ТР Хөкүмәте Йортында банк секторында финанс мошенниклыгына каршы көрәш буенча брифинг узды

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында банк секторында финанс мошенниклыгына каршы тору мәсьәләләре буенча брифинг узды. РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең ТР буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин хәбәр иткәнчә, узган ел кибермошенниклар Россиялеләрдән 16 млрд сумга якын акча урлаган.

Быелның беренче алты аенда бу күрсәткеч 9 млрд сум тәшкил иткән. 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда югалтулар күләме 11%ка арткан. "Мондый хәлләр булмасын өчен Россия Банкы һәм финанс секторы нәрсә эшли? Барыннан да элек, бу техник характердагы чаралар. Тулаем алганда, 2023 елда ил буенча клиентлар счетларыннан 6 трлн сумга якын акча урлауның 35 млн омтылышына чик куелган. 2024 елның беренче яртыеллыгында банклар 30 миллионнан артык шундый омтылышны кире какканнар, 4 трлн сумнан артык урлауны булдырмый калганнар», - диде спикер. Мошенниклыкка каршы көрәштә новацияләр актив эшләнә.

Әйтик, 2024 елның июлендә Россия Банкы катнашында эшләнгән закон үз көченә керде. Ул кешеләрне кибермошенниклардан яклауны көчәйтүгә һәм банкларның финанс җаваплылыгын арттыруга юнәлдерелгән. Моннан соң банклар, әгәр акча алучы турындагы мәгълүмат Россия Банкының мошенниклык операцияләре омтылышлары турындагы махсус мәгълүмат базасында булса, күчерүләрне ике көнгә туктатып торырга тиеш. Операцияне туктату сәбәпләре турында банк клиентка хәбәр итәчәк. Әгәр банк әлеге базадан счетка акча күчерүне туктатмаса, аңа зыян күрүченең гаризасын алганнан соң 30 календарь көн эчендә клиентка акчаны кайтарырга туры киләчәк.

Банклар шулай ук акча күчерүләрне туктатырга һәм клиентны кисәтергә тиеш, әгәр мошенниклык операцияләре билгеләре сизелсә, акча күчерү явыз ният белән башкарыла дип каралырга мөмкин. Мондый билгеләр Россия Банкы тарафыннан билгеләнгән. Мәсәлән, кеше түләүләрне үзе өчен типик булмаган вакытта үткәрә. Яки акча алучыга карата җинаять эше кузгатылган булган. Ләкин әгәр дә кеше акча күчерүне раслый икән, банк аны Россия Банкы мәгълүмат базасында акча алучы турында белешмәләр булмаганда башкарачак. Моннан тыш, хәзер банклар урланган акчаларны чыгару һәм кулга алу белән шөгыльләнүче клиентларга дистанцион хезмәт күрсәтү мөмкинлеген туктаырга тиеш. Әгәр хокук саклау органнарыннан кешенең мошенниклык схемасында катнашуы турында белешмәләр алынса, аларның түләү инструментлары блокланачак.

Бу чаралар кешеләрне җинаятьчеләр гамәлләреннән яклауны көчәйтү өчен кирәк. Түләүнең электрон чараларын блоклау урланган акчаларны чыгару һәм кулга алу чылбырын өзәргә ярдәм итә. Шулай ук Россия Банкы элемтә операторлары, домен исемнәрен теркәүчеләр һәм мошенниклар куллана торган телефон номерларын һәм интернет-ресурсларны блоклау өчен вәкаләтле ведомстволар белән дә хезмәттәшлек итә. 2023 елда Россия Банкы элемтә операторларына 570 меңнән артык телефон номерын блоклау өчен җибәргән, алар ярдәмендә җинаятьчеләр гражданнардан акча урлаган. 2023 елда вәкаләтле органнар адресына аларны блоклау өчен 38 меңнән артык мошенник интернет-ресурслар турында мәгълүмат җибәрелгән. Шул исәптән социаль челтәрләрдә 4,5 меңгә якын мошенник битләренә (төркемнәренә) һәм 35 мошенник кушымтасына керү мөмкинлеген чикләү инициативасы куелган. 2024 елның беренче яртыеллыгында блоклауга 24,5 мең мошенник сайты һәм социаль челтәрләрдәге битләр турында мәгълүмат җибәрелгән, ә элемтә операторларына – җинаятьчеләр кулланган 100 меңнән артык телефон номеры турында мәгълүмат. ТР буенча ЭЭМ идарәсенең мошенниклыкны ачу бүлеге башлыгы урынбасары Рафаэль Мусаев хәбәр иткәнчә, 2024 елның 9 аенда Татарстан Республикасы эчке эшләр органнарында мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 25 мең 395 җинаять теркәлгән, бу узган елның шушы чорына караганда 44,8%ка югарырак, 4028 очрак тикшерелгән.

Соңгы елларда урлау очраклары ешайды, аларда җинаятьчеләр гражданнарга шалтыраталар, шул ук вакытта банкның иминлек хезмәте хезмәткәре булып үзләрен таныштыралар һәм зыян күрүчегә аның счетына рөхсәтсез керү турында хәбәр итәләр яки банклар исеменнән хәбәрләр тарату фактлары очрый. Алга таба, сөйләшү барышында мошенник банк картасының реквизитларын атауны сорый. Рафаэль Мусаев искәрткәнчә, бернинди шартларда да банк карталарына һәм счетларга керү парольләрен һәм кодларын атарга ярамый. Банк вәкилләренең берсе дә әлеге мәгълүматны сорамаячак. Спикер татарстанлыларны алдауның башка еш очрый торган ысуллары турында да сөйләде. Алар арасында «дәүләт хезмәтләре» аккаунтларын җимерүгә бәйле җинаятьләр үсеше; түләүсез белдерүләр сайтларында товарлар сатканда кылына торган мошенниклык; интернет кибетләре сайтларында товар сатып алганда кылынган мошенниклык; инвестицияләү, пассив хезмәт хакы алу, криптовалюта сатып алу сылтавы белән кылынган мошенниклык; социаль челтәрләрдә һәм һ. б. "Игътибарлы булырга, гамәлдәге мошенниклык схемалары турында күбрәк белергә кирәк. Туганнары, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, кәрәзле элемтә операторлары һәм банк учреждениеләре вәкилләре, танышлары һәм башка затлар белән телефон аша сөйләшү һәм интернет аша язышу барышында алынган мәгълүматның дөреслегенә инаныгыз. Ят кешеләр кем исеменнән эш итә, туганнарыгызга һәм танышларыгызга шалтыратыгыз. Аз гына шик булса, бу хакта кичекмәстән „02“ һәм „112“ телефоннары аша хокук саклау органнарына хәбәр итегез», - диде Рафаэль Мусаев.

Татарстан Республикасы Прокуратурасының тикшерү һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү бүлеге прокуроры Булат Галимуллин хәбәр иткәнчә, республикада көн саен 50гә якын кеше дистанцион урлаулар корбаны була, ә аларга китерелгән зыян аерым очракларда 20 млн сумга җитә. Бары тик хокук тәртибе органнары көче белән генә хәлне төзәтеп булмаячак, дип саный спикер, хакимиятнең барлык органнары, контроль хезмәтләре, банкларның уртак эше таләп ителә. «Халык белән эшне активлаштырырга, профилактик эшчәнлекне көчәйтергә кирәк", - диде ул.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, кагыйдә буларак, өлкән яшьтәге кешеләр мошенниклар корбаны була, дип билгеләп үтте. Шуңа күрә социаль яклау органнары алар белән даими рәвештә аңлату эшләре алып бара, финанс грамоталылыгын арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International