Бүген Зеленодольскта «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медальләрен тапшыру тантанасы булды. Ветераннарга бүләкләрне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев тапшырды.
"Ветераннар турында кайгырту безнең җитәкчелек өчен һәрвакыт өстенлекле бурычларның берсе булды, - диде Алексей Песошин. - Бүген, кадерле ветераннар, сезгә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырабыз - батырлыгыгыз белән бүгенге көнне тәэмин итүегез өчен рәхмәт белдерү символы буларак».
Киләчәкне төзергә ярдәм итүче белемегез һәм тәҗрибәгез өчен рәхмәт, диде Алексей Песошин, ветераннарга мөрәҗәгать итеп.
Татарстан Премьер-министры республиканың барлык халкы исеменнән ветераннарга бөек батырлыклары өчен рәхмәт белдерде, исәнлек-саулык, иминлек, якыннары белән бергә озын гомер теләде.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен ветераннар Әхәт Тәхият улы Латыйпов, Николай Васильевич Левагин, тыл хезмәтчәне Анна Ивановна Назарова, блокададагы Ленинградта яшәгән Лиана Игоревна Лукоянова алдылар.
Белешмә өчен:
Латыйпов Әхәт Тәхият улы 19 яшендә фронтка алына. Ветеранга 2025 елның гыйнварында шулай ук "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Мактаулы гражданы» исеме бирелгән.
Бөек Ватан сугышында катнашкан Левагин Николай Васильевич фронтка 17 яшь тулыр-тулмас эләгә. "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Мактаулы гражданы" исеме аңа 2023 елда бирелгән.