ТР Хөкүмәте Йортында банк секторында цифрлы финанс мошенниклыгына каршы тору мәсьәләләре буенча брифинг узды

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

Ел саен Россиядә кибермошенниклардан зыян дистәләгән миллиард сум тәшкил итә. Хәйләләргә өлкән яшьтәгеләр генә түгел, статусына һәм белеменә карамастан, яшьләр дә эләгә. Киберҗинаятьләр Татарстандагы башка җинаятьләрнең яртысын тәшкил итә һәм, көрәшнең барлык ысулларына карамастан, мошенниклар гади кешеләр исәбенә баюларын дәвам итә. Онлайн-мошенникларның ешрак нинди схемалар куллануы, банклар, Эчке эшләр министрлыгы, Прокуратура һәм Цифрлы үсеш министрлыгында алар белән ничек көрәшүләре, шулай ук ИТ-җинаятьчеләрнең хәйләләренә ничек эләкмәскә кирәклеге турында бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Узган ел банклар хәбәр иткәнчә, кибремошенниклар Россиялеләрдән 27 млрд сумнан артык акча алган - мондый мәгълүматларны бүлекчә идарәчесе — РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы Марат Шәрифуллин китерде. "Әгәр банклар үзләренең саклау системаларын камилләштермәсәләр, югалтулар тагын да күбрәк булырга мөмкин иде. Аларның антифрод-системалары ярдәмендә узган ел акча урлауның 72 миллионнан артык омтылышы кире кагылган. Бу 13 трлн сумнан артык акчаны саклап калырга мөмкинлек бирде", - дип белдерде ул. Банкларның яңа технологияләренә карамастан, мошенниклар артта калмый һәм яңадан-яңа схемалар уйлап таба. Шуңа да карамастан, нәкъ менә иске ысуллар җинаятьчеләр өчен иң табышлы булып кала бирә. "Төп проблема булып телефон мошенниклыгы кала. Узган ел Россия Банкы элемтә операторларына 172 меңгә якын телефон номерын блоклау өчен җибәргән, аларны мошенниклар массакүләм шалтыратулар өчен кулланган", - дип билгеләде Марат Шәрифуллин. Кешене алдау ысулларының бөтен төре мошенникларга акчага керү мөмкинлеге бирә торган мәгълүматларга ирешүгә китерә. "Борчулы тенденцияләрнең берсе - вируслар, алар ярдәмендә мошенниклар яшерен рәвештә телефонны контрольдә тоталар. Аннары читтән торып банк кушымтасын ачалар һәм счетларны бушаталар. Узган елның икенче яртысында урлауларның яртысы диярлек нәкъ менә шундый ысул белән башкарылган. Шуның белән бергә мошенниклар чит илләр мессенджерларын шылтыратулар һәм банклар исеменнән документлар тарату өчен куллануны дәвам итә. Монда шуны истә тотарга кирәк, банклар клиентлар белән хезмәттәшлек өчен мессенджерлар кулланмый. Бу норма хәзер 1 июньнән үз көченә керәчәк законда да чагылыш тапкан", - дип сөйләде Марат Шәрифуллин. Узган елда мошенниклар үз корбаннарына кредит рәсмиләштергән яки алдап кредит алырга һәм акча тапшырырга мәҗбүр иткән очраклар саны арткан. Шул рәвешле киберҗинаятьчеләр барлык урланган акчаларның 40 %ын тәшкил иткән. Яңа ысулларның берсе - дипфейклар. Кеше бурычка акча сораган туганы яки танышыннан видеохәбәр ала. Тик чынлыкта бу нейрочелтәр ярдәмендә булдырылган видео булып чыга. Аны оригиналдан бөтен кеше дә аера алмый һәм аермаганнары җинаятьчеләр хисабына акча күчерә. Соңгы вакытта бу схема ешрак кулланыла башлады. "Яңа янаулар барлыкка килә һәм даими туып торачак. Әмма, кагыйдә буларак, аларның нигезендә һәрвакыт социаль инженерия ята. Максат - кешене гамәлләр кылырга яки акча урлау өчен кирәкле мәгълүматны ачарга мәҗбүр итү. Шуңа күрә якыннарыңа гади кагыйдәләрне аңлату мөһим – трубканы куярга, сылтамалар буенча күчмәскә, җибәрелә торган файлларны ачмаска, кодларны СМС аша хәбәр итмәскә. Карта мәгълүматларын һәм шәхси мәгълүматларны һич кенә дә ачмаска", - дип билгеләп үтте Марат Шәрифуллин. 1 апрель көнне Президентның киберҗинаятьләргә каршы көрәш буенча күрсәтмәләре чыкты. Һәм тиешле законнар кабул ителде инде. "Мошенниклар элеккеге кебек эшли алмасын өчен, ә кешеләр үзләрен якланган итеп хис итсен өчен барысы да эшләнә. Россия Банкы гражданнарны мошенниклардан яклау буенча тулы бер чаралар комплексын гамәлгә ашыра. Төп бурычларның берсе – урланган акчаларны чыгаруга һәм аклауга каршы көрәш», - дип ассызыклады Марат Шәрифуллин. Россия Банкы шикле операцияләр буенча Эчке эшләр министрлыгы белән мәгълүмат алмашуны тизләтте. Әгәр Эчке эшләр министрлыгы сораган мәгълүматлар банк базасында бар икән, бар аларны бер минут эчендә ала ала, дип билгеләде ул. "Узган елның июленнән шикле күчерүләр буенча суыну чоры кертелде. Әгәр акча алучы турында мәгълүмат Россия Банкы мәгълүматлары базасында булса, банклар акча күчерүне ике көнгә туктатырга тиеш. Югыйсә банк клиентка югалтуларны компенсацияләргә тиеш. Регулятор банкларның бу кагыйдәне ничек куллануын игътибар белән күзәтә. Механизм үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте һәм инде йөзләрчә мең кешене мошенниклардан саклап калды", - дип сөйләде Марат Шәрифуллин. Шул рәвешле эре банклар ай саен 300 меңгә якын акча күчерүне туктата. Дөрес, бу һәрвакытта да ярдәм итми, һәм ике көнлек суыну чоры тәмамлангач, алдалаучылар тарафыннан алданган счет хуҗалары барыбер акчасын күчерә. "Бу чара дроппер операцияләрен киметүгә дә юнәлдерелгән. Хәзер банклар, Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматлар нигезендә, дропперлар карталарын блоклый. Дропперларның гамәлдәге карталары буенча банкоматлар аша акча күчерү һәм алу өчен лимит кертелә – аена 100 мең сумнан артык түгел. Болар барысы да дропперны акча чыгару мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Кызганычка каршы, еш кына дроппер эшчәнлегенә яшүсмерләр җәлеп ителә. Шуңа күрә, хәзер барлык банклар 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге клиентларның ата-аналарына карта бирү турында, шулай ук исәп буенча барлык операцияләр турында хәбәр итәргә тиеш. Мәгълүмат бирү һәм аның ысулы банк белән килешүдә язылган", - дип сөйләде Марат Шәрифуллин. Хәзер алдауның киң таралган ысулларының берсе булып токенлаштырылган, ягъни виртуаль банк карталары аша акча урлау тора. Кешеләр мошенниклар тәэсирендә үз телефоннарына чит картаны бәйлиләр һәм аннары банкомат аша аңа акча кертәләр. "1 сентябрьдән банклар мондый картага акча кертүне аны чыгарганнан соң ике көн эчендә 50 мең сумнан артык булмаган суммада чикләргә тиеш булачак. Моннан тыш, 1 октябрьдән барлык банклар банкомат аша мошенникларның счетларына токенлаштырылган карталар ярдәмендә акча күчергән гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул итәргә тиеш - хәтта зыян күрүче бу банкның клиенты булмаса да", - диде ул. Мошенниклар банк клиентыннан башка кредит рәсмиләштермәсеннәр өчен, кредитлар бирүгә үз-үзен тыю турындагы закон кабул ителде. Хәзер үз-үзеңне тыюны Дәүләт хезмәтләре порталы аша мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерергә мөмкин, ә 1 сентябрьдән моны барлык КФҮ аша да эшләргә мөмкин булачак. Дөрес, монда да мошенниклар юл тапкан – үз-үзен тыючыларга шылтыратып, һәм аларга рәсмиләштерү дөрес үтмәгән, дип хәбәр итә башлаганнар. Һәм бу вакытта «документларны яңадан рәсмиләштерү» өчен Дәүләт хезмәтләренә керү мөмкинлеген сорарга, ә нәтиҗәдә счетлардан акча урлана. 1 сентябрьдән Россиядә тагын бер үзгәреш кертеләчәк – кредитлар бирү алдыннан суыну чоры. "Банк кредит биргәнче 50 дән 200 мең сумга кадәр дүрт сәгать дәвам иткән суыну чорын билгеләргә тиеш булачак, һәм 200 мең сумнан артык сумма өчен - ике көн. Бу кеше ачыклый һәм кредиттан баш тарта алсын өчен эшләнгән. Статистика күрсәткәнчә, күп санлы кешеләр мошенникларның хәйләләренә эләккәннәрен берничә сәгатьтән алып берничә көнгә кадәр аңлый, шулай булгач, бу чара кайбер проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк", - дип сөйләде Марат Шәрифуллин. Киләсе елда ук банклар һәм кредит тарихлары бюросы арасында мәгълүматлар алмашуны тизләтү планлаштырыла. Шул рәвешле, кыска вакыт эчендә бер кешегә берьюлы берничә кредит рәсмиләштерелгәнлеге күренәчәк. Хәзер бу срок өч көнгә кадәр тәшкил итә. Оператив алмашу төрле банкларда Бер кешегә берничә кредит рәсмиләштерүдән котылырга ярдәм итәчәк. "Күргәнегезчә, мошенникларга каршы көрәш буенча күп чаралар гамәлгә ашырыла. Әмма монда иң мөһиме – гражданнарыбызда финанс культурасын формалаштыру. Шуңа күрә Россия Банкы халыкка мәгълүмат бирүгә зур игътибар бирә. Кибериминлек буенча материаллар өлкән сыйныф укучыларының уку программаларына кертелгән, Яз һәм көз көннәрендә мәктәп укучылары, студентлар һәм пенсионерлар өчен онлайн-дәресләр үткәрелә», – дип белдерде Марат Шәрифуллин. Җәмәгать урыннарында мошенниклар турында мәгълүмат материаллары урнаштыру, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен онлайн-дәресләргә дропперлык темасына материаллар кертү һәм башка күп кенә профилактика чаралары ИТ-җинаятьчелеккә каршы көрәшнең башка ысуллары белән беррәттән кулланылачак, дип билгеләде ул. Татарстан буенча статистикага килгәндә, быелның беренче өч аенда алты мең ИТ-җинаять теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 20%ка кимрәк, дип хәбәр итте ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең мошенникларны ачу бүлеге башлыгы урынбасары Рафаэль Мусаев. "1300 дән артык җинаять тикшерелгән. Республикада кибермошенниклыкның барлык җинаятьчелектән 50% тәшкил итә", - дип өстәде ул. Быелның беренче өч аенда Татарстанда ИТ-җинаятьләрдән зыян 1,35 млрд сум тәшкил иткән. Элек ул 1,2 млрд сум тәшкил иткән. Зыянның артуына карамастан, Татарстан киберҗинаятьчелеккә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеге буенча Россиядә икенче урында тора. Мошенниклыкның яңа ысуллары турында сөйләгәндә, Рафаэль Мусаев билгеләп үткәнчә, мошенниклар ешрак мессенджерларга күчә башлаган, чөнки кәрәзле элемтә операторлары җинаятьчеләрнең номерларын блоклый башлаган. "Эчке эшләр министрлыгы сезгә шикле шалтырату булса, әңгәмәне туктатырга киңәш итә. Әңгәмәдәшне тыңларга, аның сорауларына җавап бирергә кирәкми - бары тик трубканы куегыз. Бу сезнең өчен иң дөрес карар булачак», – дип ассызыклады ул. Прокуратура шулай ук вәзгыятьне пульста тота, дип билгеләде ТР Прокуратурасының тикшерү һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү бүлеге өлкән прокуроры Михаил Желаев. "Республика Прокуратурасы көн саен криминаль мәгълүматларны анализлый. Һәлакәтләр турында кыскача мәгълүмат таң калдыра. Кешеләр көн саен үзләренең күпьеллык акчаларын, кредит акчаларын бирәләр. Көн саен онлайн-мошенникларның корбаны 50 кеше була. Бер тәүлектә зыян 20 млн сумга җитә. 2024 елда дистанцион җинаятьләр саны 32 меңгә җитте", - дип сөйләде ул.

Узган ел Татарстанда 5,5 мең пенсионер мошенниклар корбаны булган, алар арасында 99 инвалид, һәр дүртенче зыян күрүче 30 яшькә җитмәгән. "Зыян күрүчеләр - безне чолгап алган кешеләр булуына игътибарны юнәлтергә теләдем. Безнең туганнарыбыз, хезмәттәшләребез, дусларыбыз, яшьләренә карамастан. Татарстанның икътисадый яктан алга киткән төбәк булуын исәпкә алып, анда яшәүчеләрнең тотрыклы хезмәт хакы бар, без деструктив элементларның игътибарын арттырабыз», – дип ассызыклады тикшерүләр алып баруны күзәтү бүлегенең өлкән прокуроры. Мошенниклар еш кына банк хезмәткәрләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, кәрәзле элемтә операторлары кыяфәтендә эш итә. Булачак корбаннары белән алар интернет-кибетләр аша заказлар рәсмиләштерү, инвестиция хезмәтләре күрсәтү сылтавы белән шалтыраталар. "Бәлагә эләккән туган" иске схемасын куллану очраклары ешайды, дип уртаклашты Михаил Желаев. "Җинаятьләр кылу өчен җинаятьчеләр сим-бокслар рәвешендәге махсус техник чараларны актив кулланалар, асылда алар күп каналлы телефон бирә. Бу җайланманы куллану зур чыгымнар таләп итми. Җинаятьчеләр йөзләрчә соры сим-карталар сатып ала, алар буенча милекчене билгеләү мөмкин түгел", - дип өстәде ул. Кибермошенниклар арасында иң популяр алымнарның берсе - кешеләрнең Дәүләт хезмәтләрендәге аккаунтларыннан файдалану мөмкинлеге алу, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев. "Монда шуны билгеләп үтү мөһим, тышкы йогынты ярдәмендә Дәүләт хезмәтләрен вату мөмкин түгел. Мошенниклар кулланучылар Дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетына керү өчен мәгълүматларны үзләре хәбәр итсен өчен психологик йогынты методларын куллана. Шулай итеп, мошенниклар сезнең шәхси мәгълүматларга керү мөмкинлеге ала һәм аларны үз максатларында файдалана. Шуңа күрә һәрвакыт уяу калырга кирәк", - дип искә төшерде министр урынбасары. Ул билгеләп үткәнчә, мошенниклар беренче чиратта кеше турында ачык чыганактан табылган мәгълүматларны куллана, – бу кешеләр үзләре үк бастырган мәгълүмат. "Кибермошенниклыкның төп төрләре булып социаль инженерия кала - бу ышаныч аша манипуляция: Дәүләт хезмәтләре һәм банкларның техник ярдәменнән, җинаять эшләре буенча хокук саклау органнарыннан, килешүне озайту турында элемтә операторларыннан төрле шалтыратулар. Шулай ук мошенниклар фишинг рассылкаларын куллана – алар сезнең мәгълүматларга ялган сылтамалар һәм сайтлар кулланып керү мөмкинлеген алырга тырышканда, мәсәлән, сайтта танышы өчен тавыш бирүне сорыйлар. Сезне сылтама аша күчәргә һәм Дәүләт хезмәтләре яки банкның шәхси кабинеты аша авторизацияләнергә сорыйлар. Анда үз логиннарыгызны һәм парольләрегезне күрсәтеп, сез шәхси кабинетларыгызга керү мөмкинлеген югалтасыз", - дип кисәтте Альберт Яковлев. Кешеләр, уйлап та тормыйча, җинаятьчеләргә СМС кодларын хәбәр итә, хәтта саннар янында «беркемгә дә хәбәр итмәскә» дигән тамга торса да. Банк карталары мәгълүматларын тапшыралар, тикшерелмәгән чыганаклардан түләү кушымталарына охшаган зарарлы кушымталар урнаштыралар, дип өстәде ул. "Популяр мессенджерлар аша ялган схемалар тенденциясе саклана – үз кул астындагыларга җитәкчеләрнең ялган аккаунтларыннан ялган хәбәрләр килә", - дип сөйләде министр урынбасары. Мошенникларның хәйләсе чикләрне белми -теләсә нинди вәзгыятьне алар үз максатларында кулланырга әзер. "Күптән түгел барысы да 8 Мартны билгеләп үттеләр – хатын-кызларга чәчәкләр һәм бүләкләрне курьерлар китерүе килгән, анда курьер товар китерүне раслау кодын хәбәр итүне сораган, соңыннан ул Дәүләт хезмәтләреннән код булып чыккан. Башка тормыш хәле -товарлар сатып алу, мәсәлән, бушлай белдерүләр сайтында. Җинаятьче янәсе товар өчен түләгән һәм сезгә түләү керемнәрен тикшерү өчен сылтама җибәрә, бу сылтама буенча сез үз мәгълүматларыгыздан, акчаларыгыздан яки товарыгыздан мәхрүм ителәсез, ди. Шуңа күрә без тагын бер кат әйтәбез, беркемгә дә СМС аштан килгән бернинди кодны да хәбәр итмәгез һәм шикле сылтамалар буенча күчмәгез", - дип ассызыклады ул. Күптән түгел «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты кысаларында «Антифрод» элемтә операторлары өчен платформа эшләтеп җибәрелде. "Бу платформа алмаш номерлардан шалтыратуларны блоклый. Республиканың элемтә операторлары Антифрод системасына тоташтырылган инде. Әлеге платформа ярдәмендә мошенникларның шалтыратулары гади телефон элемтәсе ярдәмендә кимеде. Әмма популяр мессенджерлар аша мошенник шалтыратулар тенденциясе саклана, шуңа күрә хәзер федераль дәрәҗәдә мессенджерлар аша шалтыратуларны блоклауның техник тормышка ашырылуы карала», – дип сөйләде Альберт Яковлев. Мошенниклар еш кына чит кешегә рәсмиләштерелгән соры сим-карталар кулланганлыктан, 1 апрельдән Дәүләт хезмәтләрендә «Сим-карта» сервисы эшли башлады. Анда һәркем үзенә күпме СИМ-карта рәсмиләштерелгәнен күрә ала. «Мобиль операторлар белән килешүләрегезне тикшереп, сез үз исемегезгә соры сим-карта теркәлмәгән дип ышана аласыз", - диде министр урынбасары. Яңалыклар комплексы мошенникларның ниһаять үз омтылышларын туктатачагына өмет бирә, әмма кешеләр үзләре аек акылга колак салмыйча, бернинди чаралар да ярдәм итмәячәген истә тотарга кирәк. Чөнки күпчелек онлайн-җинаятьләр нәкъ менә кеше нең гыйлемсезлеге һәм үз акчаларына һәм мәгълүматларына ваемсызлык аркасында мөмкин булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International