Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2009 елда Татарстан Республикасында бердәм дәүләт имтиханын 38 меңнән артык кеше тапшырачак
2008 елның 11 ноябре, сишәмбе
2009 елда Татарстан Республикасында, алдан исәпләүләр буенча, бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) 38 меңнән артык кеше тапшырачак. Шуларның 25 меңнән артыгы – гомуми белем бирү мәктәпләрен тәмамлаучылар, 3300 дән артык кеше – башлангыч һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар, 800 гә якыны - Россия Федерациясе Кораллы көчләре сафларында хезмәт иткән кешеләр һ.б. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова хәбәр итте.
Ул шулай ук 2009 елның 1 нче гыйнварыннан илдә БДИ үткәрү штат режимына күчүен искәртте һәм журналистларны бу мәсьәлә буенча норматив-хокукый база белән таныштырды.
Людмила Ногманова сүзләренә караганда, киләсе елда рус теле һәм математика буенча БДИ чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәҗбүри булачак (2008 елдагы кебек үк). Моннан тыш, БДИ форматындагы имтиханнар саны 8 дән 13 кә кадәр җитәчәк. Әгәр 2008 елда Татарстандагы чыгарылыш сыйныф укучылары рус теле, математика, әдәбият, химия, физика, биология, Россия тарихы һәм җәмгыять белеме буенча имтихан бирсәләр, киләсе елдан боларга чит тел (инглиз, немец һәм француз телләре), география, информатика һәм инфокоммуникацион технологияләр (ИКТ) өстәләчәк. Рус теле һәм математикадан тыш, калган предметлар сайлау буенча тапшырыла (уку йортының специализациясенә карап).
2008 елда Татарстанда БДИ формасында 81 дән артык кешегә имтихан үткәрелгән (чагыштыру өчен: 2005 елда – 16186, 2006 елда 65005 кешегә имтихан үткәрелгән).
Әгәр Татарстан Республикасында узган елда БДИ формасында 7 предметтан имтихан тапшырган булсалар, Россия Федерациясенең 61 төбәгендә сигез һәм аннан да күбрәк предмет сайланган.
Татарстан Республикасы территориясендә генә үз көчендә булган имтихан – татар теле буенча бердәм дәүләт имтиханы (БДИ). Узган елда бу предмет буенча 1505 кешегә имтихан үткәрелгән.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Людмила Ногманова 9 нчы сыйныфтан соң БДИ тапшыруның фикер алышу стадиясендә булуын хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, 2009 елда 9 нчы сыйныфларда БДИ үткәрелмәячәк. Шуның белән бергә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары 2008 елда 9 нчы сыйныфларда БДИ ның эксперимент рәвешендә Татарстанның Яшел Үзән һәм Балтач муниципаль районнарында үткәрелгәнлеген (сынау максаты белән тест үткәрү) билгеләп үтте.
БДИ өчен бер предметтан канәгатьләнерлек булмаган билге алган очракта, укучы агымдагы елда (көзен) аны яңадан тапшыра алачак. Ике канәгатьләнерлек булмаган билге алган очракта, яңадан тапшыру киләсе елга күчерелә. Нигезле сәбәпләр аркасында имтиханнарга килми калган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен БДИ тапшыруның өстәмә сроклары билгеләнә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз