Бүген Казанда Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр һәм веноклар салу тантанасы узды.
Чара 23 февральдә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә багышлана.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.
Тантанада катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, «Россия ветераннар берлеге» ҖЧҖнең «ТР Ветераннар берлеге» ветераннар (инвалидлар) республика иҗтимагый оешмасы рәисе, «Юнармия» патриотик хәрәкәтенең төбәк штабы башлыгы Александр Бородин, Россия Герое, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков, Россия Герое Айнур Сафиуллин, җәмәгатьчелек, яшьләр оешмалары, «Юнармия» патриотик хәрәкәте вәкилләре һәм башкалар катнашты.