Татарстанда 26 декабрьдә ике түләүле юл – Алексеевск – Әлмәт трассасы һәм Вознесенск трактының икенче этабы буйлап хәрәкәт башланды. Бу вакыт эчендә алар буенча 139 мең автомобиль узган. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды.
ТР транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, инвесторлардан тиешле тәкъдимнәр килсә, Татарстанда түләүле юллар төзүне дәвам итәргә мөмкиннәр.
"Түләүле юллар төзү өчен алга таба да шәхси инвестицияләр җәлеп итүгә өметләнәбез. Безнең карашка, тәҗрибә уңышлы килеп чыкты. Түләүле юллар буенча беренче чиратта шәхси инвестор инициатива игълан итә", - дип белдерде ТР Транспорт министрлыгы башлыгы. Ф. Хәнифов билгеләп үткәнчә, Вознесенск трактының икенче этабы һәм Алексеевск – Әлмәт юлы эшләтеп җибәрелгәннән соң, мондый шәхси инициативалар якын арада ук барлыкка килергә мөмкин.
"Казанның Генераль планында бездә самолетлер очып китү магистральләре бар. Алар нинди булырга тиеш, түләүлеме, түләүзезме, хәл итәчәкләр. Лаеш юнәлеше буенча Киңлекләрне планлаштыру институты гаять зур эш башкарды. Дәрвишләр бистәсенә таба юнәлеш хәрәкәт шактый җитди интенсив. Анда күз салырга кирәк. Несмелов урамын узган ел тапшырганнар, ләкин барлык диннәр гыйбадәтханәсенә кадәр генә барып җиткәннәр. Шәһәрнең генпланы буенча анда кадәр дәвам итү таләп ителә", - дип сөйләде ул. Ф. Хәнифов сүзләренчә, «шәхси инициатива торак пунктларны әйләнеп узу буенча кхрсәтелсә» начар булмас иде.
"Агломерацияләр шактый җитди үсә. Бу гамәлдәге юлларга зур йөкләнеш. Республикада мондый торак пунктларның кайберләрен әйләнеп узарга кирәк. Болар барысы да перспективада", - дип йомгаклады ул. Быел Татарстанда ике яңа түләүле юл – Алексеевск – Әлмәт трассасы һәм Казанда Вознесенск трактының икенче этабы барлыкка килде. Бүгенге көнгә Алексеевск - Әлмәт автомобиль юлы буйлап уртача тәүлеклек интенсивлыгы 5,5 мең машина булганда, 20 меңнән артык автомобиль узган, дип хәбәр итте «Автострада» АҖ генераль директоры Александр Комлев. «Иң тыгыз көндә, 27 декабрьдә, автомобиль юлында ике якка да 6,5 мең автомобиль тәшкил итте", - диде ул. А. Комлев ассызыклаганча, яңа магистраль «төбәкнең транзит потенциалын нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирәчәк һәм субъектлар арасында транспорт йөрешен сизелерлек киметәчәк».
"Бу юлны озак көттек – 15 елдан артык. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, ул республикабызның энҗесе булды. Бу - беренче түләүле төбәк автомобиль юлы. Һәм ул югары категорияле беренче юл булды. Анда машина йөртүчеләр өчен уңайлы ял итү өчен махсус мәйданчыклар, ягулык салу станцияләре каралган", - диде ул. Әлегә юл сынау режимында эшли, шуңа күрә анда йөрү бушлай. Казанда Вознесенск трактының яңа участогы буйлап 27 декабрьдә – 44 мең, 28 декабрьдә – 27 мең, 29 һәм 30 декабрьдә - 24әр мең автомобиль узган, дип өстәде
«Оптима-технологии» ҖЧҖ директоры Рөстәм Рәфыйков. Аның сүзләренә караганда, Вознесенск трактының икенче этабы буенча йөрү өчен түләү 11 гыйнвардан алыначак. Хәзер сынау эшләре алып барыла. "Беренче чиратта бу халык юлга күнексен, аның уңайлылыгын, вакытны экономияләүне бәяләсен өчен эшләнә. Ул беренче чиратта Мамадыш трактын бушату өчен төзелде", - дип аңлатты ул.
Вознесенск трактының Гвардия урамыннан Казанның Җиңү проспектына кадәрге беренче этабы узган ел ачылган иде. Аның озынлыгы - 4 км чамасы. Юлның икенче этабы гына – Җиңү проспектыннан алып М7 трассасына кадәр 7,6 км озынлыктагы участок кына түләүле булачак. Объектта Нокса аша күпер төзелгән, Минск һәм Зәкиев урамнары буенча җәяүлеләр өчен җир өсте кичүләре, ике җәяүлеләр өчен җир асты кичүе, Фучик урамындагы юл үткәргеч реконструкцияләнгән. Вознесенск трактының М7 автоюлына тоташкан урынында тоннельле юлүткәргеч корылган. Алексеевск - Әлмәт түләүле автомобиль юлы Шәле – Баулы трассасы составына керәчәк, ул алга таба М7 «Идел» һәм М5 «Урал»ны тоташтырачак һәм «Европа — Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорының бер өлеше булачак. Яңа юлның озынлыгы - 145 км. Ул Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Чирмешән һәм Әлмәт районнары территорияләре буенча уза. Анда 42 ясалма корылма бар, шул исәптән юлүткәргечләр һәм күперләр.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, быел Казанда ремонтланган юлларның гомуми мәйданы 2,5 млн кв. метрга җиткән. Бу узган ел белән чагыштырганда өчтән бер өлешкә күбрәк, ул вакытта 1,6 млн кв.метр яңартылган булган.
"Бу ел республика, шәһәр өчен күренекле булды. Финанслауның иң зур күләме реконструкциягә, яңа төзелешкә юнәлдерелгән. Барыннан да элек бу Горький шоссесын реконструкцияләү – Музыкаль урамыннан М7 трассасына кадәр. Икенче әһәмиятле объект - Вознесенск тракты", - дип сөйләде ул.
И. Куляжев өстәп әйткәнчә, Н. Фәттах урамындагы юл да реконструкцияләнгән, анда хәрәкәт өчен дүрт полоса булдырылган. Ул Осиновская урамының дәвамы булып тора, аны 2022 елда реконструкцияләгәннәр.
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча гомуми озынлыгы 6,5 км булган тугыз юл участогы ремонтланган. «Илкүләм проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Казан агломерациясенең норматив хәлдәге юллары өлеше 85%ка җитте», – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
«Безнең ишегалды» программасы буенча быел күп фатирлы йортларның 459 ишегалды территориясе ремонтланган. Ә барлыгы биш ел эчендә 2278 ишегалды төзекләндерелгән. "Киләсе елга программа дәвам итәчәк, чөнки ремонтка мохтаҗ ишегаллары әле бар», – дип билгеләп үтте И. Куляжев.
Быел ишегалларын төзүгә, ремонтлауга һәм төзекләндерүгә барлыгы 31,2 млрд сум юнәлдерелгән. Аерым алганда, 17,1 млрд сум төзелешкә, 10,4 млрд сум ремонтка, 3,7 млрд сум «Безнең ишегалды» программасына бүлеп бирелгән.