Казанга Вьетнам Премьер-министры Фам Минь Тинь килде

2024 елның 23 октябре, чәршәмбе

Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Вьетнам Премьер-министры Фам Минь Тинь килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

Вьетнам мәгълүмат агентлыгы мәгълүматлары буенча, Премьер-министр Фам Минь Тиньның БРИКС саммитында катнашуы Вьетнам һәм Россия Федерациясе, шулай ук башка илләр арасындагы хезмәттәшлекне алга этәрергә һәм тирәнәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International