Татарстанда илкүләм проект буенча кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 316 млрд сумнан артык акча бирелгән

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанда кече һәм урта бизнеска «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 6 ел эчендә 316 млрд сумлык 179 меңнән артык ярдәм чарасы күрсәтелгән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Брифинг Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм төбәктә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру темасына багышланды.

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру чорында республиканың кече һәм урта бизнесына 316 млрд сумнан артык күләмдә 179 мең ярдәм күрсәтелде. Шулай ук 240 меңнән артык финанс булмаган ярдәм чаралары күрсәтелде", - диде Татарстан Республикасының икътисад министры.

МСП – «МСП.РФ» корпорациясенең цифрлы платформасы булдырылды, ул федераль һәм төбәк ярдәм чараларын берләштерде һәм бизнеска һәм дәүләткә онлайн-форматта хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирде. Мидхәт Шаһиәхмәтов эшкуарлыкны популярлаштыруга юнәлдерелгән мәгариф проектлары – «Мәктәп бизнес-старты» һәм «Эшкуарлык фабрикасы» турында искәртте.

"2025 елдан «Кече һәм урта эшкуарлык" дигән аерым проект булмаячак, ул икътисад буенча гомуми илкүләм проектта булачак. Без быел кече һәм урта бизнес өчен кирәк булган барлык ярдәм чараларын да саклыйбыз. Әмма икътисадның җитештерү бизнесына, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга, яңа технологияләрне гамәлгә ашыруга бәйле секторларына басым ясыйбыз. Шулай ук кече технологик компанияләргә ярдәм булачак", - дип аңлатты Мидхәт Шаһиәхмәтов.

2025 елдан Россиядә барлык өлкәләргә диярлек кагыла торган яңа илкүләм проектлар башланды. Быел Татарстанда аларның 12се гамәлгә ашырылачак: «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле һәм конкурент икътисад», «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү», «Туризм һәм кунакчыллык», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Мәгълүматлар икътисады һәм цифрлы дәүләт трансформациясе» һәм «Пилотсыз авиация системалары». Алар кысаларындагы чараларга 59 млрд сум юнәлдереләчәк.

Мидхәт Шаһиәхмәтов брифингта хәбәр иткәнчә, Татарстанда үзмәшгульләр 2019 елдан 2024 елга кадәр 8,4 млрд сум салым түләгән.

"Бүген 357 меңнән артык үзмәшгуль исәпләнә. Аларның гомуми кереме якынча 200 млрд сумга җитте, ә бюджетка түләнгән салымнар суммасы якынча 8,4 млрд сум тәшкил итә", - диде Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан Россиянең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, һөнәри керемгә салым буенча эксперимент башланды. Ул үзмәшгуль кешеләрнең «күләгә»дән чыгуына ярдәм итәргә тиеш иде.

Һөнәри керемгә салым - ул үзмәшгуль гражданнар өчен махсус салым режимы, аны 2019 елдан кулланырга мөмкин. Бу режим 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент Россиянең бөтен территориясендә үткәрелә.

Татарстанда илкүләм проектларны финанслау турында тулырак мәгълүмат ТР Икътисад министрлыгы сайтында - https://mert.tatarstan.ru/index.htm/news/2377098.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International