Алексей Песошин: Кадрлар җитмәү шартларында җитештерүләрне роботлаштыру стратегик характер ала

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

РФ Президенты Администрациясе Җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Татарстанга эш сәфәренә килделәр.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин озатуында делегация Иннополиста булды, анда бу көннәрдә Digital Innopolis Days & Innopolis AI Conference халыкара форумы уза. Форум ясалма интеллект, робототехника, мәгариф һәм кадрлар әзерләүдәге инновацияләр өлкәсендәге кейсларга юнәлтелгән. ИТ-шәһәргә килгәч, делегация Иннополис Университетында булды, анда республика вице-премьеры Роман Шәйхетдинов Иннополис инновацион үзәге үсеше тарихы, яңа шәһәр мохите һәм фән шәһәре инфраструктурасы формалашуы турында сөйләде. Ул кунакларга фәнни һәм мәгариф проектларын үстерү, яңа үтәли технологияләр һәм карарлар эшләү, Иннополис Университетының агымдагы эшчәнлеге, алдынгы инженерлык мәктәбе проектын гамәлгә ашыру турында аерым мәгълүмат бирде.

Роман Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, «Иннополис» МИЗда 338 компания уңышлы эшли. Инвестицияләрнең гомуми күләме 174,1 млрд сумнан артып киткән, 9,8 мең эш урыны булдырылган. Узган ел барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләүләре 8,13 млрд сум тәшкил иткән. Аннары кунаклар Яндексның пилотсыз таксиын сынап карадылар, Попов исемендәге технопаркка барып җиттеләр. Биредә форумның пленар утырышы узды, аның кысаларында катнашучылар Россияне роботлаштыру перспективалары турында фикер алыштылар.

Алексей Песошин ассызыклаганча, бүген илнең сәнәгать өлкәсендә квалификацияле кадрлар җитмәү мәсьәләсе кискен тора. Бу шартларда җитештерүләрне роботлаштыру стратегик характер ала. "Ил җитәкчелеге тарафыннан предприятиеләрдә роботлар санын арттыру бурычы куелды. Шул ук вакытта продукциянең үзкыйммәте зыян күрергә тиеш түгел, шулай ук халыкның мәшгульлеге дә сакланып калган. Бу шактый комплекслы эш", - диде республика Хөкүмәте башлыгы. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан - сәнәгый яктан алга киткән төбәк, аның зур икътисадый потенциалы бар. Узган ел нәтиҗәләре буенча республиканың тулаем төбәк продукты 4 трлн 320 млрд сум тәшкил иткән. Быелгы максат - 5 трлн сум. «Барлык кыенлыкларга да карамастан, без әлеге күрсәткечләргә ирешә алачагыбызга ышанабыз",- диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.

РФ Президенты Администрациясе Җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин ассызыклаганча, автоматлаштыру отышлырак кына булачак. Өстәвенә, роботлар җитештерүчеләр өчен дә, аларны гамәлгә кертү буенча да зур ярдәм пакеты эшли. Антон Алиханов билгеләп үткәнчә, роботлаштыру дәрәҗәсенең дөньякүләм үсеш темпы уртача 5-6% тәшкил итә. Россиядә бүгенге көндә 10 мең хезмәткәргә 19 сәнәгать роботы исәпләнә. Шул ук вакытта РФ Президенты 2030 елга 85 мең робот кертү бурычын куйды. Моңа бәйле рәвештә РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы кайбер бурычларны билгеләде. Аерым алганда, үзебезнең роботлар җитештерүне арттырырга, шулай ук предприятие җитәкчеләренең әлеге мәсьәләгә мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәк.

РФ Фән һәм югары белем министры кадрлар әзерләү темасына аерым тукталды. "Технологик үзгәрешләрнең тизлеге шулкадәр гаять зур ки, теләсә нинди белем бирү программасы бик тиз искерә. Шуңа күрә университетлар эшен эш бирүче ихтыяҗларыннан хроник рәвештә артта калмаслык итеп оештыру мөһим. Технологик үсешнең бүгенге темпларын исәпкә алып, югары уку йорты индустриянең гамәлдәге форматына да, әлегә булмаган нәрсәләргә дә белгечләр әзерли белергә тиеш. Шуңа күрә без бүген югары белем бирү системасын трансформацияләү һәм яңартуның зур юлыннан киттек", - диде Валерий Фальков.

Аннары кунаклар «ИнноПарк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта булдылар. «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов хәбәр иткәнчә, «ИнноПарк» Россиядә югары технологияләр өлкәсендә беренче технопарк, аны төзүгә чыгымнарны каплау РФ ПП №1119 кысаларында гамәлгә ашырыла. Бүген аның территориясендә 27 компания эшли, шул исәптән югары технологияле проектларны гамәлгә ашырыра. Алар арасында - Иннополис Университетының халыкара компетенцияләр үзәге, «ТА-информацион технологияләр» («ТА-ит») Россия-Кытай предприятиесенең телекоммуникация һәм ИТ-җиһазлар җитештерү, «Монтанум» («Проект24») компаниясенең бина торгызу һәм чыгымнарны киметү өчен төзелешне автоматлаштыру комплексы, «РУСДРОНОПОРТ» компаниясенең Россия базарында беренче тапкыр дронопортларны серияле җитештерү, Ozon Tech конвейер системаларын автоматлаштыру, «Марс технологии» компаниясенең гадәттән тыш хәлләр вакытында халыкка хәбәр итү системалары өчен программа-аппарат комплексларын эшләү һәм җитештерү.

Делегация Иннополис Университетының индустриаль үзәкләренең инновацион продуктлары белән танышты. Аннары Иннополис Университетының җитештерү мәйданчыгында Россия робот техникасы базарында катнашучылар, сәнәгать роботлары җитештерүчеләр һәм интеграторлары белән киңәшмә узды.

Алексей Песошин ассызыклаганча, бүген Татарстанда робот җитештерүчеләр бар, робот техникасы һәм ИТ-өлкәдә куәтле мәгариф инфраструктурасы булдырылган. "Төп бурыч - безнең ил өчен сәнәгать роботлары җитештерү буенча яңа тармак булдыру. Үзебезнең роботАлексей Песошин ассызыклаганча, бүген Татарстанда робот җитештерүчеләр бар, робот техникасы һәм ИТ-өлкәдә куәтле мәгариф инфраструктурасы булдырылган. "Төп бурыч - безнең ил өчен сәнәгать роботлары җитештерү буенча яңа тармак булдыру. Үзебезнең робот техникасы җитештерүчеләренә стратегик ярдәм күрсәтүне тәэмин итәргә кирәк. Бүген технологик-катлаулы роботлар булдыру процессы озак вакыт ала һәм шактый инвестицияләр таләп итә. Эшләүчеләр һәм җитештерүчеләр өчен төп фактор булып эшләнә торган продукциягә тотрыклы ихтыяҗ тора. Сәнәгать предприятиеләренең ихтыяҗларын белү мөһим. Моңа бәйле рәвештә җитештерүчеләр һәм дәүләт корпорацияләре арасында даими хезмәттәшлекне тәэмин итү, эре предприятиеләр белән берлектә оешмаларның стратегик документларында роботлар кертүне һәм аларны сатып алуны күз алдында тоту мөһим», - дип билгеләп үтте республика Премьер-министры.

Киңәшмә кысаларында Алексей Песошин шулай ук Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Василий Осьмаковка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International