Шамил Гаффаров БРИКС саммиты турында: 33 ил вәкилләре үзләренең катнашуларын раслады

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Казанга БРИКС саммитына кем киләчәге, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның кем белән очрашачагы, башкалада нинди чикләүләр көтелүе һәм эре халыкара чара нәтиҗәләре буенча республика нәрсәгә өметләнүе турында сөйләделәр.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров Казанның эре халыкара делегацияләрне кабул итәчәген билгеләп үтте. Андыйлар беркайчан да Татарстанга гына түгел, гомумән Россиягә дә килмәде. «Үзләренең катнашуларын 33 ил вәкилләре раслады, аларның 24е - беренче затлар, тугызы икенче һәм өченче затлар дәрәҗәсендә булачак. Шулай ук Казан алты халыкара оешма кабул итәчәк. Республика башкаласына беренче тапкыр БМО Генераль секретаре Антониу Гутерриш киләчәк. Беркайчан да Татарстан, хәтта Россия дә мондый колачлы делегацияләрне кабул итмәде. Якын арада безнең ил территориясендә мондый зур вакыйгалар булмас дип уйлыйм, шуңа күрә мизгелдән файдаланырга һәм безнең барыбызның да шундый зур бәйрәмнең бер өлеше булуыбызга шатланырга кирәк», – дип белдерде ул. Саммитның төп объектлары: «Казан Экспо», Кремль, Казан Ратушасы һәм аэропорт булачак. Казанда барлыгы 86 объект каралган: 57 кунакханә, шулай ук санаторийлар һәм тулай тораклар, дип өстәде Шамил Гаффаров.

Ул искәрткәнчә, Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән 22-24 октябрь Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын һәм башка вазыйфаларны биләүче затлар, шулай ук Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары карамагындагы оешмалар хезмәткәрләре өчен ял көннәре дип игълан ителде.

Казанның югары уку йортларына һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә 7 октябрьдән 27 октябрьгә кадәр дистанцион укуга күчәргә тәкъдим ителде. Моннан тыш, мәктәп каникуллары 21-28 октябрьгә күчерелә (элек 28 октябрь – 6 ноябрьдә планлаштырылган иде). Саммитта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны киң программа көтә. Ул, Россия Президенты Владимир Путин чараларында катнашып кына калмыйча, чит дәүләтләрнең беренче затлары белән дә очрашачак, дип хәбәр итте ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев.

"Рөстәм Миңнехановның дәүләт башлыклары белән берничә очрашуы планлаштырылган. Хәзер без бу графикны формалаштырабыз, мөрәҗәгатьләр бар. Татарстан дөньяга кызыклы. Илләр хезмәттәшлекне үстерергә тели. Республика Рәисе, ничек кенә булмасын, саммит вакытында барлык дәүләт башлыклары белән сөйләшер дип уйлыйм», – дип аңлатты ул.

Игорь Савельев хәбәр иткәнчә, ислам дөньясы илләре җитәкчеләре, шулай ук Татарстанның төп сәүдә партнерлары бу очрашуларга аерым кызыксыну белдерә. Ул ассызыклаганча, Татарстан өчен БРИКС саммиты башка илләр белән элемтәләрне ныгыту гына түгел, ә яңаларын төзү мөмкинлеге дә булачак. «Казанда БРИКС саммитына әзерлек буенча алып барыла торган эш безнең тышкы элемтәләр мөмкинлекләрен киңәйтәчәк, товарларны алга таба чыгаруга һәм экспортлауга, алдынгы технологияләрне җәлеп итүгә, шулай ук логистика, фәнни-мәгариф, спорт, яшьләр һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәчәк», – дип билгеләде Игорь Савельев. Аның сүзләренчә, бу мөмкинлекне халыкара кунакларга Татарстанны, аның югары потенциалын күрсәтү һәм шул рәвешле дөньяга илебезнең күп төрлелеген, көчен һәм уникальлеген күрсәтү өчен файдаланырга кирәк.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Александр Мищихин хәбәр иткәнчә, БРИКС чорында чикләүләрнең бер өлеше кирәк булганда гына кертеләчәк һәм килеп туган юл вәзгыятенә бәйле булачак. "Казанга шактый күп дәрәҗәле кунаклар кабул итәргә туры киләчәген исәпкә алып, әлбәттә, без юлларда билгеле бер кыенлыклар фаразлыйбыз. Башкаланың барлык халкына шәхси планнарын тормышка ашырганда мөмкин булганча Казанда игълан ителгән ял көннәрен исәпкә алырга киңәш итәм», - диде спикер. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гаффаров хәбәр иткәнчә, БРИКС саммитына әзерлек шәһәр инфраструктурасына кертемнәрнең сизелерлек артуына китерде. 7,9 млрд сум бүлеп бирелгән, ул юлларга, төзекләндерүгә, челтәрләрне яңартуга һәм башкаларга киткән. Шуның белән бергә саммит үткәрү вакытында халыкара беркетмә һәм куркынычсызлык мәсьәләләре билгеле бер чикләүләр таләп итә. Әйтик, шәһәр җитәкчелеге бизнеска һәм коммерция структураларына хезмәткәрләргә саммит вакытында ял бирергә яки эшчеләрне читтән торып режимга күчерергә киңәш итә. Шулай ук спикер саммит вакытында нинди урамнар ябылачагын, җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы ничек үзгәрәчәген һәм кайда машина кую урыннары тыелачагын хәбәр итте. 

Рөстәм Гаффаров билгеләп үткәнчә, БРИКС саммиты көннәрендә сәламәтлек саклау учреждениеләре гадәти режимда эшен дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International