Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров: Республика үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә

2024 елның 28 декабре, шимбә

Татарстанда, башлангыч белешмәләргә караганда, барлык категория хуҗалыкларда, ашлык кукурузын да кертеп, 3 млн. 867 мең тонна ашлык җыелган. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров китерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Узып баручы елга йомгаклар турында сөйләгәндә хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы башлыгы: бөртеклеләрнең гомуми күләменнән 2 млн.235 мең тонна - бодай, 967 мең тонна - арпа, 267 мең тонна ашлык кукурузы. Республикада шулай ук 960 мең тонна бәрәңге, 286 мең тонна яшелчә, 828 мең тонна майлы культуралар, 2 млн 400 мең тонна шикәр чөгендере җыелган. Шикәр заводлары 1 млн 484 мең тонна шикәр чөгендере эшкәрткән, сезон башыннан 211 мең тонна шикәр җитештерелгән. Кагатлардан 795 мең тонна чимал чыгарасы бар әле. 2025 елга хуҗалыклар җитәкчеләре һәм агрономнары алдында торган бурычлар арасында - чәчүлек мәйданнарын саклап калу һәм киләсе елның чәчү кампаниясен кирәкле ресурслар белән тәэмин итү.

Моннан тыш, чит ил селекциясе сортлары һәм гибридлары урынына үзебезнекен сайлап алырга кирәк. Марат Җәббаров шулай ук терлекчелек тармагын үстерү йомгаклары турында да сөйләде. 2024 елда, фаразлауларга караганда, 2 млн 266 мең тонна сөт җитештереләчәк, бу 70 мең тоннага артык булачак, 2023 елга карата 103%. Йомырка җитештерү 2,4% үсеш белән көтелә - 1 млрд.600 млн. данә.

Терлек һәм кош-кортны тере үлчәмдә җитештерү фаразы - 514 мең тонна, яисә узган ел дәрәҗәсендә. Министр белдергәнчә, республика үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә. Сөт җитештерү үсешенең бер ноктасы булып сөт комплекслары төзү тора. Быел 13,6 мең башка исәпләнгән 16 комплекс файдалануга тапшырылган. Шулай ук 15 мең баш сыерга исәпләнгән 20 инвестпроект гамәлгә ашыруның төрле стадияләрендә тора.

Марат Җәббаров муниципаль районнар башлыкларына һәм хуҗалыклар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте: бәйрәм көннәрендә терлекчелек фермалары һәм комплексларының өзлексез эшен тиешле дәрәҗәдә оештырырга кирәк. 2024 елда 10 млрд. сумлык 3032 берәмлек техника сатып алынган, шул исәптән «Росагролизинг» АҖ аша 8,7 млрд. сумлык 1272 авыл хуҗалыгы машинасы сатып алынган. Шул ук вакытта министр машина-трактор паркының шактый тузган булуын билгеләп үтте (техниканың 60%ы амортизациядән тыш кулланыла, 8 һәм аннан да күбрәк ел). Ул техниканы алда торган кыр эшләренә әзерләү турында җентекләбрәк сөйләде. 2024-2025 еллардагы ремонт сезонында 9380 трактор, 3600 комбайн, 10700 чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналарын ремонтларга кирәк булачак.

Барлык авыл хуҗалыгы техникасын торгызуга 6 млрд. сумга якын акча кирәк булачак, шул исәптән техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүгә - 3,2 млрд. сум, урып-җыю эшләренә - 2,8 млрд. сум. Агросәнәгать комплексының уңышлы һәм тотрыклы эшләве, беренче чиратта, тармакка дәүләт ярдәме белән билгеләнә, диде Марат Җәббаров. 2024 елда республиканың агросәнәгать комплексына 13,6 млрд сумлык 78 юнәлеш буенча дәүләт ярдәме күрсәтелгән, федераль бюджеттан – 2,7 млрд сум, республика бюджетыннан – 10,9 млрд сум.

Дәүләт ярдәме белән беррәттән, республика «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасында да актив катнаша. 2024 елда әлеге программа буенча чараларны финанслауның гомуми күләме 5,3 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән: федераль бюджет – 3,9 млрд сум, Татарстан Республикасы бюджеты – 909 млн сум, җирле бюджетлар акчалары – 22 млн сум, бюджеттан тыш акчалар – 495 млн сум.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, хәзер үк булачак язгы ярминкәләргә әзерлек башланган, халыкның тәкъдимнәре һәм теләкләре өйрәнелә. Ел әйләнәсе продукция сатарга теләүче фермерлар өчен 9 мәйданчык эшли, шул исәптән Казанда 7 мәйданчык (Агропарк, Липатов, Батыршин, Лаврентьев, Дементьев, Гудованцев/Беломорская, Революционная) һәм Чаллыда 2 мәйданчык («Строитель» стадионы һәм Ипподром).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International