Татарстан Премьер-министры республика халкын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.

"Татарстан Республикасының кадерле ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык өлкән буын вәкилләренә олы рәхмәтемне җиткерәм, Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм! Бу иң ихлас күңелле һәм чын-чынлап изге бәйрәмнәрнең берсе. Ул безгә һәр ветеранга тагын бер кат ихтирам, илтифат һәм рәхмәт белдерергә мөмкинлек бирә. Сез республикабызның чәчәк атуына нигез салдыгыз, ул заманча чакырулар һәм кризис күренешләре шартларында барлык вәгъдә ителгән социаль гарантияләрне тәэмин итеп, икътисадтагы тотрыклы вәзгыятьне сакларга мөмкинлек бирә. Сезнең Татарстанның сәяси һәм эшлекле тормышының барлык өлкәләрен үстерүгә керткән зур өлешегез республиканы Россия Федерациясенең динамик үсештә булган һәм прогрессив субъектларының берсе итте. Яшегез өлкән булуга карамастан, сезнең күбегез иҗади һәм хезмәт эшчәнлеген ташламаган, иҗтимагый-сәяси тормышта катнашуларын, яшьләрне тәрбияләүгә өлеш кертүләрен дәвам итәләр. Сезгә хас ихтыяр, энергия, актив гражданлык позициясе һәм кешелеклелек киләчәк буыннар өчен уңай үрнәк булып тора. Сезгә чын күңелдән бәхет, иминлек, нык сәламәтлек, озын гомер һәм тормышка сүнмәс кызыксыну телим! Сезнең якты һәм шатлыклы көннәрегез мөмкин кадәр күбрәк булсын!».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International