Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстанда торак төзелеше, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү, шулай ук социаль объектлар төзелеше турында сөйләде.
Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Марат Айзатуллин нотыгын төзелеш мәйданчыкларын тикшерү статистикасыннан башлады. Тикшерүләр җитештрүдә имгәнүләргә юл куймау өчен уза. 2025 ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар 819 шундый чара уздырган. Хокук бозучыларга карата дисциплинар йогынты чаралары 290 тапкыр кулланылган. Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе 431 тикшерү уздырган, административ җаваплылык турында 116 карар чыгарылган. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе белгечләре 241 тикшерү уздырган. Гомумән алганда, 640 хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның 518е төзәтелгән.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә, аның алдыннан республикада гадәттәгечә имгәнүләрне профилактикалау буенча тематик чаралар үткәрелә.
Аның сүзләренчә, бу чаралар эчтәлекле һәм файдалы узсын өчен бөтен көчне куярга кирәк. 1 апрельдән республикада традицион санитар-экологик ике айлык уза.
Бу вакыт эчендә Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе 44 хокук бозу очрагын ачыклаган, 14 беркетмә төзегән. Бер юридик һәм бер вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган. Төзелеш мәйданчыклары территорияләрендә чисталык һәм тәртип саклауны контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк, дип өндәде Марат Айзатуллин.
Торак төзелеше турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 19 апрельгә файдалануга торак тапшыру планы 47%ка үтәлгән, бу 1 млн 542 мең кв. м тәшкил итә. Коммерциячел төзелеш сегментында иң аз үтәлеш – бүгенгә еллык күләмнең 10%ы. Тапшырылган. 34 йортның мәйданы – 175 мең кв. м.
Социаль ипотека программасы буенча 52 мең кв. м мәйданлы 4 күп фатирлы йорт әзер. План үтәлеше монда 32% дәрәҗәсендә теркәлә. Ул искәрткәнчә, 2025 елга социаль ипотека программасы кысаларында йөкләмәләр - 35 йорт. Һәм индивидуаль торак төзелеше буенча еллык план үтәлгәнче 7% кала. Файдалануга тапшырылган йортларның мәйданы - 1 млн 314 мең кв. м.
Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру өлешендә вәзгыять түбәндәгечә. Ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән ярдәмче программага үзгәрешләр кертелгән. Бу категориядә алучылар саны хәзер 450 тәшкил итә. 25 апрельгә кадәр федераль бюджеттан финанслашу хисабына 37 торак урын алуга дәүләт контракты бәяләмәсе каралган. Тиздән 86 торак урын сатып алу буенча конкурс игълан ителәчәк, аларны сатып алу республика бюджетыннан финанслана – ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы әзерлек эшләрен алып бара.
Яшь гаиләләр өчен торак 42 муниципаль берәмлекнең барысында да «Электрон бюджет» системасында килешү төзегәннәр. Шул ук вакытта 66 яшь гаилә таныклык алган. Тиздән башкарма комитетларның шәхси счетларына тиешле акчалар күчереләчәк.
Биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен билгеләнгән барлык 27 сертификат рәсмиләштерелгән. Хәзер ТР Дәүләт торак фонды сайлап ала торган фатирларның мәйданы 2 мең 246 кв. м тәшкил итә.
Мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр өчен 3 сертификат рәсмиләштерелгән, гариза бирүчеләр фатирлар сайлый. Республикада торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән ике программа гамәлдә.
Республика программасы күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләрен кирәкле инфраструктура белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Су белән тәэмин итү челтәрләре исемлеге расланган, проект ведомствоара килештерүдә. Шулай ук юлларны төзекләндерү объектлары исемлеге раслана. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча Чирмешән һәм Югары Ослан районнарындагы объектларда төзелеш-монтаж эшләре 3% һәм 4%ка башкарылган. Май аенда Лаеш районының Урта Девятово авылында эшләр башлана.
«Мәгариф» өлкәсендәге 11 объектның 6сы - гомуми белем бирү мәктәпләре. Бу объектларда үтәлеш 26% тәшкил итә. Барлык мәктәпләр дә подрядчылар тарафыннан эшкә алынган. 2025 елгы мәгариф объектлары исемлегендә - 5 балалар бакчасы. Алар барысы да төзелешнең актив фазасында, гомуми күләмнең 22%ы үтәлгән.
Республиканың сәламәтлек саклау инфраструктурасын быел 53 объект керә. Шуларның 47 се - фельдшер-акушерлык пунктлары. Эшләр әлеге типтагы барлык объектларда да алып барыла - гомуми күләмнең 38%ы башкарылган. Тармакның башка 6 объектында да подрядчылар эшкә керешкән, төзелеш-монтаж эшләрен башкару - 26%.
Яшьләр сәясәте буенча 11 объект төзелә. Төзелергә планлаштырылган өч яшьләр үзәгенең берсендә - Арча районында эшләр алып барыла. Үтәлеш - 9%. Зеленодольсктагы икенче объект буенча подрядчылар апрель азагында эшкә керешәчәк.
Узган ике атнада 2024 елдан калган объект файдалануга тапшырылган. Балык Бистәсе - «IDEA» яшьләр үзәге («Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча). 8 балаларны савыктыру лагереның 6сы төзелә. Гомумән алганда, программа буенча үтәлеш 16% тәшкил итә. Тагын 2 объектны 15 июньнән соң төзи башлау планлаштырыла.
ТР Спорт министрлыгы белән берлектә 23 объект төзелә, шуларның 4се – ябык футбол манежлары, аларның үтәлеше 7% дип бәяләнә. 18 универсаль спорт мәйданчыгыннан подрядчылар 8 объектка чыккан, гомуми үтәлеш 3% тәшкил итә. Калган 10 объект буенча эш апрель азагына кадәр башланачак. Узган елдан калган иң зур спорт объекты - Футболны үстерү үзәгенең әзерлеге 35% тәшкил итә.
«Мәдәният» тармагының барлык 4 объекты – өч күпфункцияле үзәк һәм район мәдәният йорты – «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында төзелә. Бүгенгә барлык объектларда да эшләр алып барыла, гомуми үтәлеш 31% тәшкил итә. Зеленодольск районында «Кайгырту йорты» төзелешендә («Гаилә» илкүләм проекты) үтәлеш 53%ка җиткән.
2025 елда экология өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган бердәнбер объект – Казандагы ләм кырларын рекультивацияләү. Объект «Экологик иминлек» илкүләм проектына кертелгән һәм былытрдан калган. Монда гомуми эш күләме 89%ка үтәлгән. Республика программалары буенча социаль инфраструктураның башка 25 объекты төзелә.
Әйтик, 16 башкарма комитет төзелеше бара, Программа чараларының гомуми үтәлеше – 19%. Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең 7 пунктын төзү буенча эшләр 16%ка башкарылган дип бәяләнә. Шушы 7 объектның берсендә генә - Чүпрәле районында гына эшләр башланмаган.
Янгын сүндерү деполары биналарын төзү программасы паспорты ике объектны үз эченә ала – Актаныш һәм Биектау районнарында. Үтәлеш - 14%.
Федераль һәм республика программалары кысаларында 61 җәмәгать киңлеген төзекләндерү планлаштырылган. Җылы көннәр 9 муниципалитетта 10 объектта эшне башларга мөмкинлек биргән. Актуаль график нигезендә калган объектларда эшләр 10 майдан да соңга калмыйча башланырга тиеш. Инженерлык челтәрләрен модернизацияләү республика һәм федераль программалар буенча гамәлгә ашырыла. Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү программасы буенча 63 объектта дәүләт контрактлары нәтиҗәләре буенча подрядчылар бар, 25 объектта дәүләт контрактларын май аенда төзергә планлаштыралар.
Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау программасы буенча 7 объект буенча дәүләт контрактлары төзү 21 апрельдә планлаштырыла, тагын өч объект буенча – июнь ахырына кадәр.
«Торак пунктларда урамнарны яктыртуны торгызу» программасы буенча объектларны тикшерү төгәлләнгән, смета документлары эшләнгән һәм дәүләт экспертизасына тапшырылган.
«Бюджет учреждениеләрендә блок-модульле котельныйлар һәм тышкы урнаштыру казаннары урнаштыру» һәм «Газ бүлү һәм газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм төзү" программалары буенча проект-смета документациясе эшләнә.
Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү республика программасы буенча йомгаклау исемлегенә 100 объект кергән. Программаның федераль өлешенә 36 объект кергән. Алар буенча контрактлар төзелгән.
Сезонлылыкны исәпкә алып, эшләрне май аенда башларга планлаштыралар. «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проектына кергән 4 инженерлык челтәре объекты буенча да шундый ук срокларда эшләр башланачак.