Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
“CGGC International” Кытай компаниясе Татарстан Республикасы территориясендә заказлар алу белән кызыксына
2008 елның 10 ноябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Гарәп сәүдә үзәге җитәкчесе Азиф Аяз әфәнде (Кувейт) һәм “CGGC International” компаниясе (Кытай) вәкилләрен кабул итте.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Раузил Хаҗиев, “Связьинвестнефтехим” ААҖ нең генераль директоры Валерий Сорокин һ.б. катнашты.
Очрашу барышында “CGGC International” (China Gezhouba (Group) Corporation) ның вице-президенты Татарстан Хөкүмәте башлыгы өчен Кытайның бу зур төзелеш компаниясе мөмкинлекләрен тәкъдир итте.
“CGGC International профиле” – гидроэлектростанцияләр, электр тапшыру линияләре, күперләр һәм төрле биеклектәге юл тармаклары, торак кварталлар төзү. Компания Кытайның хөкүмәт протекциясен ала торган (шул исәптән халыкара базарларда проектларны тормышка ашыру буенча да) 150 иң зур предприятие исәбенә кергән.
“CGGC International” вәкиле сүзләренә караганда, 2007 елда компания бәясе 3,5 миллиардтан да күбрәк АКШ доллары булган халыкара контрактларга кул куйган, 2008 елда – якынча 2 млрд. АКШ доллары торган контрактларга (шул исәптән Ливиядәге проект – 1 млрд. АКШ долларына). Бүгенге көнгә “CGGC International” дөньяның 30 илендә зур проектлар төзү тәҗрибәсенә ия.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кунакларга Татарстан Республикасында Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексы (Түбән Кама, “ТАНЕКО” ААҖ проекты), аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча комплексны (Минзәлә, “Аммоний” ААҖ, проектның гомуми бәясе – якынча 1 млрд. АКШ доллары) торгызу кебек проектларны тормышка ашыру турында сөйләде.
“Моннан тыш, республиканың энергия системасын модернизацияләү программасы кысаларында кайбер проектларны гамәлгә ашыру да күздә тотыла”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
2013 ел Универсиадасын үткәрү алдыннан республика башкаласы Казанда зур төзелешләр, шулай ук автомобиль юллары тармакларын модернизацияләү башланып китте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры “CGGC International” вәкилләре өчен, проектлар турында тулырак күзаллау булдыру һәм аларда катнашу мөмкинлеге тудыру максатыннан, адреслы очрашулар оештырырга тәкъдим итте.
“CGGC International” вәкилләренең Татарстан Республикасына визиты 12 нче ноябрьгә кадәр барачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз