Алексей Песошин ведомство хезмәткәрләрен Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады

2024 елның 20 декабре, җомга

Хөрмәтле Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм. 

Иминлек органнары һәрвакыт дәүләтнең ышанычлы терәге булды.

Бу һөнәр вәкилләре - гавами кешеләр түгел, әмма аларның хезмәте безнең дәүләттәге тәртип өчен бик мөһим. Әлеге һөнәри бәйрәм илкүләм мәнфәгатьләр һәм ил иминлеге, җәмгыятьтә тотрыклылык һәм гражданнарның тынычлыгы сагында торучы кешеләргә хөрмәт һәм рәхмәт символына әверелде. Конституциячел корылыш нигезләренең какшамаслыгын һәм Россиянең территориаль бөтенлеген тәэмин итү өчен аларга гаять зур җаваплылык йөкләнә. Болар барысы да гаять зур көч, ихтыяр һәм батырлык таләп итә.

Хезмәт ветераннарына ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең хезмәттә күрсәткән фидакарьлегегез, намусыгыз һәм батырлыгыгыз үз эшегезгә һичшиксез тугрылык, Ватанга фидакарь хезмәт итү традицияләрен үзләштерүче яшь буын өчен лаеклы үрнәк булып тора.

Россия Федерациясе иминлек органнарының шәхси составына һәм ветераннарына чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International