Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин: Төзелеш программалары тулы куәтенә гамәлгә ашырыла - әзер объектлар атна саен файдалануга тапшырыла

2024 елның 28 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасында төзелеш программалары тулы куәтенә гамәлгә ашырыла - әзер объектлар атна саен файдалануга тапшырыла.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы җитештерүдә имгәнү очраклары һәм хезмәтне саклау чаралары турында мәгълүмат китерде. 2024 ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар вәкилләре тарафыннан 2200 тикшерү уздырылган, аларның нәтиҗәләре буенча 713 тапкыр дисциплинар йогынты чаралары кулланылган. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ел башыннан бирле административ җаваплылык турында 109 карар чыгарган. Гомумән алганда, быел ведомство белгечләре төзелеш мәйданчыкларында 1 090 тапкыр булганнар. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе гыйнвардан бирле 404 контроль-күзәтчелек чарасы уздырган.

Аннары министр торак тапшыру буенча саннар китерде. 28 сентябрьгә гомуми план 92%ка үтәлгән - 2 млн 885 мең кв. м. тапшырылган. Әйтик, коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 47%ы тапшырылган: бу гомуми мәйданы 698 мең кв. м. булган 110 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека буенча план 78%ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 29ы файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы - 126 мең кв. м. Шәхси торак төзелеше буенча бүгенгә еллык план 136%ка арттырып үтәлгән. 2 млн 60 мең кв. м мәйданлы 15 мең 262 йорт файдалануга тапшырылган.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, ятим балаларны торак белән тәэмин итү өчен 23 муниципаль берәмлектә 521 торак урын алуга 4 дәүләт контракты төзелгән.

Рөстәм Миңнеханов ятим балаларны торак белән тәэмин итүнең барышы белән кызыксынды һәм бу мәсьәләне даими контрольдә тотарга кирәклеген билгеләп үтте.

2024 ел программасына кертелгән 84 яшь гаиләдән 83 гаилә субсидия акчасыннан файдаланган, калган гаиләләр торак базарында фатир сайлау дәвам итә. «5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләр» категориясендә бүгенгә 28 сертификатның 21е 1 836 кв. м мәйданда сатылган. Сертификатлар алган башка гаиләләр буенча хәзерге вакытта Дәүләт торак фонды тарафыннан торак урыннары сайлау буенча эш алып барыла.

Марат Айзатуллин, социаль объектлар һәм инженерлык инфраструктурасы программалары турында сөйләде. «Торак» федераль программасы буенча 4 объект эштә кала, аларның үтәлеше 69% тәшкил итә, дип хәбәр итте. Мәгариф учреждениеләреннән бүген Кукмара районында башлангыч сыйныфлар бинасы буенча төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә (үтәлеш - 70%), 6 балалар бакчасы буенча (үтәлеш - 87%). «Сәламәтлек саклау" тармагында 53 объектның 5сендә эшләр дәвам итә (үтәлеш - 60%). Бу атнада 48 фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тулысынча төгәлләнгән. Спорт өлкәсендә 3 футбол манежы (үтәлеше - 76%), Алабугада бер универсаль спорт мәйданчыгы (үтәлеше - 98%) эштә кала. Бу атнада Түбән Камада программа буенча бер объект төгәлләнгән.

Моннан тыш, Кукмара шәһәрендә - чаңгы-роллер трассасы һәм Апасшәһәр тибындагы футбол кырының административ бинасы төзелеше 76% тәшкил итә. Яшьләр сәясәте буенча 6 балаларны савыктыру лагереннан дүртесе эштә кала (үтәлеш - 57%). «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль программасы буенча төзелә торган Балык Бистәсе штп дагы яшьләр үзәгендә эшләр 58%кабашкарылган. «Мәдәният» тармагының өч объекты буенча үтәлеш 84% тәшкил итә. «Экология» тармагы объектлары буенча биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча 94% ка эшләр башкарылган; ләм кырларын рекультивацияләү буенча - 72%ка.

Бу атнада Саба районының Шәмәрдән авылында нефтьле пычранулар аркасында бозылган җирләрне рекультивацияләү эшләре төгәлләнгән. 64 җәмәгать киңлеген төзекләндерү буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 90% тәшкил итә. Соңгы 2 атнада 11 муниципаль берәмлектә 13 объектны төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. Республиканың инженерлык инфраструктурасын яңаоту дәвам итә. Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү программасы буенча үтәлеш 87%ка җиткән. Узган ике атнада 12 муниципалитетта 15 объект буенча эшләр төгәлләнгән. Су агызу системалары челтәрләрен һәм корылмаларын төзү, реконструкцияләү программасы 73%ка үтәлгән. Узган ике атнада Балтач һәм Зеленодольск районнарында ике объект буенча эшләр төгәлләнгән. Моннан тыш, төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләменең 95%ы газ бүлү челтәрләрен һәм йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү программасы буенча тәмамланган. Урамнарны яктыртуны торгызу программасы 91%ка гамәлгә ашырылган. Бу атнада Казанда һәм Ютазы районында 31 объект буенча эшләр төгәлләнгән Федераль өлеш буенча «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» программасы 96%ка үтәлгән (инженерлык инфраструктурасы объектлары төзелә). 7 объектның 4се эштә кала.

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 93% тәшкил итә. Хәзерге вакытта подрядчылар 21 объектта эшли. Узган ике атнада Сарман һәм Әгерҗе районнарында һәм Казанда объектларда эшләр төгәлләнгән. Чыгышының азагында Марат Айзатуллин алдагы җылы бирү чорына әзерлек турында сөйләде. «Торак фонды мониторингы» системасы мәгълүматлары буенча, бүген республикада объектларның гомуми әзерлек проценты 99,61% тәшкил итә. Социаль-мәдәни өлкә объектлары тулысынча әзер. Калган тармаклар буенча вәзгыять түбәндәгечә. Торак фондында әзерлек паспортлары 99%ка рәсмиләштерелгән. Эшләр 11 муниципаль берәмлектә 66 объект буенча дәвам итә. Котельныйларның әзерлеге 99% тәшкил итә. Казанда 40 объект эштә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International