвенцияләрдән һәм республика бюджетыннан бюджетара трансфертлардан формалаша. Федераль фонд субвенциясе 73,4 млрд сум күләмендә фаразлана, агымдагы ел дәрәҗәсенә карата үсеш 5 млрд сум яисә 7,3%. Федераль фонд субвенциясе составында 28% яисә 20,5 млрд сум Татарстан Республикасы бюджетыннан эшләмәүче халыкның ММИ өчен күчерелгән акчалары тәшкил итә. Республика бюджетыннан бюджетара трансфертлар 11,3 млрд сум күләмендә планлаштырылган. Фонд бюджетының чыгым өлеше федераль макроикътисадый индекс-дефляторларны исәпкә алып формалаштырылган. Җиткерелгән сценарий шартларыннан һәм фаразлана торган керемнәрдән чыгып, 2025 елга дәүләт гарантияләре программасы чараларын гамәлгә ашыруга чыгымнар 85,9 млрд сум күләмендә планлаштырыла. Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, ел саен бюджетны әзерләү эше кытлык шартларында алып барыла. Елдан-ел аның күләме кими бара. Шуның белән бергә, дәүләт финансларын савыктыруның төп юнәлешләренә: бюджетның тулаем керем өлешен үтәүне тәэмин итүгә, һәр керем чыганагын сыйфатлы үтәүгә, бюджет акчаларын максатчан, тулы, үз вакытында һәм нәтиҗәле үзләштерүгә һәм дәүләт бурычын киметүгә җитди игътибар бирергә кирәк. «Бу чараларны уздыру нәтиҗәсендә бюджетның кытлыктан гайре үтәлешен һәм агымдагы ел нәтиҗәләре буенча аның баланслы булуын тәэмин итәргә кирәк», - дип өстәде Татарстан Республикасы Премьер-министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International