Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының инвестицион климат торышын яхшырту мәсьәләләре буенча утырышын уздырды

2025 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының инвестицион климат торышын яхшырту һәм «Нәтиҗәле төбәк» сынау проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча утырышы узды. Утырыш Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды. Утырыш эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, республика Хөкүмәте инвестицион потенциалны үстерүгә, инвестицион климатны яхшыртуга һәм бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән эшне дәвам итә. Россия Федерациясе Президенты Указы белән билгеләнгән ил үсешенең илкүләм максатларының максатчан күрсәткече нигезендә, 2030 елга төп капиталга инвестицияләр күләме 2020 ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда кимендә 60%ка үсәргә тиеш.

Ел саен яңа проектларны эшләтеп җибәрү буенча Стратегик инициативалар агентлыгы төбәкләрне Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы кысаларында бәяли. Республика, алтынчы ел рәттән икенче урынны алып, рейтингта үз позициясен нык тота. "Мондый нәтиҗәгә республикада агымдагы эшлекле климатны даими анализлау һәм бизнес алып бару шартларының сыйфатын яхшырту өчен резервлар эзләү нәтиҗәсендә ирешелде. Инвесторларның дәүләт структуралары белән үзара хезмәттәшлегенең ачыклыгын тәэмин итү, төп хезмәт күрсәтүләрнең барлык этапларында инвесторларның хокукларын яклау механизмнарын регламентлаштыру максатларында республикада инвестиция стандарты кертелде», - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, «Росатом» методологик ярдәме белән административ киртәләрне алга таба киметү өчен республикада «Үтәли инвестиция агымы» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Проектның төп максаты - инвестиция проектын әзерләү һәм гамәлгә ашыру өчен сарыф ителә торган вакытны һәм ресурсларны кыскарту резервларын эзләү, шул исәптән инвестор өчен төп булган барлык процедураларны узу.

ТР Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, инвестицион активлыкны стимуллаштыру макроикътисадый тотрыклылыкны һәм икътисадны үстерүдә мөһим фактор булып тора. Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан 11 ел дәвамында төзелә торган илкүләм рейтинг ел саен бизнесны үстерү шартларын яхшырту буенча резервларны ачыкларга мөмкинлек бирә. 2025 елга Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан илкүләм рейтингның яңартылган методологиясе тәкъдим ителде. Ул 8 юнәлеш кысаларында 110 күрсәткечне үз эченә ала. Элегрәк 4 юнәлештә 70 күрсәткеч бәяләнгән иде.

"Инвестицион климатны бәяләүнең концептуаль методикасы үзгәрми. Күрсәткечләрнең 72%ы эшкуарларны сораштыру юлы белән үткәрелә торган бизнесның үз бәясе нигезендә формалаша, 28%ы - статистик мәгълүматлар һәм эшкуарлар берләшмәләренең эксперт бәясе нигезендә», - дип билгеләп үтте министр.

Инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген яхшыртуга юнәлдерелгән төп инструментларның берсе - төбәк һәм муниципаль инвестиция стандартлары. Стандартның бурычы - инвесторның идеядән алып капитал салуларга кадәрге юлын кыскарту, инвестпроектны әзерләү һәм гамәлгә ашыру процессын киметеп, бизнеска вакыт һәм ресурсларны янга калдыру, шулай ук административ киртәләрне киметү. Илкүләм рейтингның 34 күрсәткече яки күрсәткечләрнең гомуми саныннан 31%ы стандартларны кертү сыйфатын күрсәтә.

2024 елда инвестиция стандарты инструментарие киңәйтелде, ул агымдагы елда рейтинг кысаларында бәяләнәчәк. Татарстан 30 сынау төбәгенең берсе итеп билгеләнде. Стандартның яңа элементы булып республиканың Инвестиция декларациясендә беркетелгән инвестицион үсешнең өстенлекле юнәлешләрен алга этәрүгә юнәлдерелгән инвестиция тәкъдимнәрен формалаштыру тора. Икътисадый үсеш министрлыгы таләпләре нигезендә, Инвестицион үсеш агентлыгына, тармак министрлыклары, ведомстволары, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә, потенциаль инвесторлар өчен инвестицион тәкъдимнәр формалаштырырга һәм аларны безнең республика территориясендә гамәлгә ашыруга җәлеп итәргә кирәк.

Аннары кайбер министрлыклар һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре бизнеска төрле документлар рәсмиләштерү, мәҗбүри процедуралар узу, инженерлык челтәрләренә тоташуга бәйле хезмәтләр күрсәтү срокларын кыскарту буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләделәр. Аерым алганда, бюрократик процедураларның бер өлеше кими, административ регламентлар үзгәрә.

Инженерлык челтәрләренә тоташканда килештерү процедуралары механизмын гадиләштерүгә ярдәм итә торган корал булып «Бердәм килештерүләр кабинеты» электрон сервисы торырга тиеш. Аның бурычы - инженерлык инфраструктурасы челтәрләренә техник кушылуда катнашучыларның барысының да документларны онлайн-форматта параллель карау һәм килештерү эшен җайга салу.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, инвестицияләр икътисадый тотрыклылыкны һәм технологик лидерлыкны тәэмин итүнең төп коралы булып тора. Ул Хөкүмәткә, муниципалитетларга һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга инвестиция процессларын узу срокларын кыскарту буенча уртак эшне дәвам итәргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International