Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин татарстанлыларны Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне белән котлады.
"Хөрмәтле Татарстан халкы, сугышчы-интернационалистлар!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне белән котлыйм! - диелә котлау текстында. –
Бу көнне без үз гомерләрен куркыныч астына куеп, антларына тугрылык саклап, хәрби бурычларын үтәүчеләрнең бөек батырлыкларын искә төшерәбез. Авыр сынауларны үз җилкәсендә намус һәм лаеклы кичергән якташларыбыз белән без чын күңелдән горурланабыз.
Сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган һәм сугышта һәлак булганнар өчен кайгырабыз. Аларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
«Кайнар нокталар» утын узган күп кенә сугышчы-интернационалистлар һәм ветераннар элеккечә сафта һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр. Сезнең батырлыгыгыз үсеп килүче буынга, булачак солдатларга һәм офицерларга үрнәк булып тора. Батырлык һәм ныклык өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, көч һәм иминлек телибез!» Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин
Белешмә өчен:
15 февраль - Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне. Дата 1989 елда Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруны тәмамлауга багышланган.