Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.
Чараны республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Комиссия рәисенең беренче урынбасары, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, 20 декабрьдә уздырылган комиссия утырышыннан соң куелган бурычларны үтәүгә барысы да тиешле җаваплылык белән карамаган. Нәтиҗәдә 24 декабрьдә Алабуга районында тулай торактагы янгында 6 кеше һәлак булган.
"Мондый хәл кабатланмасын өчен барлык җитәкчеләргә дә тиешле чаралар күрергә кирәк дип саныйм. Министрлыкларда һәм ведомстволарда, шулай ук муниципалитетларда кизү торырга, аларга ышанып тапшырылган участок яки объект өчен затларның җаваплылыгын көчәйтергә кирәк", - дип ассызыклады Премьер-министр.
Ул шулай ук БПЛА һөҗүмнәреннән барлык куркынычсызлык чараларын көчәйтергә һәм халыкка хәбәр итү системасын тагын бер кат җентекләп тикшерергә чакырды. "21 декабрьдә Татарстан башкаласы пилотсыз очу аппаратлары һөҗүменә дучар булды. Корбаннар һәм катастрофик җимерелүләрдән, бәхеткә каршы, котылып калдык. Шуның белән бергә, мондый вәзгыять Яңа ел чараларын уздыру чорында кабатланырга мөмкин дип уйларга нигез бар», - дип билгеләде Алексей Песошин.
Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Игорь Драгунов бүген гражданнарга «Радар.НФ" махсус кушымтасы мөмкин булуын искәртте. Ул күктә шикле объектлар һәм мөмкин булган гадәттән тыш хәлләр турында оператив хәбәр итәргә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, пилотсыз һава судносы (БВС) табылганда, халык бу хакта 112 телефоны буенча хәбәр итә ала.
"Мөмкин булганча БПЛАның очу вакытын, урынын, якынча биеклеген, тизлеген һәм юнәлешен теркәргә кирәк", - диде Игорь Драгунов. Ул билгеләп үткәнчә, вазыйфаи затлар карары буенча персоналга янау ихтималы турында хәбәр итү оештырыла. Кирәк булганда БВС куллану куркынычы бетерелгәнче объектта булган кешеләрне качыру яки эвакуацияләү гамәлгә ашырыла. Әгәр пилотсыз очкыч төшкәннән соң детонацияләнмәсә - аны махсус хезмәтләр зарарсызландырачак. Әгәр дә БВС һөҗүме һәлакәткә китерсә - Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре нәтиҗәләрне бетерүгә юнәлдереләчәк.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ полиция башлыгы урынбасары Александр Мищихин билгеләп үткәнчә, катнашучыларның һәм булачак бәйрәм чараларын үткәрү урыннарының иҗтимагый иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булып кала. Барлык бәйрәм мәйданчыклары техник чаралар һәм өйрәтелгән этләр кулланып алдан тикшерелә. "Бүгенге көндә төп куркыныч тудыручы фактор - террорчылык һәм экстремистик актлар, шул исәптән пилотсыз очу аппаратларын куллану. Массакүләм чараларны оештыручылар өчен тиешле иминлек инфраструктурасын тәэмин итү буенча таләпләр билгеләнгән, шул исәптән чыршы шәһәрчекләре территориясендә дә», - диде
Александр Мищихин. Ул билгеләп үткәнчә, район җитәкчеләренең игътибары билгеләнгән таләпләрне үтәүгә күп тапкырлар басым ясауга карамастан, ел саен тупас хокук бозулар була. Мәсәлән, чыршы шәһәрчекләрен ачуда Казан, Түбән Кама, Менделеевск, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Саба, Теләче һәм Яңа Чишмә районнарында кимчелекләр ачыкланган.
"Күпчелек очракта чаралар уздыру территориясендә куркынычсызлык периметры тиешенчә оештырылмаган. Тикшерү процедурасыннан башка узарга мөмкинлек бирә торган ирекле зоналар бар иде», - дип игътибар итте нотыкчы. Александр Мищихин искәрткәнчә, террорчылыкка каршы комиссия таләпләрен тупас бозу административ җаваплылыкка китерә.