Татарстанда 1 млн 308 мең га, ягъни пландагы мәйданнарның 99%ы суктырылган, 3 млн 645 мең тонна ашлык суктырылган

2024 елның 21 сентябре, шимбә

Татарстанда 1 млн 308 мең га, ягъни пландагы мәйданнарның 99%ы суктырылган, 3 млн 645 мең тонна ашлык суктырылган Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыю төгәлләнеп килә, 1 млн 308 мең га мәйданда суктырылган, ягъни пландагы мәйданнарның 99%ы.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә гадәттәгечә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Республикада 3 млн. 645 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш - гектардан 27,9 центнер. Бүген 26 район бөртеклеләрне тулысынча җыеп бетергән. Рапс җыю дәвам итә, аның мәйданы 165 мең га. бүгенгә 98 мең га, ягъни 60%ы суктырылган, уңыш - 20,6 ц/га. Моннан тыш, 11 районның 9ында шикәр чөгендере казыла. Бүгенгә 13,5 мең га чыгарылган, бу барлык мәйданның 24%ын тәшкил итә. Уңыш - гектардан 432 центнер. Республикада ике шикәр заводы да җитештерү куәтенә чыккан - тәүлеккә 12,5 мең тоннадан артык чимал эшкәртелә. Бүгенгә 246 мең тонна эшкәртелгән, 29 мең тонна яңа шикәр җитештерелгән. Шикәрлелек уртача 16,5% чамасы.

Бүгенгә көзге культуралар 445 мең га мәйданда чәчелгән, бу пландагы мәйданнарның 90%ын тәшкил итә. 20 сентябрьгә туфракны төп эшкәртү 813 мең га мәйданда башкарылган, бу планнан 49%ын тәшкил итә (план - 1,66 млн. га).

Терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, бүгенгә республика буенча шартлыча бер башка 25,4 центнер азык әзерләнгән, бу планнан 64% тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы берәмлекләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп,

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы алардан терлек азыгы әзерләү буенча ике сменалы эш оештыруларын һәм терлек азыгы әзерләүне мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә төгәлләүләрен сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International