Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров соң культураларны җыюның барышы һәм 9 айда терлекчелек тармагына йомгаклар турында сөйләде

2024 елның 19 октябре, шимбә

Татарстан кырларында соң культураларны җыю дәвам итә. 212 мең га көнбагыш мәйданының 51,4 мең га яисә 24 %ын суктырасы бар. 50 мең гектардан 30,5 мең гектарда ашлык кукурузы җыясы кала, бу планнан 61% тәшкил итә, яшелчәләр – 110 га яисә планнан 6%.

Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров китерде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

55,6 мең га шикәр чөгендерен 12,8 мең га яисә планнан 23%ын җыеп аласы бар. Буа (3124 га), Тәтеш (2450 га), Сарман (2225 га) һәм Зәй (967 га) районнары хуҗалыкларына җитди эш күләме көтелә. Бүгенгә 1,9 млн. тонна шикәр чөгендере алынган (план 2,5 млн. тонна), уртача уңыш — 462 ц/га.

Төбәктә шулай ук шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Заводларга 876 мең тонна чимал кайтарылган, сезон башыннан 606 мең тонна эшкәртелгән, 83 мең тонна яңа шикәр җитештерелгән. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы быелның 9 аенда терлекчелек тармагына йомгаклар турында кыскача сөйләде.

Авыл хуҗалыгы оешмаларында авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан 126,9 млрд. сум табыш алынган, ягъни 2023 елга карата 117%. Шуның 71%ы терлекчелек продукциясен сатуга туры килә - 89,8 млрд.сум, узган елга карата үсеш 19%. Шул исәптән сөт сатудан – 42 млрд сумнан артык, терлек һәм кош итеннән - 38,1 млрд сум, йомырка сатудан – 8,4 млрд сум. 1 млн. 331 мең тонна сөт савылган, бу 2023 елга карата 106% тәшкил итә. 308 мең тонна терлек һәм кош ите алынган, узган елга карата 101%. Йомырка 984 млн. данә җитештерелгән, үсеш 4%. Сөт күләмен арттыру буенча алдынгылар рәтендә - Минзәлә, Кукмара, Балтач һәм Арча районнары. Министр хәбәр иткәнчә, республикада 9 айда сөт буенча гомуми үсеш 78 мең тонна тәшкил иткән, шуның 68 мең тоннасыннан артыгы - шушы дүрт районныкы.

Бу, беренче чиратта, яңа терлекчелек комплексларын файдалануга тапшыруга һәм таналар сатып алуга, шулай ук үзебездә үрчетү нәтиҗәсендә баш саны артуга бәйле. Быел 7120 башка исәпләнгән 9 сөтчелек комплексы сафка бастырылган. 26,5 мең сыерга исәпләнгән 35 инвестиция проекты гамәлгә ашыру стадиясендә, алар 2025-2026 елларда гамәлгә кертеләчәк. Шуның хисабына өстәмә 100 мең тонна сөт савып алу көтелә.

Агымдагы елда сөт терлекчелегенә ярдәмгә 3 млрд 347 млн сум бүлеп бирелгән, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетыннан - 2 млрд 229 млн сум. Сөт эшкәртү тармагы актив үсә. Көн саен республика предприятиеләре тарафыннан 4400 тонна сөт эшкәртелә, бу республикада сатылган чималның 87%ын тәшкил итә.

Ел башыннан сөт продукциясе җитештерү 2,7%ка арткан (2023 елның гыйнвар-августы дәрәҗәсенә карата). Сыр җитештерү - 11,2%ка, ә эшкәртелгән сөт җитештерү 4,4%ка арткан. Бүгенге көндә күпчелек сөт предприятиеләренең үсеш векторы модернизацияләүгә һәм җитештерелә торган продукция күләмен арттыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International