Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2008-2009 уку елында чит илдә Татарстан икътисады өчен кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү программасына республика бюджетыннан 150 млн. сум бүлеп бирелгән
2008 елның 5 ноябре, чәршәмбе
2008-2009 уку елында республика икътисады өчен кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләүнең хөкүмәт программасы кысаларында Татарстан Республикасыннан 450 дән артык кеше Россия һәм чит ил югары уку йортларына укырга җибәрелде. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының традицион брифингында Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.
Уку өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын алганнар арасында 90 кеше – Татарстан югары уку йортлары студентлары, 40 тан артык кеше – дәүләт һәм муниципаль учреждение белгечләре.
Быел программаны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан якынча 150 млн. сум бүлеп бирелгән (2007 елда – 103 млн. сум). Андрей Поминов сүзләренә караганда, чит илдә кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү программасына 2008 елда башта 107 млн. сум бүлеп бирү күздә тотылган була, ләкин программаның юнәлешләре киңәйтелүгә бәйле рәвештә, финанслау да арттырылган.
Әйтик, студент, аспирант һәм яшь галимнәрдән, шулай ук профессор-укытучылар составы, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр белгечләреннән тыш, программа кысаларында чит тел укытучылары (нигездә, инглиз теле), “перспектив технологияләр буенча проект төркемнәре” һәм “физкультура, спорт һәм туристлык өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр” категориясендәге белгечләр укытылачак (2013 ел Универсиадасына кадрлар әзерләү кысаларында).
Андрей Поминов журналистларга инде бу уку елында ук 11 кешенең нанотехнологияләр өлкәсендә укыр өчен чит илгә җибәрелүен хәбәр итте; Универсиада-2013 кә әзерләнү өчен, Лесгафт исемендәге Санкт-Петербург физкультура институтына 24 белгеч (тренерлар составы) җибәрелгән.
2013 елга кадәр чит илдә кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү программасы кысаларында спорт өлкәсендә генә түгел, туристлык, сервис һ.б. өлкәләрдә дә белгечләр укыту күздә тотыла.
Чит илдә стажировка үткән грант алучылар укуны дәвам итү (нигезләү белән) - икенче елга калу хокукыннан да файдалана алган. Бу мөмкинлектән 30 дан артык кеше файдаланган.
“Программаны тормышка ашыру дәверендә (2006 елдан башлап) анда 900 дән артык кеше катнашты”, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары.
2008 елның язында республикада “Алгарыш” программасын тәмамлаучылар ассоциациясе төзелде.
Журналистларга ассоциация президенты Алсу Газизова хәбәр иткәнчә, 2009 елда “Алгарыш”ны тәмамлаучылар форумын үткәрү күздә тотыла. Киләчәктә мондый форумнарны ел саен үткәрү планлаштырыла.
Чит илдә Татарстан Республикасы икътисады өчен кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләүнең республика программасы турында тулырак мәгълүматны интернетта табарга була (www.mon.tatar.ru , www.alga.tatar.ru).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз