Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты һәм аларга Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырды.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, сугыш елларында Татарстан Республикасыннан фронтка 700 меңгә якын кеше чакырылган, шуларның 18,5 меңнән артыгы Әлмәт районында яшәүчеләр. 340 меңгә якын татарстанлы сугыш кырларында һәлак булган яки хәбәрсез югалган.
Премьер-министр ассызыклаганча, Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 80 ел тулу елы илдә һәм республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. "Бүген без халкыбызның батырлыгын һәм ныклыгын гәүдәләндерүче, Бөек Ватан сугышы фронтларында батырларча сугышкан, тылда фидакарьләрчә хезмәт иткән, армияне җиңү өчен барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин иткән кешеләрне искә алабыз", - диде Алексей Песошин.
Юбилей медальләренә биш ветеран лаек булды: Соколов Анатолий Михайлович (Бөек Ватан сугышында катнашкан), Корсаков Василий Кириллович (тыл хезмәтчәне), Мансуров Хәмзә Фәхрулла улы (тыл хезмәтчәне), Фәретдинов Сәхипҗан Хәйретдин улы (тыл хезмәтчәне), Чернышова Раиса Никоноровна (Ленинград блокадасында яшәүче), 17 яшендә фронтка чакырылган һәм гади эшчедән офицер-диңгезчегә кадәр юл үткән Анатолий Михайлович Соколовка шулай ук «Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Мактаулы гражданы» исеме бирелде.
"Сез бердәмлек, рухи көч, Ватан хакына батырлык үрнәге! Республиканың барлык халкы исеменнән Сезгә бөек батырлыгыгыз өчен чиксез рәхмәт белдерәм", -дип мөрәҗәгать итте ветераннарга Татарстан Премьер-министры.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген махсус хәрби операция барышында, җиңүчеләрнең батырлыкларын дәвам итеп, татарстанлылар, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, тыныч тормышка хокукларын яклыйлар, ил мәнфәгатьләрен яклап, хәрби бурычларын намус белән үтиләр. «Без алар белән горурланабыз һәм тизрәк сәламәт һәм җиңеп өйләренә кайтуларын телибез», - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.