ТР Хөкүмәте Йортында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин катнашында 2024 елда физик затларның мөлкәт салымнарын түләү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
Бүгенге көндә республика халкына 2 млн 412 мең мөрәҗәгать җибәрелгән, шуларның 60%ы электрон рәвештә салым түләүченең шәхси кабинетыннан һәм дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучыларга җибәрелгән. Бер ел эчендә электрон рәвештә салым хәбәрләрен алырга теләүче гражданнар саны 46%ка яки 460 мең кешегә арткан. Салым белдерүенең кәгазь версиясен өстен күргән республиканың калган кешеләре аларны почта аша заказлы хат белән алдылар.
Марат Сафиуллин искә төшергәнчә, әгәр гражданнарда салымнарны исәпләүгә бәйле сораулар туа икән, аларга күчемсез мөлкәт объектлары урнашкан урын буенча салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Быелдан салым хәбәрнамәсе формалаштырылмый һәм, димәк, салым түләүчегә җибәрелми, әгәр хәбәрнамә буенча исәпләүләр суммасы тулаем 300 сумнан ким булса. Республикада андый гражданнар 408 мең, алар алдагы салым чорларында, 300 сумнан артык түләнгән яисә өч еллык чор тәмамланган вакытта, хәбәрнамә алачак.
Моннан тыш, түләүченең салым түләүдән тулысынча азат итә торган ташламасы булган очракта, шулай ук 2023 ел өчен исәпләүләр суммасын тулысынча «каплаган» бердәм салым счетының уңай сальдосы булганда салым хәбәрнамәләре җибәрелми. Быел республика халкы 9,6 млрд сумлык мөлкәт салымнарын түләргә тиеш, бу бер ел элек булганнан 500 млн сумга күбрәк. Моннан тыш, салым хәбәрнамәләренә, мөлкәт салымнары белән беррәттән, физик затлар кеременә 3,5 млрд сумлык салым кертелгән. Бу салым агентлары тотып калмаган салым суммалары, казинода откан салым суммалары, НДФЛ суммалары, әгәр салым базасы 5 млн сумнан артып китсә, 15%лы югары ставка буенча исәпләнгән НДФЛ суммалары. Шулай ук быел беренче тапкыр салым хәбәрнамәсендә банклардагы кертемнәр буенча процентлардан НДФЛ буенча мәгълүмат чагылдырылган.
Агымдагы елның яңалыгы булып мөлкәткә салым түләүдән азат ителгән гражданнар исемлеген киңәйтү тора. Анда МХОдә катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары, Росгвардия хәрбиләре, һәлак булучылар, аларның әти-әниләре һәм хатыннары һәм гражданнарның башка категорияләре кергән. Мөлкәткә салым буенча ташлама 2022 һәм 2023 елгы салым чорларына кагыла. Салым ташламаларының төп өлеше Социаль фонд белешмәләре һәм Хезмәт министрлыгы белешмәләре нигезендә гаризасыз бирелә. Әйтик, 2023 елга исәпләнгән салымнар буенча Татарстанда 1 миллионга якын гражданга 1,9 млрд сумлык ташламалар бирелгән, бу бер ел элек булганнан 200 млн сумга күбрәк. Ташламаларны төп алучылар - пенсионерлар һәм пенсия яше җитеп килүчеләр.
Оператив мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә республиканың салым органнарына 4 млрд сум күчерелгән. Гражданнарның активлыгы елдан-ел арта. Әйтик, 2022 елда физик затларның исәпләнгән мөлкәт салымнары суммасыннан керемнәр проценты 98,9% тәшкил иткән, ә 2023 елда - 99,1%. Быел салым түләү срогы - 2 декабрьдән дә соңга калмаска тиеш.
Салым хәбәрнамәләрен алуга һәм салым түләүгә бәйле тагын да тулырак мәгълүмат «2024 елгы салым хәбәрнамәсе» сәхифәсендә урнаштырылган.