Алексей Песошин: Югары Ослан районы гадәттәгечә республиканың тотрыклы үсүче муниципалитетларының берсе санала

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

Югары Ослан районы республиканың гадәттәгечә тотрыклы үсүче муниципалитетларының берсе булып санала. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Югары Ослан Советының хисап утырышында хәбәр итте.

Утырыш башланыр алдыннан Алексей Песошин районның сәнәгый үсешенең перспектив проектлары, яшьләр иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге, шулай ук МХО зонасында хәрбиләргә һәм Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә ярдәм итү буенча башкарыла торган эшләр белән танышты. Бүгенгә бу максатларга 137,3 млн сумлык 1680 тонна гуманитар ярдәм җибәрелгән, шул исәптән 116 берәмлек автотранспорт. МХО зонасына 28 гуманитар конвой оештырылган.

Югары Ослан районы башлыгы Евгений Варакин үзенең хисап нотыгында 2024 ел нәтиҗәләре буенча районның тулаем территориаль продукты 27,5 млрд. сумга җиткәнен хәбәр итте. Бу 2023 ел күрсәткеченнән 5,7%ка югарырак. Акчалата чагылышта 1,5 млрд сум өстәмә булды. Хисап чорында сәнәгать җитештерүе үсеше индексы 123,8%ка җитте. Хисап чорында барлык финанслау чыганаклары хисабына төп капиталга инвестицияләр күләменең көтелә торган күрсәткече 15 млрд сум тәшкил итәргә тиеш.

Районда уртача айлык хезмәт хакы 173 мең сумнан артып киткән, бу республикада иң югары күрсәткеч. Әмма бу күрсәткеч Иннополис хисабына алынган. Районда бүгенге көндә җан башына акчалата керем күләме 45,5 мең сумнан бераз артыграк. Быелның 1 февраленә районда 1137 эшкуарлык субъекты теркәлгән - үсеш 13% тәшкил итә. Шулардан 540ы - шәхси эшкуар, 597се - юридик зат. Евгений Варакин билгеләп үткәнчә, Югары Ослан районы конкурент өстенлекләргә ия: уңайлы географик урнашуы һәм алга киткән транспорт инфраструктурасы. Бу факторлар районны инвесторлар өчен кызыклы итә. «М-7 Ослан» индустриаль паркы, «Югары Ослан» һәм «М-12» сәнәгать парклары кебек берничә проектны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Районның икътисадый үсеш драйверы - Иннополис.

Бу 2024 елда гамәлгә ашырылган проектлар белән раслана. 2 яңа технопарк төзелгән, анда 4000 эш урыны булдыру планлаштырыла. Идел буенда иң эре «Росэнергоатом» дата-үзәге ачылган. «Квартал Ю» торак комплексын һәм «Зион» проектының яңа чиратын да кертеп, торак төзелеше тәмамланган.

2024 елда «Иннополис» махсус икътисадый зонасы Россиядә фәнни һәм техник парклар арасында иң нәтиҗәлесе дип аталды. Әлеге мәйданчык эше хисабына 9000гә якын эш урыны булдырылды, аның партнерлары 300дән артык компания булды. Хисап чорында МИЗ вәкилләренең гомуми кереме 46,6 млрд сум тәшкил иткән.

Авыл хуҗалыгы район икътисады өчен мөһим тармак булып тора. Хисап чорында тулаем продукция җитештерү 1 млрд 692 млн сум тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 118%. Акчалата керем 1 млрд 374 млн сумга кадәр арткан, ә бер хезмәткәргә керем 5 млн 295 мең сумга җиткән. Хисап елында район 18 республика һәм федераль программада катнашкан, аларны финанслауның гомуми күләме 625 млн сумнан артып китә.

Мәгариф, сәламәтлек саклау, торак төзелеше, төзекләндерү һәм юл хуҗалыгы өлкәсендә зур проектларны гамәлгә ашыруга ирешелгән.

Шул ук вакытта халыкны сыйфатлы эчәр сулар белән тәэмин итү төп проблемаларның берсе булып кала. 10 меңнән артык кеше яшәгән 12 торак пунктта су белән тәэмин итүдә өзеклекләр күзәтелә, бигрәк тә җәйге чорда. Килеп туган вәзгыятьтән чыгу юлы - Урман Морквашы авылында яңа су алу корылмасы төзү. Тагын бер җитди проблема - Югары Осланда чистарту корылмаларының күп булуы. Бу эре инвестпроектларны тормышка ашыруга комачаулый. Шулай ук, район башлыгы сүзләренчә, район үзәгендә тагын бер мәктәп төзү таләп ителә.

Алексей Песошин үз чыгышында быел совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгы билгеләп үтелүен искәртте. Шул уңайдан 2025 ел илдә һәм республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бүген дистәләгән мең татарстанлы суверенитет һәм Ватан киләчәге өчен махсус хәрби операция зонасында көрәшә. ТР Премьер-министры район халкына хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә, Лисичанск һәм Рубежноеда яшәүчеләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, Евгений Варакин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары буларак, ике ел дәвамында шефлыкка алынган шәһәрләрне торгызуда актив катнашкан. Хөкүмәт башлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда «Батырлар. Татарстан Геройлары» исемле күргәзмә кысаларында ветераннар һәм МХОдә катнашучылар Татарстан министрлыкларында, муниципалитетларында һәм предприятиеләрендә уку һәм стажировка курслары уза алачак.

Алексей Песошин ассызыклаганча, 2024 ел нәтиҗәләре буенча республиканың социаль-икътисадый үсеш рейтингында Югары Ослан районы, алты позициягә күтәрелеп, 4 нче урынны алган. Район икътисадына Иннополис резидентлары, шулай ук кайбер җирле предприятиеләр зур өлеш кертә. Инвестицион җәлеп итүчәнлек рейтингында район алтынчы урында.

Премьер-министр салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләсенең республика Рәисе тарафыннан аерым контрольдә тотылуын билгеләп үтте. Югары Ослан районы буенча бюджетка бурыч 112 млн сум тәшкил итә. «Бу - мөһим социаль әһәмияткә ия проектларны финанслауның потенциаль чыганагы", - диде республика Хөкүмәте башлыгы.

Агросәнәгать комплексының тармак рейтингында узган ел йомгаклары буенча Югары Ослан районы 37 нче урында. Соңгы 5 елда мөгезле эре терлекләр санының тотрыклы кимү тенденциясе күзәтелә. Шул ук вакытта авылда уңышлы эшкуарлык үрнәкләре дә бар. Элегрәк авылда кече хуҗалыкларны кызыксындыру максатларында республика Рәисе тарафыннан дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында карар кабул ителгән иде. "Сезнең белән янәшә Казан - авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен гаять зур базар. Бу өстенлекне кулланырга кирәк", - дип мөрәҗәгать итте республика Хөкүмәте башлыгы утырышта катнашучыларга.

Ул билгеләп үткәнчә, Иннополис компанияләре ярдәмендә район икътисадында кече һәм урта эшкуарлык өлеше республикадагы уртача күрсәткечләрдән югарырак. Район шәһәрләр һәм районнар арасында, җан башына КУЭ саны һәм бу өлкәдә эшләүчеләр саны буенча 1 мең кеше тәшкил итеп, 1 нче урында тора.

Район өчен су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларын төзү һәм яңарту мәсьәләләре актуаль. Алексей Песошин искә төшергәнчә, Татарстан Республикасы Рәисе кушуы буенча елына 10 млрд сум фонды булган «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» яңа программа формалаштырылган. Моннан тыш, РФ бюджетыннан өстәмә рәвештә 1,6 млрд сум бүлеп бирелә. Югары Ослан районында быел әлеге программа буенча Бакча-Сарай бистәсендә 22,9 млн сумга су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү планлаштырыла.

Шулай ук ТР Премьер-министры торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге түләү дисциплинасына да игътибар итте. "Кызганычка каршы, районда без бу өлкәдә тискәре динамиканы билгеләп үтәбез. Агымдагы ел башына халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 37 млн сумнан артык тәшкил итә, бу алдагы ел күрсәткечләреннән 2 мәртәбә күбрәк. Дөрес, 23 млн сум - каты коммуналь калдыкларны чыгарган өчен өстәмә акча", - дип ассызыклады Алексей Песошин.

Район аша үтә торган федераль трассаларны исәпкә алганда, монда катлаулы юл хәле урнашкан. Узган ел район чикләрендәге юлларда 40 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 7 кеше һәлак булган һәм 60 кеше яраланган. ТР Хөкүмәте башлыгы район җитәкчелеген ЮХИДИ бүлекчәләре белән бергәләп юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау эшен көчәйтергә өндәде. Югары Ослан районы өчен суда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсе дә актуаль.

Сәламәтлек саклау өлкәсенә килгәндә, узган елда Югары Ослан үзәк район хастаханәсе стационарына капиталь ремонт ясалган, анда 110 млн сумнан артык җайланма сатып алынган һәм территория төзекләндерелгән. Иннополис медицина үзәгендә Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе бүлекчәсе, республика балалар клиник хастаханәсе филиалы һәм ашыгыч медицина ярдәме станциясе эше камилләштерелә. Алексей Песошин районда сәламәтлек саклауның сыйфатын арттыру буенча эшне дәвам итәргә, шул исәптән табибларны җәлеп итү буенча эшне көчәйтергә кушты.

ТР Премьер-министры районның мәгариф өлкәсендәге казанышларын аерым билгеләп үтте. Районда БДИның уртача балы мәҗбүри фәннәр һәм сайлап алу фәннәре буенча республикадагы уртача күрсәткечләрдән югарырак. Алексей Песошин Югары Осланда яңа мәктәп төзү мәсьәләсе дә игътибар белән каралачак, дип өстәде.

Сессия азагында Алексей Песошин дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International