Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Икътисади советның беренче утырышы булды

2008 елның 21 ноябре, җомга
Кичә, 20 нче ноябрьдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Икътисади советның беренче утырышы булды.
Утырыш Татарстан Республикасындагы банк кредит оешмаларының дөньякүләм икътисади кризис шартларында эшләү нәтиҗәләренә багышланган иде.
Шуны да искәртик: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет социаль-икътисади өлкәдәге хәл мониторингын көчәйтү һәм аны яхшыртуга юнәлтелгән оператив карарлар кабул итү өчен оештырылган иде.
Утырыш бетүгә үк, журналистларга Татарстан Республикасы Милли банкы рәисе Евгений Богачев, Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин һәм Татарстан Республикасы предприятие һәм эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев банк өлкәсендәге хәлгә аңлатма биреп китте. Әйтик, Евгений Богачев фикеренчә, Татарстан Республикасының банклар өлкәсендә уңай тенденцияләр күзәтелә башлаган.
“Бүген без банкларның ноябрьдә килеп чыккан авыр икътисади хәл шартларындагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадык, - диде журналистларга биргән интервьюсында Евгений Богачев. – Бу өлкәдә күзәтелә башлаган уңай тенденцияне билгеләргә мөмкин. Халык хисапларындагы акча кертемнәре, предприятие хисапларындагы акчалар арта бара. Халыкка автокредит, ипотека буенча кредит бирү яңадан башланып китте. Республиканың кредит базарындагы хәл шактый тотрыклы”.
Евгений Богачев сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең Үзәк банкына, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә кризис шартларында эшне яхшыртуга юнәлтелгән күп кенә тәкъдимнәр әзерли. “Әйтик, республикабызга 30 млрд. сум кредит ресурслары бирелде, - диде Татарстан Республикасы Милли банкы рәисе. – Һәм бу акча 2-3 айга гына түгел, озаграк – бер ел һәм аннан да күбрәк вакытка бирелсен, бу “озын кредитлар” дип йөртелә торган нәрсә булсын иде. Алар безнең предприятиеләребез өчен хәзер бик кирәк”.
Моннан тыш, Татарстан залог аукционнарына кертелгән банклар санын күбәйтергә, кредит оешмаларының кредит бирергә сәләтле булуын ачыклауда халыкара рейтингларны гына түгел, Россиянекеләрен дә кулланырга тәкъдим итә.
Татарстан Милли банкы башлыгы фикеренчә, бүген банкларның гына түгел, гомумән бөтен икътисадның нормаль эшләве мөһим. “Банклар – предприятиеләр өчен яңа финанс кертемнәрен тәэмин итә торган инструмент кына, - диде Евгений Богачев. – Хәлнең стабильләшүенә һәм предприятиеләребезнең эшләвенә китерәчәк чаралар комплексы кирәк”. Банкларның ипотека буенча кредит бирү өлкәсендәге эше турындагы сорауларга җавап биреп, Евгений Богачев моның өчен арзан ресурслар кирәк булуын әйтте. “Без социаль ипотеканың ел саен 7 % тан якынча 15-17 млрд. сум күләмендә гамәлгә ашырылуына күнеккәнбез, - диде ул. – Республикада шулай ук классик ипотека да гамәлдә. Һәм “Ак Барс”, “Спурт Банк”, “Татфондбанк”, “Автоградбанк” һәм башкалар ипотекага ставкасы кабул итәрлек булган 12 % лы якынча 20 млрд. сум акча керттеләр. Бу ставкаларны һәркем кабул итәрлек дәрәҗәдә саклау өчен, хәзер без Ипотека буенча кредит бирүнең торак агентлыгы белән эшләргә уйлыйбыз. Без республикада ипотеканың масштаблы булып калуын телибез, чөнки төзелеш комплексы һәрвакыт эшләргә тиеш”.
Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин түбәндәгеләрне искәртте: 13 нче ноябрьдә Татарстан Хөкүмәтендә тагын бер документка кул куелган. Аның нигезендә сәнәгать, төзелеш, сәүдә һ.б. өлкәләрдәге зур предприятиеләр иң мөһим параметрлар – төп планнарны үтәү, керемне формалаштыру, хезмәт хакы түләү, эш белән тәэмин ителү мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирәләр. “Шулай итеп, бездә гомумән икътисадның торышы турында оператив мәгълүмат булачак, ә бу проблемаларны вакытында ачыклау һәм кисәтү чаралары комплексын кабул итү өчен кирәк, - диде Марат Сафиуллин. – Мониторинг тышкы икътисади мохиттә бара торган үзгәрешләргә тиз илтифат итәргә мөмкинлек бирәчәк”.
Татарстан Республикасының икътисад министры сүзләренә караганда, алдынгы производство җитәкчеләре тулы картинаны күзалласын һәм предприятиеләрнең киләчәктәге үсеше буенча чаралар комплексын тәкъдим итә алсын өчен, икътисадтагы хәлгә атна саен мониторинг ясалачак.
Татарстан Республикасы предприятие һәм эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев, үз чиратында, бүгенге көндә ассоциация әгъзаларының, барыннан да элек, дөньякүләм икътисади кризис нәтиҗәләрен минимальләштерү белән кызыксынуларын әйтте. “Предприятиеләргә, иң беренче чиратта, әйләнеш акчасы, кредит ресурслары кирәк, - диде ул. – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында Икътисади совет төзелү республикада бу мәсьәләгә зур игътибар бирелүен күрсәтә. Татарстан Республикасы предприятие һәм эшмәкәрләре ассоциациясе Татарстан Хөкүмәте белән берлектә федераль Хөкүмәт өчен конкрет тәкъдимнәр пакетын әзерләде. Моннан тыш, хәзерге шартларда республика предприятиеләренең эшен активлаштыру буенча тәкъдимнәр дә әзерләнә”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International