Татарстанда 38 муниципаль районда чәчү эшләренә керешкәннәр

2025 елның 19 апреле, шимбә

Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Республикада көзге культураларның торышына бәя бирелде, бу аларның кышлавын уңай күрсәтә. 485 мең га көзге культураларның 97%ы яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә. Көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне ашлау 680 мең га мәйданда башкарылган, бу барлык мәйданның 82%ын тәшкил итә.

Туфракта продуктив дымлылык күләме буенча республика Гидрометеорология үзәге идарәсеннән беренче мәгълүматлар алынган. Бүген барлык сайлап алынган кишәрлекләрдә дә диярлек дым җитәрлек. Туфракның бер метрлык катламында уртача 176 мм, сөрүлек катламында 40 мм явым-төшем тупланган. Кырларда дым каплауны кыска вакыт эчендә төгәлләү мөһим. Чәчүлекләрне һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалау 1 млн 470 мең гектар мәйданда башкарылган, бу булачак күләмнең 59%ынтәшкил итә. Республиканың 38 районында чәчү эшләренә керешкәннәр. 1,7 млн га мәйданда сабан чәчүенең 115 мең гектары чәчелгән, нигездә бу - иртә сабан культуралары.

«Быел безгә чәчү эшләрен уздыру темпларын арттырырга кирәк, - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. - Чәчүнең оптималь срокларын 2 атнага уздырып җибәргәндә бөртекле культуралардан уңыш гектардан 15 центнерга кадәр кимергә мөмкин». Республика буенча 348 мең га күпьеллык үләннәр исәпләнә, шулардан 5 һәм аннан да күбрәк елгылар - 41 мең га. Терлек азыгы өчен кукуруз чәчү планы - 130 мең га, калган азык культуралары - 190 мең га.

Аннары министр кыскача янгыннарны кисәтү эше турында сөйләде. 2025 елның 14 апреленнән 11 маена кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 10.04.2025 ел, №212 карары нигезендә республика территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Җитештерү объектларында һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә янгыннарга юл куймау максатларында профилактик чаралар күрергә кирәк. Узган ел авыл хуҗалыгында яндыруларга юл куймадык, диде Марат Җәббаров һәм 2025 елда янгын чыккан очракта хуҗалыклар киләсе елга федераль дәүләт ярдәменнән мәхрүм ителәчәкләрен искәртте.

Кече хуҗалыкларга ярдәм турында сөйләгәндә, министр түбәндәгеләрне хәбәр итте: быелга кече рәвешләргә федераль финанслашу белән турыдан-туры ярдәм 6 юнәлеш буенча 642 млн сумга планлаштырылган.

Бүгенгә «Агротуризм» программасы буенча 42 млн сум акча күчерелгән, 5 эшкуар грантлар алган. Башка юнәлешләр буенча акчаларны үзләштерү - 1 июльгә кадәр. Республика финанславы буенча 871 млн сум салынган. Субсидияләүнең төп үзгәрешләре шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кагыла.

Марат Җәббаров искәрткәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән савым сыерларын асрауга салынган 350 млн сумга өстәмә рәвештә 184 млн сум бүлеп бирелгән. Бер баш сыерга субсидия ставкалары бердәм ставка буенча 6300 сумга кадәр арттырылган. Таналар һәм беренче тапкыр бозаулаган таналар сатып алуга субсидияләр арттырылган, товар таналары - 60 меңнән 80 мең сумга кадәр, нәселле таналар - 70 меңнән 90 мең сумга кадәр. Мини-фермалар төзүгә субсидиянең иң чик күләме 5 сыердан алып мини-фермага 300 меңнән 500 мең сумга кадәр, 8 баш сыердан алып мини-фермага 600 меңнән 1 млн. сумга кадәр арткан.

Федераль законнар таләпләре нигезендә, субсидияләүнең һәр юнәлеше буенча чыгымнарны раслау зарур. Гаризалар быел дәүләт хезмәтләре аша авторизация белән «Минем субсидияләр» системасы аша кабул ителә. Һәр муниципаль районга, авыл җирлегенә потенциаль алучылар исемлеген төзергә һәм бу ярдәмнән мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга кирәк, дип ассызыклады Марат Җәббаров.

Кече агробизнесны файдаланылмый торган мөлкәти комплексларга җәлеп итү һәм ташландык фермаларны торгызу үсешнең мөһим юнәлеше булып тора. Әлеге эш алып барыла, 2024 елда эшкуарларга 68 объект тапшырылган. Үткәрелгән инвентаризация йомгаклары буенча 2025 елның 1 кварталында 18 муниципаль районда файдалану өчен яраклы 134 буш ферма ачыкланган. Ферма сатып алу белән кызыксынган затлар кирәкле мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында таныша алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International